Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Сүнә белми торган ялкын. 08.05.2015

Бүген бакчабызда "Сүнә белми торган ялкын" бәйрәм иртәсе үткәрелде. Бәйрәм иртәсен зурлар төркеме балалары әзерләде һәм барлык төркем катнашты. Балалар Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчылар, тыл ветераннары, сугыш елларында батырлык күрсәткән Герой- шагыйрь, язучылар М.Җәлил, А.Алиш һ.б турында шигырьләр, җыр, биюләр башкардылар. Туган як, туган почмак һәр кеше тормышында аерым бер зур,якын,кадерле урын алып тора. Үз авылыңны,аның тарихын, атаклы ,дәрәҗәле шәхесләрен, халыкның гореф-гадәтләрен белү бик мөһим.Кечкенәдән балалар аңларлык итеп туган ил, туган авыл турында сөйләп, тарихи вакыйгалар белән таныштырып ; аны яратырга , сокланырга, горурланырга өйрәтеп, авыл тормышы белән даими кызыксындырып торсак-балаларда әхлаки-патриотик тойгылар формалашыр; табигатькә, туган якка, татар халкының йолаларына, сәнгатенә карата мәхәббәт тәрбияләнер, бала туган илнең лаеклы гражданины булып үсәр, аларның кечкенә йөрәкләрендә туган илгә карата мәхәббәт очкыннары кабыныр.
-
Котлыйбыз! 30.04.2015

Бүген бакчабызда озак еллар эшләгән кече тәрбияче Кадрия Мониповнаның 55 яшьлек юбилей тантанасы булды. Хезмәттәшләр аны олы бәйрәме белән котладылар, мөдир Алсу Маратовна озак еллар намуслы хезмәте өчен Мәгариф бүлеге грамотсы белән бүләкләде.Юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз!
Юбилеең белән тәбриклибез, сәламәтлек теләп иң элек.
Гомереңнең һәрбер көне үтсен бары шатлыкларга күмелеп.
Бу гомерләр искән җилләр кебек, сизелмичә үтеп китәләр.
Гомереңә бәхет кенә теләп, гел елмайсын иде иртәләр.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә әле!
Озак еллар сау-сәламәт булып
Яшен булып күкрәп яшьнә әле!
Иң изге теләкләр белән “Кыңгырау”
балалар бакчасы коллективы.
-
Г.Тукай әсәрләре буенча бәйге. 30.04.2015

Бакчабызда Габдулла Тукай әсәрләрее буенча "Әкиятләр илендә" рәсем бәйгесе оештырылды. Бәйгедә әти- әниләр, балалар актив катнаштылар. Рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Иң матур рәсемнәр ясаучылар әти- әниләр җыелышында грамоталар белән бүләкләнәчәкләр.
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге. 30.04.2015

Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы атналыгы кысаларында бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау белем бирү эшчәнлеге үткәрелде.Шөгыльдә "Кызыл китап" темасы буенча тәрбияче Хазиева Алсу Габделхамитовна балаларга күп төрле белем бирде, сюрприз- Урман каравылчысы белән уеннар оештырып балалардан үзләренең белемнәрен ачыклады. Шулай ук яңа гына куелган интерактив тактада уеннар балаларга бик ошады. Шөгыльгә бәя биреп, педагоглар аның ФДБС таләпләре буенча тиешенчә оештырылуын, балаларның белемнәре күп булуын әйттеләр.
-
Тукай безнең күңелләрде 24.04.2015

Бүген бакчабызда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Г.Тукай безнең күңелләрдә” бәйрәм иртәсе үткәрелде. Г.Тукай – балалар язучысы. Һәр буын укучылары аның шигырьләрен яратып, кызыксынып укый. Габдулла Тукай кыска гына гомере эчендә искиткеч шигырьләр язып калдыдырга өлгерә. Аның шигырьләренә үткен теллелек , башка беркем дә кулланмаган үзенчәлекле алымнар хас. Тукай кечкенә генә җитешсезлекләрне дә күреп ала, алардан ачы көлә белә. Туган иленә,табигатенә дан җырлый. Зурлар төркеме балалары бүген бик яратып аның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, аның шигырьләренә язылган җырларны җырладылар.
Тукай дигән бөек бер шагыйрь бар,
Саф йөрәкле шагыйрь , татарда
Еллар үткән саен аның моңы
Күңелләрдә кабат яңара.
Аның әкиятләрен тыңлап үскән
Һәр баласы шушы милләтнең
Шигырьләре белән бик күпләрнең
Күңел кылын Тукай тибрәтте.
Язлар җиткән саен синең исемең
Чәчәкләргә, данга күмелә
Бөек Тукай , мәшһүр шигырьләрең
Мәңге яшәр халык күңелендә.
-
22.04.2015

Бакчабызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан агач утырту көне игълан ителде. Бүген һәр эшче төрле җимеш агачлары, куаклары, декоратив куаклар, нарат агачлары алып килеп бакчабыз биләмәсенә утырттык. Өмәдә актив катнашкан өчен бакча администрациясе коллективка рәхмәт белдерә.
-
Подари книгу 16.04.2015

В рамках недели детской книги была проведена акция "Подари детскому саду книгу".
-
Галәм киңлекләре 14.04.2015

12 апрель - космонавтика көне булып билгеләп үтелә. Безнең бакчада атна буе эшчәнлекләр шул тема астында үтә. Һәр малай кечкенә чагында космоска очу турында хыяллана. Балалар белән аралашканда күренгәнчә, безнең малайларның , хәтта кызлар да космонавт буласылары килә икән. Менә зурлар төркеме балалары да әвәләү шөгылендә төрле-төрле ракеталар ясап куйганнар.
-
Безнең балалар тенниста кабат I урын алдылар!!! 06.04.2015

Бүген районыбыз балалар бакчалары командалары арасында өстәл теннисы буенча халыкара «Өстәл теннисы» көне уңаеннан ярыш уздырылды. Бу ярышта мәктәпкә әзерлек төркеменнән Валиева Зилә, Гайнуллина Айзилә, Гатауллин Ильдан, Каримуллин Ильдар, Харисова Раилә, Нуруллин Самирлар катнашты һәм алар кабат беренче урынны яуладылар. Тренер Фархуд Усманович командага Диплом , һәр балага бүләкләр тапшырды. Аларны чын күңелдән бу уңышлары белән котлыйбыз. Аларга сау сәламәт, бәхетле булсыннар дигән теләктә калабыз.
Балаларны ярышка әзерләгән өчен тренер Фархуд Усмановичка, тәрбиячеләр Алсу Габделхамитовна, Ләйсән Альфакаровна, Әлфия Мубаракшовналарга һәм барлык оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
" Су буенда" кичке уены. 03.04.2015

Бүген бакчабызда “Су- яшәү чыганагы” темасы буенча йомгаклау чарасы үткәрелде. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Гөлназ Ришатовна һәм музыка җитәкчесе Алсу Ринатовна белән берлектә “Су буенда” кичке уены үткәрделәр. Балалар су буенда балык тоту, су коенү, су ташу күреншләрен сәхнәләштерделәр. Әби- бабаларыбызның яратып уйнаган җырлы- биюле уеннарын уйнадылар, малайлар һәм кызлар кара- каршы такмаклар җырладылар. Кичке уен тамашасы бар балаларга да бик ошады.












