Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 119 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
"Новый год шагает по стране!" 31.01.2017
10 педагогов нашего детского сада приняли участие в III Всероссийском конкурсе, посвященном празднованию Нового года "Новый год шагает по стране!" и были награждены Дипломами I и II степеней. Поздравляем их и желаем творческих успехов!
-
30.01.2017
За участие во всероссийском конкурсе проектно-исследовательских работ "Радуга знаний" воспитанник 2 младшей группы Фатхриев Аяз и воспитатель Хайриева Г.Т. получили Сертификаты участников, а воспитанница старшей группы Кашапова Зарина, воспитатель Богавеева Г.Ш. и музыкальный руководитель Галимуллина А.Р. Дипломы победителей в номинации "Очумелые ручки". Поздравляем!!!
-
30.01.2017
27 январь көнне "Саба" йөзү бассейнда балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында йөзү буенча ярыш үткәрелде. безнең балалар ярышта катнашып, дүртенче урын яулап кайттылар. Аларны котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар телибез!
-
Педкиңәшмә үтте! 27.01.2017
Бүген бакчабызда "Тормыш матур - куркыныч булмаса!" темасы астында чираттагы педкиңәшмә үтте.Иң элек Валимухаметова Л.Р. үткән педкиңәшмә карарларының үтәлеше белән таныштырды. "Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү" - куркынычсызлык буенча балалар һәм ата-аналар белән эшне оештыруны тәрбияче Богавеева Г.Ш. аңлатып үтте",Габбасова Л.Р. "Уйный-уйный өйрәнәбез!"- әкиятләр ярдәмендә балаларны куркынычсызлык саклауга өйрәтү буенча практик эшчәнлек үткәрде.Мухаметшина С.С. "Бала тәрбияләү серләре" нә төшендерде. Төрлеләргә күчкәч Ләйлә Рафаэловна педагогларны аттестация үтү тәртипләре, январь аена тарификация, тематик тикшерүләргә язылган аналитик справкалар һәм тәкъдимнәр, тикшерү буенча приказ белән таныштырды. Уткәрелгән анкета һәм сораштыруларга нәтиҗә ясады.
-
Айсылу бездә кунакта! 26.01.2017
Икенче кечкенәләр төркеме балалары белем бирү эшчәнлекләрендә бик теләп катнашалар. Бүген алар тәрбияче апалары белән (Хайриева Гөләрия Таһировна) сөйләм үстерү белем бирү эшчәнлегендә кунак каршыларга өйрәнделәр һәм алар барында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белемнәрен киңәйттеләр. Балалар янына кунакка килгән Айсылу курчакны ягымлы итеп каршы алдылар,өстәл әзерләп сыйладылар, тагын кунакка чакырып озатып калдылар. Бик тырышып үзләренең өйләренә килгән кунаклар һәм аларны нәрсәләр белән сыйлаулары турында сөйләделәр. Тормышта иң кирәкле сыйфат- әдәп-әхлак тәрбиясе алдылар.
-
26.01.2017
Бүген уртанчылар төркеме балалары (тәрбияче Мухаметшина С.С.) төзү материалы белән юл ясадылар. Ясаган вакытта алар 5-кә хәтле санауны, предметларның үлчәмнәре арта һәм кими бару тәртибендә урнаштыруны ныгыттылар, логик мисаллар чиштеләр. Ясаган юлдан ял итәргә барырга сөйләштеләр.
-
“Ял итү өчен җәмәгать урыннары” 25.01.2017
Бакчабызда бу атнаның темасы “Ял итү өчен җәмәгать урыннары” темасы астында үтә. Буген шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. концерт залы турында презентация күрсәтеп, беседа үткәреп, оркестр төрләре белән таныштырды. Теманы дәвам итеп балалар тәрбиячеләр Шамсутдинова Л.М., Мавлявиева Л.А., муз.җитәкчесе Галимуллина А.Р. җитәкчелегендә районыбыз мәдәният йортында экскурсиягә юл тоттылар. Иң элек балалар җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында, әдәплелек кагыйдәләре белән таныштылар. Мәдәният йортында безне җитәкче Загидуллин Рөстәм Фидәил улы үзе каршы алды. Барлык бүлмәләргә алып кереп, мәсәлән, кайда костюмнар саклана, җыр яздырыла, музыка, ут кайдан куела, сәхнә үзе нәрсә ул, боларның барысы белән дә таныштырып йөрде. Хезмәткәрләрнең өздереп гармунда, сыздыртып курайда уйнауларын балалар мөкиббән китеп тыңладылар. Балаларыбыз мәдәният ягыннан рухи азык алдылар, монда алган хатирәләр аларның күңелендә озак сакланыр. Ә без үз чиратыбызда, мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Шар ясадык 25.01.2017
Бүген беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Хазиева А.Г. белән рәсем шөгылендә кулларын төсле карандаш тотып вертикаль сызык ясауда күнектерделәр. Матур шарлар ясап, аларга бау "тактылар". Соңыннан үзләре ясаган шарлар белән балалар рәхәтләнеп уйнадылар.
-
24.01.2017
Бүген зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Богавеева Г.Ш. белән Саба районының музеена экскурсиягә бардылар. Анда аларны элек тормышта кулланган җиһазлар белән таныштырдылар. Экскурсия бик күңелле һәм эчтәлекле булды.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 23.01.2017
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл дип юкка гына әйтмиләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары атнаның дүрт көнен спортка багышлыйлар. Боз сараена бару, конькида шуу балаларның сәламәтлеге өчен бигрәк тә файдалы. Тренерыбыз Фәнис Фәритович балаларны тимер аякта өйрәтү белән генә чикләнми, төрле эстафеталар үткәрә, шөгыльләрен кызыклы итеп үткәрә. Балаларыбызга шундый мөмкинчелек тудырган өчен югарыдагы җитәкчеләребезгә рәхмәтебезне белдерәбез.