муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Республика бәйгесеннән бүләк 26.12.2016 Тәрбиячеләребез республика күләм бәйгеләрдә катнашуны дәвам итәләр һәм нәтиҗәләре дә уңышлы. Шушы көннәрдә Аухадиева Н.А. "Тылсымлы куллар" җурналы үткәргән "Кояшлы балачак" дип исемләнгән бәйгедә катнашып дипломга ия булды. Без коллегабызны чын күңелдән котлыйбыз!

-
Хуш киләсең Яңа ел! 25.12.2016

25 декабрь көнне барлык төркемнәрнең дә бәйрәм иртәләре булып узды. Һәр төркемдә үзенчәлекле, кызыклы булды бәйрәм. Яңа килүче елның символы Әтәч (Гилемханова Ә.Ә.), үтеп китүче елның символы Маймыл (Ахметсафина Л.М.) белән Кыш бабайга (Хуснулина Г.Г., Сафиуллина Ә.К., Фасхиева Г.Т.) нәрсә бүләк итәргә икәнлеге турында бәхәсләштеләр һәм балаларның өйрәнгән җыр, бию, шигырьләрен бүләк итәргә булдылар. Бәйрәмне ямьләндереп хәйләкәр төлке (Нурисламова М.Ф.), куян (Ахметсафина Л.М.), Кар кызы (Галиакбарова А.Ф., Фатихова Г.Х., Саматова Л.И., Сабирова Р.Р.), яңа ел (Галиакбарова М.Р.) килделәр. Музыка җитәкчеләре Аухадиева Н.Ә., Валиева Д.И. тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәм иртәләре һәркемнең күңелен яулады. Балаларның кар бөртекләре, куяннар, шүрәле, ковбойлар булып биюләре; кыш, чыршы, Кыш бабай турында башкарган җырлары әти-әниләргә, килгән кунакларга нык ошады.
-
Кыш бабайлар парады 24.12.2016 Үзәк чыршыны ачу көнне Кыш бабайлар парады үткәрү матур гадәткә әверелде. Бу күркәм чарада безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы даими катнашып килә. 2017 нче ел Әтәч елы килү уңаеннан безнең педагоглар сары, йомшак чебиләр булып киенделәр һәм "Нәни чебиләр" биюен башкардылар

-
"Кар сыннары" бәйгесе нәтиҗәсе 24.12.2016 "Кар сыннары" бәйгесе нәтиҗәсе буенча безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы Саба балалар бакчалары арасында икенче урынны яулады. Кар сыннарын ясауда катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.

-
Кар сыннары бәйгесе 21.12.2016

Кыш җитү, яна елны каршы алу уңаеннан һәр оешма үз биләмәсен берсеннән-берсе матур кар сыннары белән бизи. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы бу эштә актив катнаша. 2016 нчы ел - Татарстанда су саклагыч зоналары, 2017 нче ел - Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы итеп игълан ителүен исә тотып эшләнде кар сыннары. Балаларның яратып карый торган мультфильм геройлары аша барлык тереклеккә унай, сакчыл караш; өлкәннәрнең хезмәтенә ихтирам тәрбияләү максаты күзалланды.
-
Кыш бабай күчтәнәчләре 21.12.2016 Бүгенге көн күңелле һәм матур мизгелләргә бай булды. Кыш бабай һәм Кар кызы һәр баланы котлап, аларга саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык теләп яңа ел бүләкләрен өләште. Балалар Кыш бабай, Кар кызы кулыннан алган бүләкләргә нык сөенделәр, рәхмәтләрен җиткерделәр һәм истәлеккә фотога төштеләр.

-
Һөнәрләр илендә 16.12.2016

Балаларны төрле һөнәр ияләре белән таныштыруны дәвам итү, әти-әниләрнең һөнәрләренә кызыксыну уяту, алар кебек тырыш булырга күнектерү, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү. Барлык хезмәт ияләренә, аларның эшенә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан 12-16 декабрь көннәрендә "Һөнәрләр илендә.Әти-әнием һөнәре" атналыгы үтте. Балалар әти-әниләренең нинди һөнәр ияләре булуларын, нинди эш башкарулары белән иптәшләрен таныштырдылар, рәсемләү, әвәләү эшчәнлекләрендә чагылдырдылар. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары пешекче һөнәре белән тирәнтен танышып кисеп-ябыштыру эшчәнлегендә "Матур алъяпкыч" бизәделәр (Саматова Л.И.), әвәләү эшчәнлегендә (Ахметсафина Л.М. ) пешекченең эш коралларын әвәләделәр.
-
Юлда йөрсәң бул өлгер - юл кагыйдәсен нык бел! 13.12.2016

Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Фасхиева Г.Т. белән берлектә "Юлда йөрсәң бул өлгер - юл кагыйдәсен нык бел!" исеме астенда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча ачык эшчәнлек күрсәтте. Балалар кунакка килгән куян кызын тиешле урыннан гына юлны кисеп чыгарга, юл йөрү кагыйдәләренә төшендерделәр, юл билгеләрен танып аера белергә өйрәттеләр. Мәктәп урамының макетын төзеп юл билгеләрен урнаштырдылар, светофорның куп төрле сорауларына җавап эзләделәр. Кунакк килгән ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Динар Рамил улы балалар белән практик эшчәнлек барышында юл йөрү кагыйдәләрен тагы бер кат искәртте. Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан мультфильмнар күрсәтте, балаларга истәлекле бүләкләр өләште.
-
XVII Открытый республиканский фестиваль «Созвездие – Йолдызлык – 2017» 13.12.2016

В соответствии с распоряжением Кабинета Министров Республики Татарстан от 06.09.2016 №1942-р с 9 января по 22 апреля 2017 г. в республике пройдет XVII Открытый республиканский телевизионный молодежный фестиваль эстрадного искусства «Созвездие-Иолдызлык-2017». Цель конкурса развитие гуманитарно-культурного образования детей дошкольного возраста, школьников, студентов и молодежи, представляющего собой единый процесс целенаправленного формирования гармонично развитой личности, повышение социального статуса творческой личности через выступления и средства массовой информации, повышение исполнительского мастерства участников, создание системы поддержки молодых талантов через выход на профессиональную сцену, телевидение и радио, укрепление толерантных, межконфессиональных и этнических отношений молодежи, военно-патриотическое воспитание. Конкурс проводится по следующим номинациям: вокал-соло, вокальные ансамбли, хореография, конферанс, видеоклип, лучший текст песни, лучшая музыка песни.
Положение Фестиваля «Созвездие – Йолдызлык – 2017» (ч\з ссылку)e-mail: yold-rt@mail.ru
Официальный сайт Фестиваля www.yold.ru
-
"Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестивале 12.12.2016

"Шатлык" балалар бакчасының балалар театр коллективы республика күләм үткәрелгән "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә А. Алишның "Сертотмас үрдәк" әсәрен сәхнәләштереп катнашты һәм Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министырлыгының Дипломына ия булды. Театрны сәхнәләштергән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, өлкән тәрбияче Нурисламова М.Ф., Аухадиева Н.Ә., Валиева Д.И., Галиакбарова А.Ф. рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә яңадан-яңа уңышларга ирешеп эшләүләрен теләп калабыз.












