Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
"Кыш бабай бүген бездә кунакта" 23.12.2016

Һәм менә ниһаять зарыгып көткән "Кыш бабай" бүген безгә килеп җитте.Балаларыбыз беренче тапкыр "Әллүки" балалар бакчасында "Яңа ел" бәйрәмен каршыладылар.Кыш бабай үзенең "дусларында" иярткән.Куян,Кар кызы,Әтәч,Төлкедә балалар белән күңел ачтылар,биеделәр,уйнадылар.Кыш бабай бик юмарт бабай балаларга бүләкләр,күчтәнәчләр дә таратты. Рәхмәт аларга.
Рольләргә керүче педагогларыбыз:Гүзәл Наилевна,Гөлнур Габделфәртовна,Гүзәл Марселевна,Гөлүсә Рафисовна,Әлфида Фирдинантовна.
Абубакирова Р.Г. 23 декабрь 2016 ел.
-
"Чыршы бизибез" 19.12.2016

Кызлар белән чыршы бизибез.
Безнең чыршы бик биек
Әтидән дә ул биек,
Әнидән дә ул биек
Тора түшәмгә тиеп .( Тәрбиячеләр: Корбанова Н .Мухаметдинова Г.)
-
"Алсу курчак бүген бездә кунакта" 16.12.2016

Максат:Балаларны Алсу курчак белән таныштыруны дәвам итү.Остенә калын пәлтә,шапкаларын карау һәм курчак белән дус,тату итеп уйный белүләренә игътибар итү
Абубакирова Р.Г. 16 декабрь 2016 ел.
-
"Заманча Йомры икмәк" 16.12.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары әкиятләрне тыңларга һәм аларны сәхнәләштереп уйнарга бик яраталар. Ә бүген без алар белән " Заманча Йомры икмәк" әкиятен сәхнәләштердек. Алар төрле алымнар кулланып Йомры икмәкне хәйләкәр төлкедән саклап калдылар һәм аны әби-белән бабайга алып кайттылар. Әлеге эшчәнлек барышында балаларда куркыныч янаганда башкаларга ярдәм итү сыйфатлары тәрбияләнде.
-
Кыш бабайны көткәндә 16.12.2016

№2 “Әллүки” балалар бакчасының , мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрә беләләр. Бердәм рәвештә “Нарат” боз сараенда сәламәтлекләрен ныгытып кайтканнан соң, .бакчабызда үзләре өчен кызыклы булган шөгыльләрдә бик теләп катнашалар... һәм зарыгып- зарыгып Яңа елны көтәләр. Бу бәйрәмнең төп бизәге булган-Кыш бабайлары килешкә үзләренең матур җыр- биюләрен, күңелле тамашаларын әзерлиләр. Нәни карлыгачларыбызга киләсе Яңа елларда зур уңышлар телибез.
-
Конструкцияләү эшчәнлеге. 15.12.2016

Бүген Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияче Шакирова Э.А. җитәкчелегендә робототехника тарихы турында балаларның белемнәрен киңәйтү, схемалар һәм сызымнар төзергә, яссылыкта модельләштерергә, төрле төзү җыелмаларыннан һәм конструкторлардан төзергә күнектерү, фантазияне, күзаллауны, игътибарны, уйлап чыгаручанлыкны үстерү, чагыштыра, гомумиләштерә, классификацияли белүне үстерү максатыннан “Роботлар” темасына белем бирү эшчәнлеге булып үтте.
«Роботны җый» уенында балалар кызыклы, оригиналь конструкцияләр җыйдылар.
-
"Робот уйлап чыгар" уены. 15.12.2016

Балаларга геометрик фигуралардан кешегә охшаган һәм робот-автомат уйлап чыгарып модельләштерергә тәкъдим ителде.
-
"Роботны буяу". 15.12.2016

Эшчәнлек ахырында балалар төрле роботларның контурлы рәсемнәрен буядылар.
-
Гомуми ата-аналар жыелышы: «Балаларның куркынычсызлыгын саклау” 15.12.2016

Көн тәртибе:
1. 1.ФГКУ 129 ПЧФПС по РТ начальнигы Закиров И.Г. чыгышы.
2. 2. ГКУ “Дирекция ФН и ОП БДД РТ” специалисты Закиров Д.Р. чыгышы.
3. 3.Сабаның 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасы мөдире Халиуллина Г.Н. чыгышы.
-
Консультация для родителей 15.12.2016

Обсуждение со специалистом ГКУ “Дирекция ФН и ОПБДД РТ” Закировым Д.Р. на тему: “Ребенок в автокресле”









