муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Район күләм мөдирләр семинары 27.10.2016

27 октябрь көнне бакчабызда район күләм яшь мөдирләр семинары булып узды. Семинарның көн тәртибенә мөдирләрне эш тәртибе, документларны тәртипләп алып бару, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге эшчәнлекне оештыру сорулары куелды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кунакларны музыкаль сәламләү белән каршыладылар һәм хәерле эш көннәре теләделәр. Мөдир Исрафилова М.К. "Шатлык" балалар бакчасының эшчәнлеге, тарихы белән таныштырды.Семинарның эше беренче кечкенәләр төркемендә танып белү, сөйләм телен үстерү, иҗади-сәнгать өлкәләрен интегральләштереп бердәм белем бирү, мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү эшчәнлекләрен күзәтү белән дәвам итте. Галиакбарова А.Ф. диңгез ташларына рәсем төшерү буенча мастер-класс күрсәтте. Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна мөдирләрнең эш доукментларын алып бару тәртибе белән тирәнтен таныштырды. Мөдирләр мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмаларныда нәтиҗәле эшчәнлекне оештыру буенча үзара фикер алыштылар. Семинарны йомгаклап Саба районы мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гумерова Луиза Мажитовна чыгыш ясады.
-
"Кояшта кунакта" 27.10.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары интегральләштерелгән эшчәнлек вакытында кояшның югалган нурларын Әтәчкә табарга ярдәм иттелләр. Эшчәнлек барышында төрле биремнәрне чишу аша уенчыкларның төсен, формасын, күләмен дөрес итеп әйтү; күп, бер төшенчәләрен тиешенчә күллану; вак кул чуклары эшчәнлеген камилләштерү; сүз байлыгын арттыру өстендә эш алып барылды.
-
Магнитның сыйфаты һәм үзлекләре 27.10.2016 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары танып-белү эшчәнлегендә магнитның үзлекләрен, сыфатын тәҗрибәләр үткәрү аша өйрәнделәр. Магнитның уңай һәм тискәре полюслары булуына, бары тик тимер предметларны тарту көченә ия булуына төшенделәр.

-
Диңгез ташларын бизәү 27.10.2016 Галиакбарова А.Ф. диңгез ташларына рәсемләү буенча мастер - класс күрсәтте. Ташларда рәсемләү балаларның иҗади фикерләү, рәсем ясау сәләтләрен үстерергә ярдәм итүен, төрле әкиятләргә персонажлар ясап әкиятне сәхнәләштерергә мөмкин булуын аңлатты.

-
Мәчеткә экскурсия. 20.10.2016 Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары мәчеткә экскурсия ясап, Рөстәм хәзрәт Зиннуров белән очрашу үткәрделәр. Рөстәм хәзрәт әхлак тәрбиясе аша динне хөрмәт итәргә өйрәтте. Балалар намаз тәртипләре, зз аять һәм бик күп төрле тәрбияви, дини чаралар белән таныштылар.

-
Встали на коньки 19.10.2016

Заливают нам каток.
Не жалей, ребята, ног!
Все ребята накатались,
У меня – лишь синяки.
Мне, наверное, достались
Ненормальные коньки:
Только встану на лёд –
Разъезжаются,
Только шаг шагну –
Разбегаются...
Но к концу недели
Коньки вдруг поумнели –
Теперь не разъезжаются,
Теперь не разбегаются!
Я упал немного раз,
Но это не считается!
Не беда, что в синяках,
Зато катаюсь на коньках!
Школьникова С.
Воспитанники подготовительной к школе группы с удовольствием посещают кружок "Юные хоккеисты" спортивного комплекса "Нарат" поселка Лесхоз.
-
Икмәк пешерү цехына сәяхәт 17.10.2016

Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Ләйлә Исмагиловна белән берлектә икмәк пешерү цехына экскурсиягә бардылар. Балаларны бик якты каршы алдылар һәм ипинең өстәлгә килгәнче нинди юллар үтүен сөйләделәр, ипи пешерү серләре белән таныштырдылар. Шулай ук кондитер ризыклары, камыр ризыклары пешерү цехларында булып төрледән-төрле пироглар, торт ясау ысуллары күзәттеләр, хуш исле икмәктән авыз иттеләр. Икмәкнең өстәлгә килгәнче күпме кешенең кулы аша узганын, күпме кешенең хезмәте кергәнен искә төшереп, икмәккә карата сак караш тәрбияләнде.
-
Россия - зур дәүләт! 14.10.2016

Балаларның Россия башкаласы Мәскәү, рус милләте турындагы белемнәрен баету, Россия символикасы турында мәгълүмат бирү; балаларда туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү максатыннан 10-14 октябрь көннәрендә "Россия - зур дәүләт" атналыгы үткәрелде. Эшчәнлекләр барышында рус халыкының миллли бизәкләре, бәйрәмнәре, йолалары, гөреф-гадәтләре турында мәгьлүмат бирелде. Балалар кызыксынып гжель, хохлома, городец бизәкләрен төшереп рәсем ясадылар. Дымково уенчыкларын әвәләп ясадылар..
-
Теннис түгәрәге 12.10.2016 Балаларны кече яшьтән сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, спорт белән кызыксынучанлыкларын үстерү йөзеннән районыбызда күп эш алып барыла. Зурлар төркеме балалары атнага бер тапкыр йөзү түгәрәгенә, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары атнага ике тапкыр "Нарат" боз сараена- хоккей түгәрәгенә; район мәдәният йорты спорт залына өстәл теннисы түгәрәгенә йөриләр. Балалар спорт белән теләп шөгыльләнәләр, ярышларда даими катнашып киләләр.

-
Вторник - день русского языка! 11.10.2016 Каждый вторник в нашем детском саду проходит День русского языка, в ходе которого дети, воспитатели, родители активно изучают лексику русского языка, делятся новостями, уделяют большое внимание изучению второго государственного языка. Сегодня воспитатель по обучению русскому языку Галиакбарова Алсина Фаиловна и музыкальный руководитель Валиева Диляра Илдусовна встречали родителей, детей у входа в детский сад. Дети вместе с родителями отгадывали загадками, повторяли скороговорки, отвечали на вопросы викторины "Мои любимые сказки".













