Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Республика буенча III урын. 18.05.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Абдуллин Самир Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган республика балалар рәсеме, плакатлары конкрсында катнашты һәм I I I урынга лаек булды . Самир 1947-1945 еллардагы Бөек Җиңүгә карата гражданлык позициясе, Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт, туган илгә мәхәббәт өчен Дипломы белән бүләкләнде. Самирны уңышы белән котлыйбыз, тыныч, бәхтле илдә сәламәт, бәхетле булып үсүен телибез һәм алга таба киләчәге өметле булсын дигән теләктә калабыз.
-
Район буенча II урын. 18.05.2015

Зурлар төркеменнән Ибрагимов Мурат Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган открыткалар конкурсында катнашып, район буенча II урынга лаек булды. Муратны бу уңышы белән котлыйбыз, алга таба да яңа үрләр яулавын телибез.
-
Район буенча III урын.
18.05.2015
Кечкенәләр төркеменнән Тимершаехов Бәхтияр Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган открыткалар конкурсында катнашып III урынга лаек булды. Тимершаехны тәүге уңышы белән котлыйбыз, алга таба да актив булып, төрле конкурсларда катнашуын телибез.
-
Талантлар утравында. 15.05.2015

"Талантлар утравы" район конкурсында катнашып. зурлар төркеменнән Валиахметова Кәримә әнисе белән "Күңелле сәяхәт" җыры башкардылар. Алар актив катнашканнары өчен район грамотасы белән бүләкләнделәр. Кәримә һәм Кәүсәрия Валиахметовага балалар бакчасы коллективы зур рәхмәтен җиткерә. Алга таба да уңышлар Сезгә!
-
Бронза иясе. 15.05.2015

Бакчабызның талантлы кызы, зурлар төркеменнән Нуруллина Азалия "Талантлар утравы" фестеваленең бронза иясе булды. Ул "Әллүки" бакчасының нәни талантлы кызы белән бергәләп чыгыш ясады. Кызлар, рәхмәт, молодцы, уңышәлар сезгә!
-
Көмеш лауреаты. 15.05.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеменең талантлы егете Бурганов Бәхтияр абыйсы белән "Татар кызлары" җырын башкардылар һәм көмеш лауреатлары булдылар. Аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да зур уңышлар, яхшы укучы телибез Бәхтияргә! Молодцы, булдырдыгыз егетләр!
-
Без парадта! 14.05.2015

-
9 май - Җиңү бәйрәме!!! 08.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әти- әниләр һәм балалар катнашында "Җиңү алып килгән яз" күргәзмәсе оештырылды. Бик матур, эчтәлекле рәсемнәр, открытклар ясап алып килде балалалар. Актив катнашкан барлык гаиләләргә рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Мәңгелек ут янында. 08.05.2015

Балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Җиңү алып килгән яз” пректы буенча эшчәнлек алып барылды. Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкларын үстерү. Бөек Ватан сугышында гади сугышчылар күрсәткән батырлыклар турында белемнәрен киңәйтү. Бөек Ватан сугышында җиңүнең безнең халыкыбыз өчен мөһимлеге төрында мәгълүмат бирү. Сугыш елларының тарихи фактары белән таныштыру бурычлары куелган проект буенча төрле чаралар үткәрелде. Балалар белән район үзәгендәге һәйкәлләр, мәңгелек утка экскурсия оештырылды. Тыл ветераннарына истәлегенә, аларның батырлыклары хөрмәтенә яңа гына куелган һәйкәл белән таныштырдык. Тыл батырлары турында күп кенә мәгълүмат бирдек.Сугыш һәм хезмәт ветераннарына зур хөрмәт белән карарга кирәклеген һәрдаим өйрәтәбез.
Рәхмәт Сезгә, Ветераннар!
-
Сүнә белми торган ялкын. 08.05.2015

Бүген бакчабызда "Сүнә белми торган ялкын" бәйрәм иртәсе үткәрелде. Бәйрәм иртәсен зурлар төркеме балалары әзерләде һәм барлык төркем катнашты. Балалар Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчылар, тыл ветераннары, сугыш елларында батырлык күрсәткән Герой- шагыйрь, язучылар М.Җәлил, А.Алиш һ.б турында шигырьләр, җыр, биюләр башкардылар. Туган як, туган почмак һәр кеше тормышында аерым бер зур,якын,кадерле урын алып тора. Үз авылыңны,аның тарихын, атаклы ,дәрәҗәле шәхесләрен, халыкның гореф-гадәтләрен белү бик мөһим.Кечкенәдән балалар аңларлык итеп туган ил, туган авыл турында сөйләп, тарихи вакыйгалар белән таныштырып ; аны яратырга , сокланырга, горурланырга өйрәтеп, авыл тормышы белән даими кызыксындырып торсак-балаларда әхлаки-патриотик тойгылар формалашыр; табигатькә, туган якка, татар халкының йолаларына, сәнгатенә карата мәхәббәт тәрбияләнер, бала туган илнең лаеклы гражданины булып үсәр, аларның кечкенә йөрәкләрендә туган илгә карата мәхәббәт очкыннары кабыныр.












