муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Юбилеең белән! 10.01.2014

Шушы матур кышкы көндә балалар бакчасында 30 елга якын пешекче булып эшләгән Насибуллина Сания Габделбәр кызы үзенең олы юбилеен - 55 тулган көнен билгеләп үтә. Гомерен аш-су әзерләүгә, кешеләргә тәмле ризыклар белән сыйлауга багышлаган Сания Габделбәр кызының гомуми эш сташы 38 елдан артып китә. Кайда гына булмасын аның тәмле ризыкларына сокланып туелмый. Бар тырышлыгын куеп, фидакәр хезмәт итүе күпләргә үрнәк булырдай сокланырлык. Бакчабыз пешекчеләре белән әзерләгән ризыклар иң таләпчән кешеләргә-нәниләребез өстәленә куела һәм бик яратылып ашала. Сабыйлар ашаган саен, бик теләп, пешекче апаларына рәхмәтләрен әйтәләр.
Хөрмәтле Сания Габделбаровна! Сезне, чын күңелебездән олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, куаныч - шатлыклар, бәхетле киләчәк телибез.
55 яшь, матур гомер дисең,
Борчылма син килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомерең үтсен шатлыкта.
-
Кышкы каникул-күңел ачулар 10.01.2014 Кышкы каникул көннәрендә бакчабызда төрледән-төрле чаралар: яңа елның сихри, матур мизгелләрен яңартып чыршы тирәли "Әйлән-бәйлән", җырлы-биюле уеннар уйнау, "Яңа ел маҗаралары" темасы астында мультфильмнар карау, "Кыш бабай кайда яши?, "Яңа ел кайчан килеп җитә?" темаларына призентацияләр карау, "Җитез дә без, өлгер дә без" темасы астында спорт ярышлары үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп "Яңа ел бәйрәмнәрен ничек үткәрдем" темасына балалар рәсемнәренә күргәзмә оештырылды. Кызыклы, мавыктыргыч чараларда балалар актив булдылар, теләп катнаштылар.

-
"Яңа ел бәйрәмнәрен ничек үткәрдем" 10.01.2014 Истә калган матур вакыйгаларны, бәйрәм, ял мизгелләрен чагылдырып ясаган балаларның рәсем күргәзмәсе

-
"Бәләкәч" балалар бакчасы бездә кунакта 10.01.2014 "Бәләкәч" балалар бакчасының педагогик коллективы "Кыш Бабай һәм Кар Кызының яңа ел маҗаралары" исеме астында әкияти күренешне сәхнәләштереп безнең бакчага кунакка килделәр. Хәйләкәр төлке, соры бүре, куянкай, урман хуҗасы аю белән берлектә Кыш Бабай һәм Кар Кызына убырлы алып яшергән күчтәнәч-бүләкләрне эзләп табарга булышуларын балалар тын алмый карадылар. Балаларны җәлеп итәрдәй кызыклы чара әзерләп килән хезмәттәш коллегаларыбызга рәхмәтебезне җиткереп, аларны Яңаел белән котлап, киләчәктә эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

-
Кыш бабайлар парады 31.12.2013

Тәүге тапкыр Ат елына - 2014 нче елга аяк басабыз. Бу ел дәвамында илебездә дә, районыбыз тормышында да күп кенә матур үзгәрешләр булды. 2013 нче ел Республикабызга Универсиада алып килде, шул ук вакытта бакчабыз тормышы да шөкер имин, шатлыклы үтте, балаларыбыз тагын бер елга үсеп китте...Ат елын безнең коллектив бик күтәренке рухта каршы ала. Менә быел да, традицияне дәвам итеп без Кыш бабайлар парадына чыктык. Кыш бабабыз һәм Кар кызыбыз Саба балалар бакчалары рәтен башлап баручылар булдылар. Бик күңелле үтте чара: конфетлар өләшенде, халыкка сәламнәр бирелеп, теләкләр әйтелде.
-
«2014-й уже вот на пороге» 31.12.2013

