Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
Г.Тукай әсәрләре буенча бәйге. 30.04.2015

Бакчабызда Габдулла Тукай әсәрләрее буенча "Әкиятләр илендә" рәсем бәйгесе оештырылды. Бәйгедә әти- әниләр, балалар актив катнаштылар. Рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Иң матур рәсемнәр ясаучылар әти- әниләр җыелышында грамоталар белән бүләкләнәчәкләр.
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге. 30.04.2015

Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы атналыгы кысаларында бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау белем бирү эшчәнлеге үткәрелде.Шөгыльдә "Кызыл китап" темасы буенча тәрбияче Хазиева Алсу Габделхамитовна балаларга күп төрле белем бирде, сюрприз- Урман каравылчысы белән уеннар оештырып балалардан үзләренең белемнәрен ачыклады. Шулай ук яңа гына куелган интерактив тактада уеннар балаларга бик ошады. Шөгыльгә бәя биреп, педагоглар аның ФДБС таләпләре буенча тиешенчә оештырылуын, балаларның белемнәре күп булуын әйттеләр.
-
Тукай безнең күңелләрде 24.04.2015

Бүген бакчабызда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Г.Тукай безнең күңелләрдә” бәйрәм иртәсе үткәрелде. Г.Тукай – балалар язучысы. Һәр буын укучылары аның шигырьләрен яратып, кызыксынып укый. Габдулла Тукай кыска гына гомере эчендә искиткеч шигырьләр язып калдыдырга өлгерә. Аның шигырьләренә үткен теллелек , башка беркем дә кулланмаган үзенчәлекле алымнар хас. Тукай кечкенә генә җитешсезлекләрне дә күреп ала, алардан ачы көлә белә. Туган иленә,табигатенә дан җырлый. Зурлар төркеме балалары бүген бик яратып аның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, аның шигырьләренә язылган җырларны җырладылар.
Тукай дигән бөек бер шагыйрь бар,
Саф йөрәкле шагыйрь , татарда
Еллар үткән саен аның моңы
Күңелләрдә кабат яңара.
Аның әкиятләрен тыңлап үскән
Һәр баласы шушы милләтнең
Шигырьләре белән бик күпләрнең
Күңел кылын Тукай тибрәтте.
Язлар җиткән саен синең исемең
Чәчәкләргә, данга күмелә
Бөек Тукай , мәшһүр шигырьләрең
Мәңге яшәр халык күңелендә.
-
22.04.2015

Бакчабызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан агач утырту көне игълан ителде. Бүген һәр эшче төрле җимеш агачлары, куаклары, декоратив куаклар, нарат агачлары алып килеп бакчабыз биләмәсенә утырттык. Өмәдә актив катнашкан өчен бакча администрациясе коллективка рәхмәт белдерә.
-
Подари книгу 16.04.2015

В рамках недели детской книги была проведена акция "Подари детскому саду книгу".
-
Галәм киңлекләре 14.04.2015

12 апрель - космонавтика көне булып билгеләп үтелә. Безнең бакчада атна буе эшчәнлекләр шул тема астында үтә. Һәр малай кечкенә чагында космоска очу турында хыяллана. Балалар белән аралашканда күренгәнчә, безнең малайларның , хәтта кызлар да космонавт буласылары килә икән. Менә зурлар төркеме балалары да әвәләү шөгылендә төрле-төрле ракеталар ясап куйганнар.
-
Безнең балалар тенниста кабат I урын алдылар!!! 06.04.2015

Бүген районыбыз балалар бакчалары командалары арасында өстәл теннисы буенча халыкара «Өстәл теннисы» көне уңаеннан ярыш уздырылды. Бу ярышта мәктәпкә әзерлек төркеменнән Валиева Зилә, Гайнуллина Айзилә, Гатауллин Ильдан, Каримуллин Ильдар, Харисова Раилә, Нуруллин Самирлар катнашты һәм алар кабат беренче урынны яуладылар. Тренер Фархуд Усманович командага Диплом , һәр балага бүләкләр тапшырды. Аларны чын күңелдән бу уңышлары белән котлыйбыз. Аларга сау сәламәт, бәхетле булсыннар дигән теләктә калабыз.
Балаларны ярышка әзерләгән өчен тренер Фархуд Усмановичка, тәрбиячеләр Алсу Габделхамитовна, Ләйсән Альфакаровна, Әлфия Мубаракшовналарга һәм барлык оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
" Су буенда" кичке уены. 03.04.2015

Бүген бакчабызда “Су- яшәү чыганагы” темасы буенча йомгаклау чарасы үткәрелде. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Гөлназ Ришатовна һәм музыка җитәкчесе Алсу Ринатовна белән берлектә “Су буенда” кичке уены үткәрделәр. Балалар су буенда балык тоту, су коенү, су ташу күреншләрен сәхнәләштерделәр. Әби- бабаларыбызның яратып уйнаган җырлы- биюле уеннарын уйнадылар, малайлар һәм кызлар кара- каршы такмаклар җырладылар. Кичке уен тамашасы бар балаларга да бик ошады.
-
Викторина "Что мы знаем о весне" 03.04.2015

Воспитатель по обучению русскому языку Ляйля Рафаэловна с детьми подготовительной к школе группы провела викторину на тему «Что мы знаем о весне?». Целью викторины было обобщение представлений детей о весне. Дети разделились на две команды: капельки и солнышки. Они соревновались в отгадывании загадок, называли зимующих и перелетных птиц, рисовали картину о весне и по ней составляли рассказ, находили ответы на вопросы «Веснянки», рассказывали стихи о весне. Обе команды справились со всеми заданиями «Веснянки». В итоге – победила дружба! Дети получили подарки от «Веснянки» и довольные отправились в свою группу.
-
Педагогик киңәшмә үткәрелде. 01.04.2015

Бакчабызда чираттагы педагогик киңәшмә утырышы үткәрелде. Төп тема ФДБС буенча балалар бакчасы белән гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту, яңа эш алымнары, юнәлешләре буенча Ганиева Ф.Ф. чыгыш ясады. Өлкән тәрбияче Халитова Ф.Р. белем бирү эшчәнлегендә мотивация, аның төрләре, формалары турында әңгәмә үткәрде, педагогларның фикерләре тыңланды, күбрәк практикумнар оештырырга кирәк дигән фикергә килдек. Педагогларның ФДБС ны өйрәнүләрен ачыклау, аны өйрәнүдә кыенлыкларны ачыклау максатыннан Габбасова Л.Р. “Педагогик фикерләр” эшлекле уены үткәрде, ә музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. нәфис- нәфәсәти үсеш буенча “Көйне таны” уены уйнатты. Киңәшмәдә мөдир Алсу Маратовна нигезләмәләр белән таныштырды, алар бертавыштан кабул ителде.Шулай ук алда торган бурычлар турында фикер алыштык.












