муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 10.10.2013

Гомуми әти-әниләр җыелышында иң элек логопед Вәлиева Гөлнара Ринатовна мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Балаларның сөйләм теле кимчелекләрен бетерү өстендә эшләү алымнары" темасы астында телгә гимнастика ясау алымнарын күрсәттеләр. Шулай ук логопед баланың сөйләме дөрес үсеш алсын өчен нинди күнегүләр һәм бала белән нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында сөйләде.
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 10.10.2013

Җыелышта рус телен өйрәтүче Вафина Лилия Ильфировна җитәкчелегендә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Шалкан" әкиятен русча яңачалаштырып әти-әниләр игътибарына тәкъдим иттеләр. Әкият тавыклар биюе, шигырьләр, рус такмаклары белән үрелеп барды.
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 10.10.2013

Инглиз телен өйрәтүче Аубакирова Гөлназ Алфредовна мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Алтын көз" дип исемләнгән күренеш күрсәттеләр. Алар инглиз телендә аралашып, җырлап, шигырьләр сөйләп әти-әниләрне куандырдылар.
-
"Икмәк - яшәү терәге" 09.10.2013

"Икмәк - яшәү терәге" атналыгының төп максаты итеп тәрбиячеләр балаларда игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, икмәкнең табынга килгәнче нинди юллар үтүен тасвирлап сөйләүне куйдылар. Мәсәлән, без-зурлар төркеме балалары белән икмәк турында атна дәвамында җырлар, шигырьләр өйрәндек, кул эшләре эшләдек. Рәсемнән "Кайнар икмәк" темасына ясадык. Рәсем ясар алдыннан икмәк табында булсын өчен кемнәр нинди хезмәт куйганын тасвирлап сөйләштек. Әвәләү эшчәнлегендә "Кызарып пешкән ипиләр" темасына балалар белән пластелиннан ипикәйләр әвәләдек. Иҗади күмәк эшебездә әти-әниләрнең дә ярдәме тиде - без "Икмәк - тормышның нигезе" дип аталган игенчче хезмәтенә багышланган, мәкальләрдән торган китапчык ясадык. Күмәк эшебез әти-әниләргә дә, балаларга да бик ошады.
Рәсемдә зурлар төркеме балалары "Кайнар икмәк" темасына рәсем ясаган вакытлары.
-
"Кызарып пешкән ипиләр" 09.10.2013

Балаларның әвәләү эшчәнлегендә ясаган кызарып пешкән ипикәйләре менә шулай "пешеп" өлгерде
-
"Сөмбелә" бәйрәме 04.10.2013

Бүген һәр группа да иртәнге яктан ук үзенчәлекле һәм шатлыклы иде. Бу сөенечкә тагы да ямҗ өстәп, кулларына көз күчтәнәчләреннән: яшелчә, җиләк - җимешләр, яфраклардан ясалган әйберләр тотып, матур итеп киенгән балалар залга җыелдылар. Чөнки бездә бүген "Сөмбелә" бәйрәме була. "Көзге байлык" дип аталган күргәзмә дә оештырылды. Әти-әниләре һәм балалар тырышлыгы белән ясалган бу күргәзмәләрдән күзләр камаша: гади генә күренгән яшелчәләрдән дә төрле-төрле үзенчәлекле әйберләр ясап була икән.Бәйрәм дә бик матур булды, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, биеделәр. Ә инде залга Көз кызы - Сөмбелә килеп кергәч балаларның күңелләре тагы да күтәрелеп китте. Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте.
Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Әнисә Гыйлемханова.
-
Көзге муллык 04.10.2013

"Сөмбелә" бәйрәме атнаның 2 көненә- 3 нче һәм 4 нче октябрь көннәрендә үткәрелде. Чәршәмбе көнне мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары бәйрәм итте. Ә бүген исә, 2 нче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары "Сөмбелә"не тәбрикләде. Бәйрәмнәр бик күңелле, оешкан төстә үтте.Һәр төркем балалары бик матур итеп шигырьләрен сөйләделәр, биеделәр, күңелле уеннар уйнадылар. Бәйрәмне бигрәк тә төрле яшелчәләрдән эшләнгән кул эшләре тулылындырды. Әти-әниләр бу чарага бик җитди килгән. Без үз чиратыбызда, катнашкан һәр гаиләгә зур рәхмәтләр әйтәбез, киләсе еллар да тыныч һәм шулай мул булсын дип теләп калабыз.
-
Көзге муллык 04.10.2013

Ни арада җәй үткән
Алтын көз килеп җиткән.
Җимешләр өлгергәч, бакча
Бигрәк тә матур икән!
-
Көзге муллык 04.10.2013

Алмалар әй уңганнар,
Кызарышып тулганнар,
Балга манып алганмени,
Шундый татлы булганнар.
-
Өлкәннәрне тәбрикләп 01.10.2013

"Шатлык" балалар бакчасының 80 еллык тарихы бар.Беренчеләрдән булып оешкан мәктәпкәчә тәрбия һәм белем учреждениясендә озак еллар эшләп, һәркайсы олы хөрмәткә лаек булып ялга чыккан затларыбыз бик күп. Хэзерге вакытта коллективның 35 ләп лаеклы ялда булучы хезмәткәре бар. Бүген исә, без олыларны хөрмәтләү йөзеннән аларны бакчабызга чәй артында сөйләшеп, үткәннәрне искә алып утырырга бәйрәм тантанасына чакырдык. Гүзәл затларыбыз бик теләп, матур итеп, ак шәлләр ябынып бирегә килделәр. Без аларның һәрберсен исән-имин килүләренә бик куандык. Дөрес, лаеклы ялда булучыларның кайберләре сәламәтлеге какшау, тормыш мәшәкатьләре булу сәбәпле яныбызда бүген була алмады. Шуңа да карамастан, бакча тормышында булган кызыклы мизгелләр, биредә эшләп чыккан һәркем искэ алынды. Өлкәннәребез хөрмәтенә бакчабыз педагоглары концерт номерлары белән әдәби кичә әзерләделәр. Ул апаларыбыз тарафыннан бик яратылып кабул ителде. Бәйрәм уңаеннан махсус бакча тарихы турында презентаөия эшләнде. Олылар экранда үзләре эшләгән заманнардагы төшкән фотоларны күреп хэтерләрен тагын бер кат яңарттылар, күңелләреннән үткәрделәр. Безгә җавап итеп, ак әбиләребез уй хисләрен салган шигырьләрен укыдылар, яшь чактагы җырларын башкардылар.












