муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Бакчабызда - өмә! 06.04.2019 Чисталык ике айлыгын игълан итү белән безнең коллектив хезмәткәрләре бакча биләмәсен кардан чистарту максатыннан өмә оештырды. Һәркем тирә-юньне ямьләндерү, матурлауга үз көчен кертте.
-
Кошлар - безнең канатлы дуслар! 05.04.2019
Балаларның кошлар турында белемнәрен баету; тышкы билгеләренә карап сыерчык, карга һ.б. кошларны танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтү, кешеләрнең алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүне формалаштыру; балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен; тасвирлый белү сәләтен үстерү; балаларда кошларга карата сак караш, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан 1-5 апрель көннәрендә “Кошлар кайта җылы яклардан” атналыгы үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп "Кошлар - безнең канатлы дуслар!" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә Галиахметов Әскәр, Әмирнең әтисе Рәдис килде. Ул сыерчык оясын ясау ысулы белән таныштырды. Бу очрашу аеруча кызыклы, балаларның исендә калырлык булды.
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 04.04.2019
Бүген бакчабызда чираттагы гомүми әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта Саба районы социаль яклау һәм ярдәм күрсәтү үзәге вәкилләре катнашты. Алар ташламалардан электрон файдаланырга мөмкин булуын аңлаттылар. Өлкән тәрбияче Нурисламова М.Ф. "Тәрбяле бала- җанга шатлык, йөзгә аклык китерер" темасына чыгыш ясады. Икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар төркеме балалары бер кат кулланышта булган әйберләр (гәҗит, полиэтиленнан һ.б.) ясалган киемнәргә мода күрсәттеләр. Җыелыш балаларның чыгышлары, җыр, бию белән үрелеп барды.
-
Фестиваль иностранных языков 04.04.2019 Сегодня в ЦДТ прошел районный фестиваль иностранных языков. Воспитанницы подготовительной к школе группы под руководством учителя иностранного языка Аубакировой Г.А., музыкального руководителя Аухадиевой Н.А., воспитателя по обучению русскому языку Галиакбаровой А.Ф. заняли второе место в номинации "Песня". От всей души поздравляем наших участников,желаем им дальнейших успехов.
-
Эшчәнлектән тыш вакытта 03.04.2019
Икенче кечкенәләр төркемендә балалар белән индивидуаль эшләр алына.
Балалар теләп рәсемнәр ясый, дидактик уеннар,сюжетлы- рольле уеннар уйныйлар.
-
"1 апрель - Көлке көне" 01.04.2019 1 Апрель - көлке көне уңаеннан бакчабызда "Көлке шоу" үткәрелде. Кунакка Клепа һәм Кнопка клоуннар килде. Алар фокуслар күрсәттеләр,уеннар уйнаттылар. Бәйрәмгә балалар үзләре дә зур әзерлек белән килделәр. Әти-әниләре белән берлектә матур костюмнар ясаганнар. Һәр төркем матур киемнәре белән мода күрсәтте. Бәйрәм кызыклы, күңелле, матур үтте. Уңган, булган, тырыш әти-әниләребезгә рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
"Театраль уеннар" 26.03.2019
Икенче кечкенәләр төркеме балалары театраль уеннарны бик яраталар.Сәхнәләштерү эшчәнлеге балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә ярдәм итә. Образларга кереп уйнау аша балалар кыю булырга, иптәшләре алдында чыгыш ясарга өйрәнәләр.
-
Нәүрүз - мөбарәкбад! 22.03.2019
Нәүрүз, Нәүрүз,
Котлы, мөбарәк булсын!
Тормыш түгәрәк булсын!
Уен-җыр гөрләп торсын!
Бүгенгенең гүзәл мизгелләре
Күңелләрдә калсын уелып.
Бүген бакчабызда кышны озату язны каршы алу бәйрәме - Нәүрүз үткәрелде. Икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары яз турында шигырьләр сөйләделәр, "Яңгыр", "Чәчкәләр" биюен, яз турында җырлар башкардылар. Кунакка Яз кызы Нәүрүз, Кыш бабай килделәр. Алар үзара көч сынаштылар һәм Яз кызы Нәүрүз бу ярышта җиңүче булды. Ул җылы, кояшлы көннәр алып килүен, каргаларның кайтуын искәртте. Бәйрәм уен, ярышлар белән үрелеп барды.
-
I место - в районном конкурсе! 21.03.2019
Наш воспитанник Аубакиров Надир занял I место - в районном конкурсе на лучший световозвращающий элемент "Засветись" среди воспитанников и их родителей МБДОУ Сабинского муниципального района. Поздравляем, желаем дальнейших успехов!!!
-
Игра "Крокодил" 21.03.2019 Пересекая реку, прыгая на номера, цвета и фигуры и стараясь не попасть в пасть к крокодилу! Дети прыгают через речку с крокодилами, изучая цвета, фигуры и счет 1-10. Также улучшает навыки решения проблем в процессе совместной игровой деятельности и крупную моторику.