Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
« Спортивный спектакль около елки » 29.12.2016

Цели: способствовать физическому развитию дошкольников; формировать познавательные интересы, развивать воображение при освоении двигательных действий, повышать интерес к занятиям по физической культуре; поднятия радостного настроения, вызвать положительные эмоции.
-
Яңа ел белән! 28.12.2016

Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Теләкләр шул – игелекле булсын,
Яңа аяк баскан Яңа ел.
Моң-зар түгел, шатлык алып килсен.
Һәр яңа көн бирсен яңа җыр.
Яңа елның һәрбер туар таңы,
Күмелсен тик сөенеч, шатлыкка.
Яңа елның яңа матур таңы,
Күңелләрне төрсен аклыкка.
Ак бураннар булып ишек каксын,
Чынга ашсын өмет, теләкләр.
Матурлыгын тоеп шушы җирнең
Шатлык белән типсен йөрәкләр.
Яңа елда өмет капкалары,
Бәхет теләп кенә ачылсын.
Һәрбер йортның ишек, тәрәзәсенә
Ак канаты белән кагылсын.
Иң изге теләкләр белән Администрация, Профком
-
" Кар кызын коткарыйк әле , дуслар." 25.12.2016

Бүген 25 декабрь көнне уртанчылар төркемендә " Кар кызын коткарыйк әле, дуслар" дип аталган яңа ел тамашасы булып үтте. Убырлы яшергән Кар кызын коткару өчен балаларга төрле сынаулар аша үтәргә туры килде. Бәйрәм матур җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Тамашаны оештыруда тәрбиячеләр Шарипова Ф. М, Ахтямова Р. М, музыка җитәкчебез Валиева Л. И. күп көч куйдылар. Шулай ук бәйрәмебезгә ямь өстәп рольләргә кергән хезмәттәшләребез Султанова Г .Р, Мухаметдинова Г. Р, Шарипова А. Р, Кыямова Г.Н, Кыш бабабызга зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
-
"Кар кызы Сылукайны эзләп..." 25.12.2016

Яңа ел могаен балачакта иң серле,иң истә кала торган бәйрәмнәрнең берсе. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары да бу мавыктыргыч, әкияти тамашасында Кыш бабайга Кар кызын бәладән коткарырга ярдәм иттеләр. Әкияти кызыклы персонажлар, чегән кызлары, усал разбойниклар бәйрәмгә матурлыкны тагын да ямь әстәделәр.
-
"Кыш бабай килде" 25.12.2016

Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бертугандай,
Әйлән-бәйлән уйный идек,
Килеп керде Кыш бабай.
-
"Хуш киләсең, Кыш бабай!" 25.12.2016

25 нче декабрь көнне II нче кечкенәләр төркемендә “Хуш киләсең, Кыш бабай!” исеме астында үткәрелгән бәйрәм чарасы күңелле, матур булды. Кунакка килгән Кыш бабай, Кар кызы, төлке, куян, әтәч балалар белән бергә җырладылар, биеделәр, чыршы тирәли уеннар уйнадылар. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләде, ә Кыш бабайның күчтәнәч һәм бүләкләр өләшүе балаларны тагын да шатландырды.
-
Яңа ел бәйрәме 25.12.2016

Яңа ел белән сезне!
Бәхетләр елы булсын,
Шатлыклар елы булсын.
Кырларда иген уңсын,
Амбарлар тулып торсын.
Бәрәкәтле ел булсын. (Тәрбияче Корбанова .Н.)
-
Яна ел кургэзмэсе. 24.12.2016

. Яңа ел бәйрәменә багышланган күргәзмәдә әти-әниләребез барысыда бик теләп катнаштылар.Кулдан эшләнгән чыршылар,яна ел уенчыклары матурлыклары белән күзне сөендерделәр, күңелләрне бәйрәм рухы, шатлыклы хисләр белән тулыландырдылар.Әфәрин,барыгызга да зур рәхмәт. Тәрбияче:Әхтәмова Р.М.
-
Чыршыга уенчыклар. 24.12.2016

Группа булмәсендәге чыршыбыз тагында матур булсын өчен балалар ана үзләре ясаган уенчыкларны элделәр.Бергәләп кагәздән кисеп ясаган чылбыр менә нинди матур һә м озын булды.Ул балаларга да,чыршыга да бик ошады.
-
"Кыш бабай бүген бездә кунакта" 23.12.2016

Һәм менә ниһаять зарыгып көткән "Кыш бабай" бүген безгә килеп җитте.Балаларыбыз беренче тапкыр "Әллүки" балалар бакчасында "Яңа ел" бәйрәмен каршыладылар.Кыш бабай үзенең "дусларында" иярткән.Куян,Кар кызы,Әтәч,Төлкедә балалар белән күңел ачтылар,биеделәр,уйнадылар.Кыш бабай бик юмарт бабай балаларга бүләкләр,күчтәнәчләр дә таратты. Рәхмәт аларга.
Рольләргә керүче педагогларыбыз:Гүзәл Наилевна,Гөлнур Габделфәртовна,Гүзәл Марселевна,Гөлүсә Рафисовна,Әлфида Фирдинантовна.
Абубакирова Р.Г. 23 декабрь 2016 ел.









