Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Агач утырту көне
29.04.2017
Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы. Татарстанда игълан ителгән “Агач утырту” көне безнең мәктәптә дә эзсез узмады. Без дә укучыларыбыз белән берлектә, күп санда агач үсентеләре утырттык. Хәзер аларны кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк. Җир йөзендә яшәгән һәр кеше табигатьне яратсын, аны сакласын дигән теләктә каласы килә.
- #ЭКОяз2017 28.04.2017
-
Тукай бәйрәменнән күренеш
27.04.2017
Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне – безнең бәйрәм!
Иң матур, моңлы җырларны
Халыкка бирде Тукай.
Моңнары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай
-
Бездә - икеләтә беренчелек!
26.04.2017
26 нчы апрель көнне мәктәбебездә волейбол уеннарының зона этабы узды. Командалар бик тырышып уйнауга карамастан, уен ахырында җиңү түбәндәге командаларга елмайды:
Егетләр командалары арасында:
I урын – Явлаштау урта мәктәбе
II урын – Шекше урта мәктәбе
III урын – Шәмәрдән лицее
Кызлар командалары арасында:
I урын – Явлаштау урта мәктәбе
II урын – Шәмәрдән лицее
III урын - Иштуган урта мәктәбе
Барлык командаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм финал уеннарында уңышлар телибез!
-
"Илһам"чы Рәфидә
24.04.2017
21 нче апрель көнне мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Галимҗанова Рәфидә Казан шәһәрендә үткән республикакүләм “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау этабында катнашты. Ул анда лауреат дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Афәрин, Рәфидә, котлыйбыз!
- 22 апреля - МЕЖДУНАРОДНЫЙ ДЕНЬ ЗЕМЛИ 22.04.2017
- Шимбә өмәсе 22.04.2017
-
Файдалы очрашу
21.04.2017
Бүген мәктәбебездә Саба муниципаль районы башкарма комитетыннан вәкил - Исхакова Альбина Раиф кызы балалар белән очрашу үткәрде. Әңгәмә барышында ул укучылар тарафыннан ясалган хокук бозу очраклары турында сөйләп, эчтәлекле видеосюжет күрсәтте, балаларны вакытны әрәмгә уздырмыйча, тырышып укырга өндәде. Шулай ук юлда йөрү кагыйдәләре, бигрәк тә җәйге чорда велосипедта йөрү турында сөйләп, укучыларга кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеген ассызыклады, терроризм турында аңлатты, 71 нче Закон турында искәртте, укучыларның сорауларына җаваплар бирде. Әлеге очрашу укучыларыбыз өчен бик файдалы һәм үтемле булды.
-
Волейбол уеннары
21.04.2017
21 апрель көнне Явлаштау урта мәктәбендә “Спортивный Татарстан” акциясе кысаларыда волебол ярышларының зона этабы үтте. 6 мәктәптән малайлар һәм 5 мәктәптән кызлар командалары үзара көч сынашты. Урыннар түбәндәгечә булды:
Егетләр командалары арасында:
1 урын- Шәмәрдән лицее
2 урын- Явлаштау урта мәктәбе
3 урын-Шекше төп мәктәбе
Кызлар командалары арасында:
1 урын- Шәмәрдән лицее
2 урын-Иштуган урта мәктәбе
3 урын- Явлаштау урта мәктәбеМолодцы, барлык командаларны да чын күңелебездән котлыйбыз!
-
«Спасая жизни» акциясе - Россиядә Бөтендөнья донорлар көне
20.04.2017
20 апрель көнне Явлаштау урта мәктәбендә Бөтендөнья донорлар көненә багышлап, күп еллар Явлаштау авылында фельдшер булып эшләгән Фәйзрахманова Нуркыя Мөхәммәтхан кызы “Кровь во имя жизни” темасы астында дәрес үткәрде. Дәрестә ул балаларга донорлыкның кеше гомерен саклап калудагы әһәмияте, кан группалары, кан бирүнең кирәкле һәм файдалы булуы турында сөйләде.