муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Бәйрәм котлавы 22.02.2022 Бүген зурлар төркеме балалары Шамилов Илгизәр абыйларын бәйрәм белән котлап чыгыш ясадылар.

-
Кадерле әтиемә! 22.02.2022

Бүген бәйрәм көнендә,
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.
Зурлар төркеме балалары әтиләренә матур бүләк ясадылар.
-
Муса Җәлил бөек шагыйрь 18.02.2022 Герой шагыйрь Муса Җәлил әсәрләренә рәсемләү

-
Транспорт төрләре белән танышабыз 17.02.2022 Сабирова Рахилә Расих кызы "Кынгырау" балалар бакчасы базасында икенче кечкенләр төркеме балалары белән транспорт төрләрен өйрәнү буенча ачык шөгыль күрсәтте. Балалар җир, су, һава транспортнын танып әйтергә, аерырга өйрәнделәр.

-
"Лыжня России - 2022", "Лыжня Татарстана - 2022" 12.02.2022 Воспитанники старшей и подготовительной к школе группы участвовали на соревнованиях "Лыжня России - 2022", "Лыжня Татарстана - 2022"

-
Курчак театры 11.02.2022 Буген балаларга "Әкиятләр илендә" атналыгының йомгаклау чарасы итеп татар халык әкияте буенча "Кем нәрсә ярата?" курчак театры курсәтелде .

-
Г.Тукай "Су анасы" 10.02.2022 Г. Тукай "Су анасы" әкияте

-
Әкиятләр илендә 09.02.2022

Әкият - баланың дусты һәм кечкенә чактан ук шатлык чыганагы. Әкият каһарманнары белән бергә, бала җиде кат җир астында, ерак җирләрдә «сәяхәт итә», төрле илләргә «барып кайта», аларның табигате белән таныша, халык тормышы, аларның уй-хыяллары турында белә. Әкият аның аңын һәм фантазиясен үстерә, тасвирлы теле белән балаларның сөйләм телен баета. Һәр әкияткә тәрбияви максат салынган: гыйбрәтле, үгет-нәсыйхәт, әхлакый хакыйкать. Образлы, шул ук вакытта нәниләргә дә аңлаешлы тел белән халык хезмәткә, тырышлыкка, күңел сафлыгына дан җырлый, югары әхлак сыйфатларын калку итеп күз алдына китереп бастыра, гаделлекне һәм зирәклекне җиңүче итеп калдыра, ялкауларны, рәхимсезләрне, кансызларны, әдәпсезләрне көлке һәм мескен хәлләргә калдыра. Әкиятләрдә халыкчанлык әхлак сыйфатлары гәүдәләнә, туган илгә мәхәббәт һәм аны яклауга әзерлек, явызлык белән аяусыз көрәш, хезмәт сөю, осталык, гаделлек, дуслык һәм вәгъдәгә тугрылык хисләре чагылыш таба. Әкиятләрдәге хыял, оста итеп уйлап чыгару балаларның иҗади фикерләвен үстерә. Тыңлаганда, сөйләгәндә, үз әкиятләрен тудырганда бала хыяллана, уйлап таба, үзенең эчке дөньясына якын образларын күзаллый һәм намуслылыкны, хезмәт сөюне, тырышлыкны, гаделлекне җиңүче итәргә омтыла. Әкиятләр балаларда төрле: күңеллелек, соклану, шатлык, көлү, ягымлылык, мөлаемлылык, кайгырту, кызгану һ.б. хисләр тәрбияли. Шуңа күрә кече яшьтәге балаларга әкият уку мөһим. Икенче кечкенәләр төркеме балалары А.Алишның "Сертотмас үрдәк” әкиятен тынлап, урман җәнлекләрен искә төшерделәр. Күп сөйләшеп йөрергә ярамаганлыгын төшенделар.
-
Уйнап өйрәнәбез 04.02.2022

Кече яшьтәге балаларның уенында төрле төстәге конструкторлар куллану төсләрне танып әйтергә, аерырга кунектера, кул чукларының эшчәнлеген активлаштыра, уйлау-фикерләү сәләтен, сойлам телен үстерә.
-
Кышкы уеннар. 04.02.2022 Кышкы уеннар. Нинди генә һава торышы булмасын, саф һавада булу балалар өчен бик файдалы. Урамда балалар табигатьне күзәтә, күзаллавын үстерәләр, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгалар. Саф һавада уйнау физик сәламәтлек өчен генә түгел, күңел күтәренкелеге өчен дә бик файдалы. МБМБУ Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән «Сәламәтлек нигезе — саф һава» дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар кыш турында табышмакларга җавап бирделәр, эстафета, ярышларда катнашып кунелле ял иттеләр. генә һава торышы булмасын, саф һавада булу балалар өчен бик файдалы. Урамда балалар табигатьне күзәтә, күзаллавын үстерәләр, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгалар. Саф һавада уйнау физик сәламәтлек өчен генә түгел, күңел күтәренкелеге өчен дә бик файдалы. МБМБУ Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән «Сәламәтлек нигезе — саф һава» дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар кыш турында табышмакларга җавап бирделәр, эстафета, ярышларда катнашып кунелле ял иттеләр.













