муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
- Табигатьтә көз. 08.10.2019 Ел фасыллары алып килгән үзгрешләрне күзәтү балаларның әйләнә-тирә турында булган белемнәрен баета, күзәтүчәнлекләрен үстерә. Уртанчылар төркеме балалары бакчабыз биләмәсендә үсүче миләш агачын күзәтеп яфракларының формасына, төсенә игътибар иттеләр. Миләшнең әчкелтем,шул ук вакытта бик файдалы булуын билгеләп үттеләр.
- Көз безнең рәсемнәрдә 08.10.2019 Саф һавада күзәткән, алган белемнәре балаларның рәсемләү, кисеп ябыштыру, әвәләү эшчәнлекләрендә чагылыш таба. Көз алып килгән үзгәрешләр балаларның кул эшләрендә, рәсемләүдә күрергә була. Икенче кечкенәләр төркеме балалары бармак очларын буяуга манып алтынсу төскә кергән агач ясадылар.
-
Яшелчә үстерүдә беренче урын
04.10.2019
Яз көне утырткан яшелчәләребез көзен мул уңыш бирде. Балаларны тукландыруда, витаминлы ризыклар әзерләүдә бакчабызның яшелчә бакчасында үстерелгән кызыл чөгендер, кишер, бәрәңге кулланыла. Быел яшелчәләрнең уңышы бай,күп булды. Район күләм балалар бакчалары арасында үткәрелгән бәйгедә безнең балалар бакчасы "Иң уңдырышлы бакча" исеменә лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде.
- Физик тәрбия 03.10.2019 Физкультура шөгыльләренең төп максаты балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт кунекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту, көч сәләтләрен, хәрәкәт активлыгын үстерү,балаларда сәламәт яшәү культурасы формалаштыру. Икенче кечкенәләр төркеме балалары физкультура эшчәнлегендә.
-
Сюжетлы-рольле уеннар
03.10.2019
Сюжетлы-рольле уеннар балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный. Сюжетлы-рольле уеннар аша бала доньяны танып белергә, матур итеп сөйләшергә өйрәнә, шулай уен зурлар тормышына әзерли. Уеннар балаларда дуслык, бердәмлек,бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.
- "Saba Balahoner" проекты кысаларында МПП да 03.10.2019 "Saba Balahoner" проекты кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бүген МПП ЖКХ да булдылар. Балалар әйләнә-тирәне чиста тотарга, чүпләрне аерып җыярга кирәклегенә төшенделәр.
- Ветлечебницада 03.10.2019 "Saba Balahoner" проекты кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ветеринар хезмәте белән таныштылар. Бар төр җәнлекләргә дә игътибарлы булырга, авырсалар аларны дәваларга кирәклегенә төшенделәр.
- Керпекәйгә гөмбә 02.10.2019 Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары көзге урманга сәяхәткә "бардылар". Алар көзге урман табигате турында белемнәрен баеттылар, керпекәйгә гөмбә әвәвләп бүләк иттеләр.
- 1 октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2019 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан бакчабызда озак еллар эшләп лаеклы ялда булган хезмәттәшләребезне “Бер күрешү бер гөмер” дип исемләнгән бәйрәмгә чакырдык. Өлкәннәрне бәйрәм белән мөдир Рушания Гилемхановна котлап матур теләкләрен җиткерде, бәйрәм пакетларын тапшырды. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шигьри юллар, җырлар аша өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, Абдулла Алишның “Бал корты һәм шөпшә” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Чәй табыны артында өлкәннәребез бергә эшләгән чорларны искә төшереп, хәтирәләре белән уртаклаштылар. Очрашу күңелле, матур, якты хәтирәләр калдырды. Өлкәннәребез бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткереп, алдагы елларда да күрешергә насыйп булсын дигән теләктә өйләренә таралыштылар. Бакчабызның профсоз комитеты членнары бәйрәмгә килә алмаган өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, пакетларын өйләренә таратты.
- 27 сентябрь - Балалар бакчаларында эшләүче хезмәткәрләр көне 27.09.2019 Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары эшкә килүче һәр хезмәткәрне бәйрәм белән котлап каршы алдылар, матур бәйрәм теләкләре җиткерделәр.