муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
- "Яшел ут" конкурсы 27.01.2016 Бүген бакчабызда "Яшел ут" конкурсының муниципаль этабы башланды. Шәмәрдәннең "Әкият", "Салават күпере", "Теремок", Сабаның "Балалачак" балалар бакчалары тәрбиячеләре балаларны юл өйрү кагыйдәләренә өйрәтү, юлда сак өйрергә күнектерү, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә күнектерү максатыннан ачык эшчәнлек күрсәттеләр. Һәр тәрбияче бердәм эшчәнлеккә яхшы әзерлек белән килде. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын кызыксындырып, юл йөрү кагыйдәсе иленә алып керде. Балалар эшчәнлектә теләп катнаштылар, сорауларга тулы җавап биреп, белгәннәре белән уртаклаштылар.
- Куян кызы бездә кунакта. 26.01.2016 Бүген уртанчылар төркеме әти-әниләр җыелышында тәрбияче Фасхиева Гөлгенә Тәлгатовна балалар белән берлектә Абдулла Алишның "Куян кызы" әкиятенең төп персонажы Куян кызын каршы алдылар. Әкиятнең эчтәлеген сөйләп Куян кызының ни өчен авырып китүен искә төшерделәр һәм аның үзенә, дусларына итек бизәп бүләк иттеләр.
-
"Әбиемнең серле сандыгы"
26.01.2016
Балаларны татар халкының милли мәдәнияты, гореф-гадәтләре, кул эшләре, уеннары белән тирәнтен таныштыру максатыннан уртанчылар төркеменең әти-әниләр җыелышында Саматова Ләйлә Исмәгыйлевна "Әбиемнең серле сандыгы" исеме астында күңел ачу үткәрде. Элек кызлар, әби, апаларның кул эшләренә оста булуларын, аларның тегә, бәйли, чигә белүләрен, кичләрен бергә эшләүләрен, аннары күп төрле уеннар уйнауларын аңлатты. Ука белән чигелгән түбәтәй, калфак; сөлге, алъяпкыч, куляулыклар күрсәтте. Балалар белән "Түбәтәй", "Йөзек салыш, "Мәликә" уеннарын уйнадылар. Күңел ачу хезмәт турында мәкаль, әйтемнәрне искә төшерү; җыр, шигырләр сөйләү, табышмаклар чишү белән үрелеп барды.
-
Уйный-уйный үсәбез.
25.01.2016
Уен эшчәнлеге – мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч. Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру – төп шарт булып тора.Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүдә зур роль уйный.Үзара мөнәсәбәтләрдә ориентлашу, күзаллауны үстерү һәм аралашу өлкәсендә дә уен киң кулланыла.Сюжетлы уен баладан теге яки бу эшнең реаль, кулга тотарлык продуктын таләп итми. Бала тормышта чын чүкеч белән кадак тотмаса да, бу уен вакытында (“Без –төзүчеләр”) уенчык чүкеч белән кадак та кага ала. Уен аша төрле ситуацияләрдә бала үзен ничек тотар, кайсы яктан күрсәтер икәнен ачык күреп була. Төрле предметлар, уен атрибутларын кулланып уйналган бу уеннарда балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша,алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала, реаль тормыштагы кешеләрнең эш- гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә. Уенга карата педагогик тәэсир итүнең максаты – балаларда уйный белү күнекмәләрен формалаштыру, сюжетның эчтәлеген аңлату һәм аралашу культурасын булдыру. Күпъеллык күзәтүләр һәм тәҗрибәләр күрсәткәнчә,1,5 - 3 яшькә кадәрге балалар уенчык һәм әйбер – алыштыручы белән шартлы рәвештә аңлашалар. Ә уендагы иптәшләре белән аралашу кыска вакытлы була. Ә 3-5 яшьтә – уендагы рольләрне бүлешеп һәм алышынып уйныйлар, предметлар кулланып диалогик сөйләм аша аралашалар. 5 -7 яшьтәге балалар уенда бара торган хәлләрне чиратлаштыралар (эпизодлар), 2 - 3 баланың фикерен һәм уйлап табу сәләтен эшкә җигеп, сюжет төзиләр. Кешелекнең күптөрле эшчәнлеге кебек үк, сюжетлы – рольле уеннар үзеннән –үзе килеп чыкмый. Уенга баланы, ул уенны уйный белүче кеше (тәрбияче, зуррак бала, әти- әни, һ.б.) өйрәтә. Урамда – ишегалдындагы зуррак балалар, күршеләр, дуслар, күпбуынлы яки күпбалалы гаиләләрдә – олы кешеләр өйрәтсә, балалар бакчасында – уенны тәрбияче – оештыра. Гилемханова Әнисә Әминовна балаларның күзәтүләр, әңгәмәләр, бердәм эшчәнлек вакытында алган белемнәрен "Шифаханә" уенында киң чагылдырды. Авырып киткән кызны табиб игътибар белән тыңлады, әнисенә киңәшләр бирде, киләчәктә сакланырга кирәклеген искәртте.