2014-й уже вот на пороге,
Еще чуть-чуть - наступит Новый год!
Оставим все проблемы, горести, тревоги,
Пусть каждый лишь хорошее возьмёт!
Пусть в Новый год всё лучшее случится,
Пусть будет счастье, мир и благодать.
Пусть самая заветная мечта осуществится,
И будет всё по жизни только лишь на «пять»!
Всех коллег, родителей, детей, друзей от чистого сердца поздравляем с наступающим новым 2014 годом! Желаем счастья, благополучия, успехов и много, много радости!
-
lll нче урын безнеке! 30.12.2013

Кыш бабайлар парадыннан соң халык үзәк чыршы янына агылды. Анда, елдагыча яңа ел уңаеннан оешма биләмәләрен бизәү буенча йомгак ясалып, бүләкләү тантанасы оештырылды. Быел да, безнең коллектив, кар сыннарын әвәләү буенча 3 нче урынны яулады. Кызларыбызның тырышып, балалар күңелен күреп төрле әкияти геройлар ясау Саба халкы алдында районыбыз җитәкчеләре тарафыннан бәяләнү барыбызның да күңелләрен тагын да күтәреп бәйрәм рухы өстәде.
-
Яңа ел бәйрәме 29.12.2013

Яңа ел бәйрәмен балалар да әти-әниләр дә бик көтеп алдылар. 29 нчы декабрь көнне чыршы бәйрәме эстафетасын ясле төркеме балалары башлап җибәрде. Көн дәвамында һәр 6 төркем дә чыршы тирәли әйләнеп Кыш бабайны, Кар кызын каршы алып күңелле бәйрәм итте. Балалар янына төрле әкият геройлары - бүре, Кызыл калфак, убырлылар, шүрәлеләр, Чижик исемле клоун килеп балаларның күңелләрен ачтылар. Кыш бабай белән Кар кызы исә, һәр балага - малайларга машина, кызларга курчак өләшеп чыктылар.
-
Кыш бабай бүләкләре 28.12.2013

Көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре килеп тә җитте. Чыршы бәйрәмнәре, теләк-котлаулар - барысы да бу көннәрдә еш кабатлана торган традицияләр. Шулар белән беррәттән олысы да кечесе дә Яңа ел бүләген өмет итә, аны бик теләп көтеп ала. Быел да, бюджет оешмалары бу күңелле чарадан мәхрүм калмады, профсоюз һәр әгъзасына күчтәнәч-бүләкләкләр әзерләгән. Аларны өләшү бик матур чара буларак үткәрдек. Иң элек, бакчабыз мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна һәр хезмәткәрне бәйрәм белән тәбрикләп, аларга яңа елда бәхет куанычлар, гаилә иминлеге, саулык-сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде, ихлас теләкләрен шигырь юллары белән җиткерде:
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.
Соңрак, чараны бакчабызның профсоюз рәисе Нурисламова Миләүшә Фаритовна коллективны профсоюз исеменнән тәбрикләп яңа ел күчтәнәчләрен өләште һәм изге теләкләрен юллады:
Яңа ел белән котлыйм дуслар!
Яңа елда-яңа уңышлар.
Бәхет-шатлык, куанычлар белән,
Алга барсын безнең тормышлар!
-
"Год Лошади уж наступает" 27.12.2013

Год Лошади уж наступает
И приносит счастье в дом,
Жизнь пусть сказкой заиграет,
Будет ярче с каждым днем!
Знак «Лошадь» значит счастье:
Весь успешным будет год,
Оставим все в 13-м ненастья,
А 14 - й пусть радость принесет!
Дорогие наши родители!От всей души Вас поздравляем с наступающим новым годом и приглашаем всех Вас отпраздновать с детьми этот праздник, которое состоится 29 декабря в нашем детском саду.












