муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Китапханәдә экскурсиядә 15.05.2019
Бүген Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәгә зурлар төркеме экскурсия оештырды. Балалар китапханәсе, китапханәче хезмәте, балалар китап-журналлары белән таныштылар. Балаларны китапларның барлыкка килү тарихы, алар белән эшләү тәртибе белән таныштырдылар, китаплар белән сак эш итәргә кирәклеген искәрттеләр.
-
9 май - Бөек җиңү көне 09.05.2019
Искә ала бүген Ватаныбыз
Шаулап үткән көрәш елларын.
Данлый, зурлый һәм хөрмәтли
Курку белмәс батыр улларын.
Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.
Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,
Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.
Яңгыра, җыр, горурлыгы булып халкымның.
-
Җинү алып килгән яз! 08.05.2019
Балаларны илебезнең иминлеген саклап, Ватан алдында бурычларын үтәүче солдатларыбыз, гаскәрләр белән таныштыруны дәвам итү. Бөек Ватан сугышында ятып калган каһарманнарны искә алу, аларның батырлыклары турында күзаллауларын киңәйтү, сугышчыларга, солдатларга карата хөрмәт хисе, игътибарлылык тәрбияләү максатыннан 6-10 май көннәрендә “Җиңү алып килгән яз” атналыгы үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп "9 май - Бөек җиңү көне" бәйрәме уздырылды.
-
Бакчабызда өмә! 07.05.2019 Бакчабызның әйләнә - тирәсен матурлау, ямьләндерү буенча эш даими алып барыла. Коллектив хезмәткәрләре белән бергә әтиләребез дә тырышып эшләделәр, бакчабыз биләмәсен чистартуга үз көчләрен керттеләр.
-
Чиста яр - акциясе 06.05.2019
Әйләнә тирә мөхитне чистарту, ямьләндерү эше яз җитү белән башлана. Сабинка елгасы ярларын чистартуда безнең коллектив елдагыча актив катнаша һәм бүленгән учсатокны даими тәртипләп тора.
-
Туган як табигатен саклыйк акциясе 26.04.2019 Бүген иртән бөек шагыйребез Г.Тукай туган көнендә аның танылган әсәрләре геройлары Шүрәле, Песи, Кәҗә бакчага килүче һәркемне каршы алдылар һәм туган як табигатенә зыян салмыйча аны сакларга, бар тереклек ияләрен якларга өндәп эмблемалар тараттылар.
-
Габдулла Тукай безнең күңелләрдә 26.04.2019
Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда.
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
Туган җирең, халкың турындагы
Шигырьләрең мәңге яшь синең,
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең.
Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү күркәм чараларның берсе. Бәйрәм көнендә яратып укыла торган әсәрләре: шигырь, әкиятләре сәхнәләштерелә,яттан сөйләнелә, җырлар башкарыла.
-
Выставка плакатов "Все в наших руках" 26.04.2019
«Берегите природу»
Берегите природу люди, и цветы, и луга, и поле,
Даже самой маленькой птичке нужен воздух, нужна ей воля
Зайчик, ежик и рыжая белка тоже жить хотят в лесу,
Чтобы был у каждого домик, чтобы встретить могли весну,
Берегите природу, люди! Не ломайте, не разоряйте,
И тогда на планете нашей, будет солнце светить ярче,
Будут птицы петь веселее, будут нежно цвести цветы,
Будет небо над нами чистым, будем счастливы я и ты!
Тема экологии последние годы одна из актуальных тем во всём мире. Поэтому особое внимание уделяется экологическому воспитанию детей начиная с дошкольного возраста. Наши малыши совместно с родителями приняли активное участие в выставке экологических плакатов «Все в наших руках!».
-
Экояз-2019 25.04.2019
Экояз-2019 чаралары кысаларында "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар әйләнә-тирә мөхитне чистарту, ямьләндерүгә үз көчләрен кертәләр. Өлкәннәргә булышып, табигатьне сакларга кирәклегенә төшенәләр.
-
Агач утырту акциясе 25.04.2019
Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу уңайдан яз көне төрле акцияләр оештырыла. Шуларның берсе - Татарстанда урман утырту көне. Әлеге акциянең максаты - урманнарны үстерү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү, игътибарны "табигатьнең яшел үпкәсе"н саклау проблемаларына юнәлтү дә. Агач күбрәк булган саен төбәкләрнең экологик хәле дә яхшыра. Бистәбезнең халкы да әлеге акциягә теләп кушылды. һәр оешма, предприятие тирәсендә миләш үсентеләре утыртылды.