-
Белем күтәрү
23.01.2016
Бакчабызның педагоглары һәрдаим белемнәрен күтәреп торалар. Музыка җитәкчеләре Валиева Диләрә Илдусовна һәм Аухадиева Нурания Әюповна переквалификация укуларында "Уен кораллары", "Үзбәк халык биюе" исемнәре астында мастер-класс үткәрделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Диләрә Илдусовна уен кораллары белән таныштырды, алар белән эшләү алымнарын күрсәтте, кул астында булган кулланыштан чыккан диск, тартмалар, савытлар ярдәмендә балалар белән берлектә уен кораллары ясап булуын аңлатты.
-
Мастер - класс
23.01.2016
Нурания Аюповна коллегаларын үзбәк халык биюләре, киемнәре, бәйрәм, йолалары, гореф-гадәтләре таныштырды. Бию хәрәкәтләрен ничек ясарга икәнен күрсәтеп, аңлатты. Балаларны төрле халык биюләре белән таныштырырга кирәклеген аңлатып үтте.
-
Адымнар нык булсын!
22.01.2016
Зурлар төркеменең әти-әниләр җыелышы барышында балалар тәрбияче Венера Әгълиевна, Ләйсән Миннехаҗиевна белән берлектә "Адымныр нык булсын!" исеме астында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча бердәм эшчәнлек күрсәттеләр. Юл йөрү кагыйләрен өйрәнеп, аны төгәл үтәргә кирәклеген Белмәмешкә аңлаттылар. Җыелышка Саба районы ЮХИДИ инспекторы Насибуллин Илнур Дамирович килде. Ул үз чыгышында юлларда җәяүлеләр, транспорт йөртүчеләр белән килеп чыккан хәләкәтләр саны белән таныштырды. Әти-әниләрнең балаларга үрнәк булуы, өлкәннәрнең һәрвакыт кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиешлеген искәртте.
-
Хезмәт төбе хөрмәт
22.01.2016
"Хезмәт - төбе хөрмәт" атналыгының йомгаклау чарасы итеп Галиакбарова Алсинә Фаилевна җитәкчелегендә зурлар төркеме балалары "Башак" әкиятен рус телендә сәхнәләштерде һәм уртанчылар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына күрсәттеләр. Хезмәт сөйгәннең генә уңышларга ирешүен, аның өчен даими эшләргә кирәклеге балаларга җиткерелде. Балалар ролләргә кереп, образларны чагылдырып уйнадылар.
-
Хезмәт ияләре белән танышу
21.01.2016
Әйләнә-тирәбездәге кешеләр хезмәтенә кызыксыну һәм тыңлаучанлык тәрбияләү, үзебезнең бакчабызда эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәрләре белән танышу максатыннан беренче кечкенәләр төркеме балалары бакча буйлап экскурсия ясадылар. Тәрбияче Гилемханова Әнисә Әминовна җитәкчелегендә балалар пешекче, шәфкат туташы, кер юучы эшен күзәттеләр. Пешекче Миләүшә, Люция, Алия апаларының тәмле ризыклар пешерүләре, шәфкать туташы Алинә Мөхәммәттиновнаның балаларның сәламәтлекләрен ныгыту өстендә эш алып баруы, кер юучы Дания, Алсу апалырының урын җирләрне юудыртуы турында сөйләде.
-
Укытучылар белән очрашу.
20.01.2016
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә чираттагы әти-әниләр җыелышы булып узды. Гүзәл Габдулхаевна, Алсинә Фаилевна, Венера Аглиулловналар "Белем иленә сәяхәт" темасына математик күзаллауны, рус телен, туган телне өйрәнү өлкәләрен берләштергән интеграль эшчәнлек күрсәттеләр. Сәләтле балалар интернат мәктәбе директоры Билалова Ләйсән Ракиповна беренче класска баручы балаларның мөстәкыйль, үз-үзенең кылган гамәлләренә җавап бирердәй, логик фикер йөртә белүче, педагогик, психологик, физик яктан әзер булырга тиешлеген аңлатып үтте. Сәләтле балаларга тирәнтен белем бирү мәктәбенә балаларны кабул итү тәртибе белән таныштырды. Балалар белән даими шөгыльләнергә, килеп туган авырлыкларны җиңеп чыгарга, булган унышларга сөенә белергә кирәклеген аңлатып үтте.