муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Дымково уенчыгы - ат. 09.12.2016 Бүген уртанчылар төркеме балалары Дымково уенчыгы - ат белән таншытылар. Эшчәнлек барашында уенчыкның килеп чыгу тарихы, аны бизәү алымнары, бизәгәндә кулланыла торган буяулар турында бик күп маглүмат тупладылар. Әзер, киселгән өлгеләрне кызыл, яшел төсләр кулланып матур бизәкләр төшерделәр.

-
Йорт кошлары һәм хайваннары 07.12.2016

Маэмай
Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә…
(М.Җәлил)
"Йорт хайваннары һәм кошлары" атналыгы барышында беренче кечкенәләр төркемендә балалар Рәхилә Расиховна белән берлектә йорт кошлары һәм хайваннары белән танышуны дәвам иттеләр. Ишек алды макеты, рәсемнәр ярдәмендә аларның төс, кыяфәте күзәттеләр, тавышларыннан аера белергә, шигырьләр өйрәнделәр, әкиятләр тыңладылар.
-
Алтын куллы әти-әниләр! 06.12.2016

Әти-әниләребезнең оста-уңган булганнары бакчабызда үткәрелгән күргәзмәләрдә ачык күренә. Мифтаховлар гаиләсе үткән ел бик матур ишек алды макеты ясап алып килде. Тәрбияче Фатихова Г.Х. бүгенге көндә дә "Йорт кошлары һәм хайваннары" атналыгы барышында макетны киң куллана. Зәвык белән эшләнгән бу макетка йорт хайваннары, кошларының бар төре дә кергән. Балалар аларның яшәү шартлары, нәрсә белән тукланулары белән танышалар, уйныйлар. Макет рус теле, инглиз телен өйрәнгәндә дә кулланыла. Август киңәшмәсе күргәзмәсендә макетның балаларга уйнар, тирә-юньне танып белү өчен уңайлы булуы билгеләп үтелде. Алтын куллы Мифтаховлар гаиләсенә рәхмәтебезне җиткерәбез, иҗади унышлар теләп калабыз.
-
Обучающий семинар на тему"Реализация УМК по обучению детей двум государственным языкам РТ в условиях реализации ФГОС ДО"
05.12.2016
30 ноября и 1 декабря на базе Тюлячинского детского сада №2 состоялся семинар по теме "Реализация УМК по обучению детей двум государственным языкам РТ в условиях реализации ФГОС ДО" с участием авторов-составителей УМК. Лекции читали авторы учебно-методических комплектов: Гаффарова С.М., Кидрячева Р.Г., Зарипова З.М. и заведующая лабораторией ГАОУ ДПО ИРО РТ , кандидат педагогических наук Манюрова Г.Ф. В ходе семинара воспитатели и методисты узнали много нового о реализации УМК по обучению детей двум государственным языкам РТ в условиях реализации ФГОС ДО. В данном семинаре из нашего детского сада приняли участие воспитатели Гилемханова Аниса Аминовна, Саматова Лейля Исмагиловна, Сафиуллина Альфия Камилевна. В течении двух дней педагоги обучались и получили методическую, теоретическую, практическую помощь в дальнейшем реализации билингвального образования.
-
Семинар воспитателей ДОУ в городе Мамадыш 05.12.2016

02.12.2016 на базе детского сада №4 «Экият» города Мамадыш прошел республиканский семинар для воспитателей дошкольных образовательных организаций по теме: «Проектная деятельность как важный структурный компонент социализации дошкольника». На этом семинаре участвовала делегация воспитателей Сабинского района под руководством методиста отдела образования Сабировой Э.Ф. На семинаре участвовали воспитатели и из нашего детского сада: Галиакбарова Альсина Фаиловна и Фатихова Гюзель Хамзевна. Гюзель Хамзевна осветила тему "Театрализованная деятельность в ДОУ"
-
Чыршы урманы 02.12.2016 Зурлар төркеме балалары интеграль белем бирү эшчәнлеге барышында җәен, кышын яшеллеген югалтмаучы ылыслы агачлар турында сөйләштеләр, табышмаклар чиштеләр, агачларның шифалы булуын, кеше организмына уңай йогынты ясавын искә төшерделәр. Геометрик фигуралардан һәр бала үз чыршысын ватманга ябыштырды. Бергә эшләү дәверендә чыршы урманы хасил булды. Балалар агачларның табигатькә кирәк булуын, аларны сакларга, күп итеп яңаларын утыртырга кирәклеген искәрттеләр.

-
Кар бабайлар парады 02.12.2016

Кышның беренче матур көннәре балаларда яхшы кәеф, шатлык хисләре тудырды. Тиздән киләчәк Яңа ел бәйрәмнәре турында да сөйләшә, шигырьләр, җырлар өйрәнә башладылар. Ә бүген 2 декабрь көнне икенче кечкенәләр төркемендә "Кар бабайлар парады" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге барышында балалар кар бабай әвәләделәр.
-
Чираттагы педкиңәшмә 30.11.2016

Бүген "Шатлык" балалар бакчасының чираттагы педкиңәшмәсе “ФДББС таләпләрен тормышка ашырганда мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге барышында заманча технологияләрне куллану” темасына үткәрелде. Педагогларыбыз "Әти-әниләр белән социаль партнёрлык", "ФДББС таләпләрен тормышка ашырганда сәламәтлекне саклау технологияләре", "Тикшерү, тәҗрибә үткәрү технологиясе", "Проект эшчәнлеге технологиясе", "Уен технологияләре", "Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр" темаларына чыгышлар ясадылар.
-
Без - Казанда! 28.11.2016

Шимбә 26 ноябрь көнне "Шатлык" балалар бакчасы коллективы 27 ноябрь - Әниләр көне уңаеннан Казанга экскурсия оештырды. Коллектив белән "Великаннар йорты","Иллюзия музее"ында булдык. Уникс бинасында Татар радиосы оештырган "Татарча солянка" концертында Флера Сөләйманова, Закир Шахбан, Вадим Захаров, Гүзәлия, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илсаф, Альбина Апанаева һәм башка танылган артистларыбыз башкаруында иң популяр хитларны тыңлап ял иттек.
-
Ап-ак кар яуган. 28.11.2016 Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Саматова Л.И. белән берлектә кар үзенчәлекләре, аның сыйфаты белән таныштылар. Балалар карның бик күп кар бөртекләреннән хасил булуын, аның салкын, йомшак, ябышып, таралып торучан булуына, кар бөртекләренең төрлесе-төрле бизәкле булуына төшенделәр һәм пластилин ярдәмендә кар бөртекләрен әвәләделәр. Һәр бала үзечәлекле кар бөртеген ясады.













