муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
II Всероссийская научно-практическая конференция 17.06.2019 Сегодня старший воспитатель Нурисламова М.Ф. приняла участие во II Всероссийском научно-практическом конференции работников дошкольного образования по теме "Дошкольное образование: современные подходы в области Лего-конструирования и робототехники" в г.Елабуге.
-
Миләш агачын күзәтү 17.06.2019
Икенче кечкенәләр төркеме балалары Ләйсән Хаҗиевна белән берлектә миләш агачын күзәттеләр. Аның яфракларының формасы үзенчәлекле булуына, әле кайчан гына чәчәккә күмелеп утырган тәлгәшләренә миләш төшүен, аның әле бик кечкенә, яшел төстә булуына игътибар иттеләр.
-
Сабантуй - 2019 14.06.2019
Бакчабызда бүген татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үтте. Балаларның күңелле җырлары, матур биюләре, шат авазлары бәйрәмебезне тулыландырды. Татар халкының гореф-гадәтләрен саклау милли уеннар, йолалар аша кечкенәдән балаларның күңелләренә сендерелә. Чүлмәк вату, су ташу, капчык киеп сикерү, калак белән йомырка ташу, аркан тарту уеннарында теләп катнаштылар балалар. Бәйрәмнең иң матур өлеше ул инде көрәш булды. Малайлар келәмдә бил сынашты.
-
12 июнь - Россия көне 12.06.2019
12 июнь - Россия көне уңаеннан Сабаның үзәк мәйданында балалар өчен велосипедлар, самокатлар, коляскалар һәм әкияти герой костюмнары парады үтте. "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар парадта бик теләп катнаштылар. Матур чарада актив катнашкан гаиләләргә рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Дару үләннәре 06.06.2019 Әйлнә-тирәбездә үсүче үләннәрнең файдалы булулары турында күп мәгълүмат туплады буген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары. Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә. үги ана, ак һәм кара әрем, сукыр кычыткан, ак һәм кызыл клевер, көтүче сумкасы үсемлекләрен танып аерырга һәм ни өчен файдаланырга мөмкин булуын аңлатты.
-
Хезмәт тәрбиясе 05.06.2019
Хезмәт тәрбиясе - үсеп килүче буынны тәрбияләүнең иң мөһим якларының берсе. Саба 1 "Шатлык" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияче Гилемханова Ә.Ә. тарафыннан хезмәт тәрбиясе бирү буенча даими эш алып барыла. Хезмәт тәрбиясе балаларның өлкәннәр хезмәте турындагы күзаллауларын киңәйтә, кешенең хезмәт нәтиҗәләренә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, балаларны башлаган эшне азагына кадәр җиткерергә өйрәтә. Хезмәт эшчәнлеге барышында балаларның гомуми үсеш дәрәҗәләре арта, төрле яклап кызыксынучанлыклары киңәя. Яшелчә бакчасында файдалы, витаминлы яшелчәләр чәчү, үскәнен күзәтү хезмәт тәрбиясе бирүнең бер алымы. Балалар, үсемлекләр яхшы үссен өчен җирне йомшартырга, чәчәргә, су сибәргә, чүп уләннәреннән арындырырга кирәклегенә, утырткан яшелчәләр мул уңыш бирсен өчен табигать шартларынынң уңай булырга тиешлегенә төшенәләр, эшләгән эшнен нәтиҗәсен күрергә өйрәнәләр.
-
Сау бул, бакчабыз 01.06.2019
Олы бәйрәм бүген бездә
Зурлар инде күбебез
Бакча белән хушлашабыз
Бүген соңгы көнебез.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бакча белән саубуллашып яңа тормыш юлына атладылар. "Сау бул, бакчабыз" чыгарылыш бәйрәме күңелле җыр, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Балалар озак еллар тәрбияләгән апаларына рәхмәтләрен әйтеп саубуллаштырлар.
-
"Күңелле стартлар!" ярышында без икенче 29.05.2019 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннн Лесхоз "Нарат" боз сараенда мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары арасында тимер аякта район күләм "Күңелле стартлар" ярышлары үткәрелде. Безнең балаларыбыз җиңүгә ирешеп икенче урынны яулап кайттылар.
-
Әйләнә-тирә яшел бишек 22.05.2019 Бакчабыз биләмәсендә үскән агач, куакларны, үсемлекләрне ел фасылына карап үзгәрешләрен даими балалар белән берлектә күзәтеп барабыз. Яфрак ярып чәчәк аткан ямьле вакыт ул бер генә май ае гына
-
Әкият илендә 15.05.2019
Әкият - баланың дусты һәм кечкенә чактан ук шатлык чыганагы. Әкият каһарманнары белән бергә, бала җиде кат җир астында, ерак җирләрдә «сәяхәт итә», төрле илләргә «барып кайта», аларның табигате белән таныша, халык тормышы, аларның уй-хыяллары турында белә. Әкият аның аңын һәм фантазиясен үстерә, тасвирлы теле белән балаларның сөйләм телен баета.Әкиятләрдәге хыял, оста итеп уйлап чыгару балаларның иҗади фикерләвен үстерә. Тыңлаганда, сөйләгәндә, үз әкиятләрен тудырганда бала хыяллана, уйлап таба, үзенең эчке дөньясына якын образларын күзаллый һәм намуслы-лыкны, хезмәт сөюне, тырышлыкны, гаделлекне җиңүче итәргә омтыла. Беренче кечкенәләр төркемендә балалар тәрбияче Ахметсафина Л.Х. әкиятләрне эзлекле итеп сөйләргә өйрәнәләр.