Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Бәйрәм белән! 01.09.2017
Менә кояшлы беренче сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, сәламәтлек, бары тик «4»ле һәм «5»леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!
Исәнме, мәктәп, исәнме!
Без сине сагынып беттек.
Сентябрь ае җиткәнен
Түземсезләнеп көттек.
Менә бүген син каршы ал,
Ишекләреңне ачып.
Без ныклы белем алырбыз,
Дәрт, көчләр тора ташып.
-
Телефон доверия 31.08.2017
Единый общероссийский телефонный номер
«Детский телефон доверия» 8 800 2000 122
Воспользоваться телефоном доверия могут дети и взрослые, проживающие в населенных пунктах Республики Татарстан.
Звонок является анонимным и бесплатным как со стационарных, так и с мобильных телефонов.
Ты находишься в опасности или с тобой произошёл несчастный случай – позвони по телефону доверия или экстренной службы и поговори со специалистом твоего города.
Телефоны доверия по Казани
• 277-00-00 (круглосуточно) Телефон доверия экстренной психологической помощи.
• 571-35-71 (время работы: с 9.00 до 19.00, кроме выходных и праздничных дней). Телефон доверия для детей, подростков и молодежи, оказавшихся в ситуации насилия в семье. -
Игътибар! 30 нчы август көнне Бөтенроссия ата- аналар җыелышы узачак! 27.08.2017
30 августта Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева илкүләм ата-аналар җыелышын уздырачак. Быел әлеге җыелыш дүртенче тапкыр оештырыла. Узган еллардагыча, чара видеоконференция форматында узачак. Мәгариф министрлыгы сайтында онлайн трансляция дә булачак, димәк, җыелышны дөньяның төрле нокталарыннан күзәтеп булачак. Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтенроссия җыелышы ярдәмендә ата-аналарның фикерләрен, кызыксындырган мәсьәләләрен, гамәлдәге проектлар һәм программаларның нәтиҗәлеген ачыклый алачак.
Министрга сорауларны хәзер үк биреп була. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында “Бөтенроссия ата-ана җыелышы” (http://минобрнауки.рф/родительское-собрание) бүлеге эшләп килә. Барлык сорауларны әлеге сылтама буенча калдырырга мөмкин.
-
Күргәзмәдә - без призер! 23.08.2017
-
Рәхмәт Сезгә! 20.08.2017
«Мәктәпкә эзерләнергә ярдәм ит!» акциясе кысаларында “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Мөбәрәкова Әлфия Галимҗан кызы, Гыйлметдиновлар гаиләсендә тәрбияләнүче Гөлүсә һәм Раильгә берничә пар аяк киеме белән ярдәм итте. Рәхмәт Сезгә, Әлфия Галимҗановна!
-
Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит! 19.08.2017
Татарстанда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе бара. Акция кысаларында республикабызда бик күп чаралар үтә. Шундый чараларның берсе - 18 август көнне авылыбыз мәдәният йортында үтте. Бу чарада авылдашыбыз, Г .Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры – Ярмиев Мансур Зиннур улы, һәр елдагыча, үзенең изге гамәленә тугры калып, булачак I сыйныф укучыларына һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрнең балаларына уку кирәк – яраклары тутырылган сумкалар бүләк итте. Соңыннан театр коллективы бай эчтәлекле спектакль күрсәтте. Рәхмәт Сезгә, Мансур Зиннурович!
-
30 август көнне Бөтенроссия ата- аналар җыелышы узачак! 15.08.2017
30 августта Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева илкүләм ата-аналар җыелышын уздырачак. Быел әлеге җыелыш дүртенче тапкыр оештырыла. Узган еллардагыча, чара видеоконференция форматында узачак. Мәгариф министрлыгы сайтында онлайн трансляция дә булачак, димәк, җыелышны дөньяның төрле нокталарыннан күзәтеп булачак. Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтенроссия җыелышы ярдәмендә ата-аналарның фикерләрен, кызыксындырган мәсьәләләрен, гамәлдәге проектлар һәм программаларның нәтиҗәлеген ачыклый алачак.
Министрга сорауларны хәзер үк биреп була. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында “Бөтенроссия ата-ана җыелышы” (http://минобрнауки.рф/родительское-собрание) бүлеге эшләп килә. Барлык сорауларны әлеге сылтама буенча калдырырга мөмкин.
-
Яңа уку елына - яңа дәреслекләр! 05.08.2017
7 нче сыйныф укучылары очен тулы комплектта яңа дәреслекләр кайтты. Укучыларга бары тик тырышып укырга гына кала.
-
Сәләтлеләр "Сәләт"тә 04.07.2017
“Кояшкай” лагеренда “Сәләт-Саба” аланы эшли башлады. Мәктәбебезнең иң тырыш, иң актив кызлары – Әхмиева Гөлфизә һәм Әхәтова Гөлдания, бу сменага бик теләп киттеләр. Хәзерге вакытта алар Биләрдә узачак халыкара форумга әзерләнәләр. Шулай ук төрле фәннәр буенча үткәрелгән дәресләрдә, мастер-классларда катнашалар. Укучыларга лагерь бик ошый. Күңелле ял итеп, күп дуслар табып, көч туплап кайтыгыз, кызлар!
-
Яшь каләмчеләр сынатмады 03.07.2017
Явлаштау урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Галимҗанова Рәфидә һәм 7 нче сыйныф укучысы Галиева Гөлинә, 22 нче тапкыр уздырыла торган республикакүләм "Алтын каләм" фестивалендә уңышлы катнашып кайттылар. Бәйге 5 көн дәвамында "Волга" үзәгендә барды. Каләмчеләр татар матбугаты, рус матбугаты, PR - дизайн, телевидение, радио, фотооешма төркемнәренә бүленеп эшләделәр. Алар шул вакыт аралыгында көнне төнгә ялгап иҗат итеп, 4-8-12 битле гәҗитләр чыгардылар. Шулай ук Кырлайга, Казанның истәлекле урыннарына сәяхәт итәргә дә вакыт таптылар. Кызларыбызның тырышлыклары бушка китмәде, Галиева Гөлинә сертификатка, ә Рәфидә "Иҗат” номинациясендә җиңү яулаган өчен дипломга ия булды. Афәрин, кызлар!
--