Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Икмәк-тормыш нигезе! 15.09.2017

Икмәк- туклык, сәламәтлек, хезмәт шатлык нигезе, муллык билгесе. Игенче хезмәте – иң беренче һәм иң мактаулы һөнәрләрнең берсе. Татар халкының моңы, хыяллары, сынамышлары, тапкыр һәм шаян сүзләре, тормышы җир, басу, иген кырлары белән бәйләнгән. "Икмәк-тормыш нигезе" атна темасын йомгаклап, зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Якупова Г.Г. һәм музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. белән берлектә бик эчтәлекле кичә күрсәттеләр. Балалар сабанчы, игенче, икмәк турында татарча һәм урысча шигырьләр сөйләделәр. "Расти, колосок" җырын җырладылар, биеп күрсәттеләр. Үз куллары белән ясаган китапчыклардан күргәзмә дә ясадылар. Кичә мультфильм карау белән тәмамланды.
-
“Шарлар юл буйлап тәгәри”. 14.09.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Хазиева А.Х. белән аппликация шөгылендә юлларга шарлар ябыштырдылар. Пумала, җилем сүзләрен активлаштырдылар.
-
Табигать һәрвакыт үзгәрештә 13.09.2017

Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфракларр
Җиргә сибелде.
Көз. Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда агачлар бик матур ! Нинди генә төсләр юк анда?!Табигатьтәге үзгәрешләрне без бакчабызда балалар белән дә игътибар белән күзәтеп барабыз, һәр ел фасылының үзенчә матурлыгына соклана белергә өйрәнәбез.
-
Хезмәт җыелышы 13.09.2017

Бүген бакчабызда хезмәт коллективының гомуми җыелышы үткәрелде. Профком рәисе Габбасова Л.Р. хезмәткәрләрне бакчаның эчке эш тәртибенең кагыйдәләре, эш графигы, бакчабызда үтәчәк чаралар белән, Валимухаметова Л.Р. беренче приказлар, тарификация һәм 2017-2018 уку елына алынган бурычлар, янгын куркынычсызлыгы, антитеррор буенча инструкцияләр белән таныштырдылар.
-
Икмәк- тормыш нигезе. 12.09.2017

Бакчабызда “Икмәк - яшәү терәге” атналыгында һәр балага икмәкнең әһәмиятен аңлату, икмәккә сак караш, хөрмәт тәрбияләү максат итеп куелды. Зурлар төркеме балалары, әти-әниләр ярдәме белән икмәк, игенче хезмәте турында мәкальләр, әйтемнәрдән торган “Икмәк – тормышның нигезе” дип аталучы китапчыклар ясыйлар. Атна азагында алардан күргәзмә оештырылачак. Балалар чын күңелдән иң матур эчтәлекле китапчык минеке дип саный.
-
"Круг, квадрат" 12.09.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары квадрат белән түгәрәкне атый һәм таный белергә өйрәнделәр. Алар “Үз формасын тап” дигән уенны бик яратып һәм теләп уйнадылар.
-
Саф һавада күзәтү. 11.09.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары, тәрбиячеләре Хазиева А.Х. белән, саф һавага чыккач көзге чәчәкләрне күзәттеләр. Аларның исемнәрен, төсләрен атадылар. Матурлыкларына сокландылар.
-
Корбан ашы 08.09.2017

Бисмиллахир-рахман-иррахим.
Башлыйк әле сүзне, туганнар.
Шул сүз белән эшкә тотынганнар,
Безгә кадәр биредә булганнар.
Алланы бар һәм бер дип белгән
Бабалардан гыйбрәт аласы.
Кем булсаң да, халкың үткәненнән
Йөз чөермә, заман баласы!
Сабаның №4 "Кыңгырау” балалар бакчасында "Корбан” бәйрәме шундый шигъри юллар белән башланып китте. Бәйрәмгә Флүрә абыстай килгән иде. Аңа балалар җырлап-биеп, белгән догаларын сөйләп күрсәттеләр, ә Флүрә абыстай балаларга үзенең вәгазьләрен җиткерде. Бәйрәм табын артында Корбан ашы белән тәмамланды. Балалар өчен Корбан ашы үткәргән районыбыз җитәкчеләренә рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Сәяхэт 07.09.2017

2 нче кечкенәләр төркеме балалары физкультура шөгылендә тәрбияче Гараева Ә.М. б\н берлектә ял паркына бардылар. Балалар агачларга сокланып,тирә юньне күзәттеләр. Соңыннан “Кояш һәм яңгыр” дигән уенын уйнадылар.
-
Математика иленә сәяхәт 06.09.2017

Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Мухаметшина С.С. белән “көймәгә” утырып Математик сәяхәткә бардылар.Бер санын танырга һәм аны нокталар буенча язарга өйрәнделәр.Бер һәм ике саннарының ничек барлыкка килүенә төшенделәр һәм аларны чагыштырып карадылар.Преметларның зурлыгын - иң биек ,тәбәнәгерәк,иң тәбәнәк төшенчәләрен ныгыттылар.












