Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Хезмәт чыныгуы 03.07.2017
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Галимҗанова Илүзә, җәйге каникул чорында “Ромашка” балалар бакчасында хезмәт чыныгуы уза. Ул - тәрбияче ярдәмчесе вазыйфасын башкара. Илүзәгә нәниләр белән эшләү бик ошый.
-
Сау бул, мәктәп, исәнме, яңа тормыш! 28.06.2017
26 нчы июнь көнне мәктәбебездә чыгарылыш кичәсе гөрләп узды. Бу көнне мәктәбебезнең иң тырыш, иң уңган, иң булган, иң иҗади дүрт укучысы кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Менә алар: Габделхакова Айгөл, Мирзагаләмова Диләрә, Гыйлметдинова Илсинә һәм Галимҗанова Рәфидәләр.
Бәйрәм дәвамында укучылар концерт номерларына төреп мәктәп дирекциясенә, укытучыларга, хезмәткәрләргә, әти-әниләргә рәхмәт хисләрен белдерделәр. Үз чиратында укытучылар да балаларга хәерле юллар теләп, күңел түрендәге олы хисләрен җиткерделәр. Әти-әниләр шулай ук укытучы-тәрбиячеләргә рәхмәт белдереп, унышлар теләде. Бүген укучыларыбыз олы тормыш юлына беренче адымнарын атлый. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын дигән изге теләктә калабыз. Кадерле укучыларыбыз! Тормыш биографиягезнеӊ һәр бите ижади эзләнүләр, намуслы хезмәт жиӊүләре белән бизәлсен! Кая гына барсагыз да, кем генә булсагыз да, мәктәбебез горурлыгы булып калыгыз! Уңышлар сезгә!
Сезнең алда олы сынау тора,
Сез торасыз юллар чатында.
Сезнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Кайсы гына юлны сайласаң да,
Туры юлдан, бала, туры бар.
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар!
Хәерле юллар сезгә!
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Ярмиева Гүзәл Мәсгут кызы белән 28.06.2017
-
Сау бул, "Кояшкай!" 23.06.2017
23 нче июнь көнне «Кояшкай» ял һәм сәламәтләндерү лагере үзенең эшен төгәлләде. Иртәнге аштан соң укучыларга татар халкының милли йолалары һәм бәйрәмнәре турында әңгәмә һәм “Кояш, һава һәм сулар – безнең иң якын дуслар!” исемле спорт бәйрәме үткәрелде. Ә көндезге аштан сон, отрядлар лагерьны ябу тантанасына җыелдылар. Гадәттәгечә рапорт тапшырдылар, исем, девиз, җырларын башкардылар, иң матур җырларын һәм биюләрен апа – абыйларына, иптәшләренә бүләк иттеләр. 21 көн буена укучылар лагерьга бик теләп йөрделәр, ә бүген инде лагерь белән саубуллашалар. Сау бул, лагерь! Сау бул, «Кояшкай!»
P.S. Кадерле укучылар! Каникулның калган өлешен файдалы һәм имин итеп үткәреп, көч туплап, сентябрьдә мәктәпләрдә очрашканга кадәр!
-
Спорт бәйрәме 23.06.2017
-
"Кояшкай"да егерменче көн 22.06.2017
Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Явлаштау авылы мәдәният йорты каршындагы Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр кую.
-
22 июня - День памяти и скорби 22.06.2017
Так давно отгремела война,
Унося с собой многие жизни.
Но мы помнить их будем всегда,
Вот поклон им от нас самый низкий.
Мы скорбим о всех жертвах войны,
Помня подвиг во имя свободы.
Не вернуться уже им, увы,
Не вернуть свои лучшие годы.
И в потомках их, ныне живых,
Времена никогда не остудят
Благодарность. Пусть люди страны
Помнят 22 июня!
-
"Кояшкай"да унтугызынчы көн 21.06.2017
26 июнь – Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан бүген “Наркоманиягә – ЮК!” акциясе үткәрелде. Укучылар наркоманиягә каршы икәнлекләрен үзләре иҗат иткән рәсемнәр аша белдерделәр. Ә соңыннан, “Без – сәламәт киләчәк өчен!” дип аталган җәйге спартакиада үтте.
-
"Кояшкай"да унсигезенче көн 20.06.2017
Бүген лагерьның 18 нче көне. Көнебез иртәдән бик күңелле башланып китте. Иртәнге зарядкадан һәм тәмле ашлардан соң ”Диңгез сугышы” уены, китап укучылар конференциясе үткәрдек. Ял сәгатендә саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
Хезмәт һәм ял лагере тәмамланды 20.06.2017
Санаулы көн тиз үтә дигәндәй, бүген хезмәт һәм ял лагере тәмамланды. Укучылар лагерьда ял итү дәверендә мәктәбебез бакчасында үзләренең күп хезмәтләрен куйдылар. Мәркәзебез Казан шәһәрендә, район үзәгендә, музейларда, авылыбызның сөтчелек комплексында экскурсияләрдә булдылар, пешекчеләребез әзерләгән тәмле ризыклар белән сыйландылар, табигатькә походка чыктылар. Кыскасы, рәхәтләнеп ял иттеләр. Ә бүген алар саубуллашу кичәсе үткәреп, лагерьны оештырган барлык укытучыларга һәм хезмәткәрләргә зур рәхмәтләрен җиткереп, өйләренә таралдылар. Сау бул, “Кояшкай”!