муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Еллык эшкә нәтиҗә 24.05.2016 Физик культура һәм спортны үстерүдә балалар бакчасының мөмкинлеге зур.Ул физкультура шөгыльләре, шөгыльдән тыш эшләр, масса – күләм сәламәтләндерү чаралары аша тормышка ашырыла. Физкультура шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч - сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү. Физик тәрбия төрле яклап баланың үсешенә яхшы йогынты ясый.Баланың физик үсешенә, үз-үзен тотышын ныгыта. Балаларның физик күнегүләрне үзләштерүе буенча елына ике мәртәбә диагностика үткәрелә. Шушы эш барышында аларның нәтиҗәләре ел ахырында күренә. Физик тәрбия бирүче тәрбияче Аухадиева Нурания Әюповна зурлар төркеме балалары белән гимнастик стенага төрле алымнар белән менү, төшү күнекмәләре өстендә эшләделәр.
-
Әти-әниләр җыелышлары 24.05.2016 Үткән атнада һәр төркемдә әти-әниләр җыелышлары үткәрелде. Тәрбиячеләр балалар белән берлектә әти-әниләргә танып белү буенча тәҗрибәләр нигезендә ачык эшчәнлекләр күрсәттеләр, еллык эшкә нәтиҗә ясадылар. Уртанчылар төркеме балалары белән тәрбияче Саматова Ләйлә Исмагиловна "Һава һәм аның үзлекләре" темасына эшчәнлек күрсәттеләр.
-
Олыларны олыласаң, үзеңне дә олыларлар 19.05.2016 Балаларны кече яшьтән өлкәннәрне олылырга, аларны хөрмәт итәргә, ярдәмләшеп яшәргә кирәклеген төшендерү, аларга карата миһербанлык, шәфктьлелек тәрбияләү без урта буын вәкилләренең төп максаты. Шушы уңайдан бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән районыбызның Лесхоз бистәсендә урнашкан картлар һәм инвалидлар йортына "Күңелләрдә мәңге яз" дип исемләнгән концерт программасы белән бардык. Монда яшәүче абый-апаларның күңелләрен күтәреп,балалар музыка җитәкчеләре Аухадиева Нурания Әюповна, Валиева Диләрә Илдусовна җитәкчелегендә матур җырлар җырладылар,төрле биюләр биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бакчабыз мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде. Рус телен өйрәтүче тәрбияче Галиакбарова Алсинә Фаиловна матур җырлар башкарды. Әлеге чараны оештыруда тәрбияче Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна, тәрбияче ярдәмчесе Абдуллина Ләйсән Равилевна зур тырышлык куйдылар.Өлкәннәребез концертны бик яратып ,яшь аралаш карап,тагын килүебезне сорап озатып калдылар.Очрашу бергәләшеп фотога төшү белән тәмамланды.
-
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда 19.05.2016 Лесхоз бистәсендә урнашкан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән экскурсия оештырдык. Балалар «Саба урман хуҗалыгы үсеше тарихы», «Саба урман хуҗалыгы хайваннар дөньясы» белән таныштылар, музейда булган экспонатларны кызыксынып карадылар. Безнең якта үсүче дару үләннәре, урман хуҗалыгының сувенирлар цехында ясалган эшләнмәләр турында бик күп мәгълүмат алдылар. Якташларыбызның яшхы эшләре белән таныштылар.
-
Саба ипподромында 19.05.2016 Саба ипподром хезмәткәрләре балаларга атлар турында сөйләделәр. Аларның 200 дән артык токымга бүленүен, кеше тормышында кулланылышы буенча атлар авыр йөкләр ташучы, җигүле, юртаклар һәм аргамаклар булуын аңлаттылар. Атның − бик сизгер һәм акыллы хайван булуын. Атны яратсаң, аның да сине яратуы, тыңлавы, үзенчә сәламләп тавыш бирүе турында сөйләделәр. Ат бик кирәкле хайван булуын аңлаттылар.
-
Без яшь тәҗрибәчеләр 18.05.2016
Балаларның су турындагы белемнәрен ныгыту, суның үзенчәлекле билгеләре белән таныштыруны дәвам итү, суга карата сакчыл караш тәрбияләү, эксперименталь тикшерү эшчәнлегенә кызыксыну уяту максатыннан уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Фасхиева Гөлгенә Тәлгатовна белән берлектә тәрбиячеләр өчен "Су яшәү чыганагы" темасына ачык эшчәнлек күрсәттеләр. Тәрбиячеләр эшчәнлекнең барышы, эшләү алымнары турында фикер алыштылар, үзара тәҗрибә уртаклаштылар.
-
Эш сөйгәнне ил сөяр 17.05.2016 Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.Йөкләнгән эшне тырышып, җиренә җиткереп, пөхтә итеп башкару; материаллар һәм инструменталарга карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру эшләп бетергәннән сөң аларны урыннарына урнаштырырга гадәтләндерү. Күмәк эшләрдә башкалар белән бер рәттән катнашу теләге, тирә-юньдәгеләр өчен кирәкле кеше булу, билгеле бер нәтиҗәләргә ирешү омтылышы тәрбияләү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Каюмова Венера Әгълиевна белән берлектә хезмәт оештырды. Әти-әниләр балаларның табигать почмагында гөлләрнең төпләрен йомшартып, тузаннарын сөртеп, су сибүләрен, уенчык почмагында курчак киемнәрен, уенчыкларны юып урнаштыруларын, китап почмагында китапларны тәртипләү, ябыштыруны күзәттеләр. Балаларның теләп төгәл эшләүләрен, башлаган эшне ахырына җиткерүләрен күреп сөенделәр.
-
Язучыларыбыз иҗаты 15.05.2016
Язучылар (А.Алиш, Р.Миңнуллин, Ш. Галиев һ.б.) әсәрләренә кызыксыну уяту, аларның әкиятләре, хикәяләре, шигырьләре аша балаларда уңай, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү;язучыларның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итү; язучыларның китаплары һәм иллюстрацияләре аша әсәрләрен искә төшерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү; язучыларга карата ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан 10-13 май көннәрендә "Язучыларыбыз иҗаты" атналыгы үткәрелде. Бу көннәрдә һәр төркемдә танылган балалар язучыларының китапларыннан күргәзмә оештырылды. Абдулла Алиш, Шәүкәт Галиев, Хакимҗан Халиков, Роберт Миңнулинның һәм башка язучыларның әсәрләре укылды, өйрәнелде. Әсәрләрнең тәрбияви мәгънәләре балаларга җиткерелде.
-
Туган як табигатен өйрәнү 13.05.2016
Балаларның күп төрле табигать күренешләре турындагы күзаллауларын киңәйтү. Алар арасындагы иң гади бәйләнешләрне ачыклау. Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турындагы белемнәрне ныгыту. Күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын үстерү. Экологик система турында башлангыч төшенчә бирү: табигатьтәге һәр үсемлек һәм җәнлекнең яшәү тирәлегенә яраклашуын, җайлашуын аңлату өстендә бакчабызда даими эш алып барыла. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Хөснулина Гүзәл Габдулхаевна белән берлектә бакчабыз биләмәсендә үсүче агачларны күзәттеләр. Аларны тышкы кыяфәтләренә, яфракларына карап аера белүләрен исбатладылар. Агачларның бик файдалы булуларын, булганнарын сакларга, яңаларын утыртырга кирәклеген аңлаттылар.
-
15 май - Халыкара гаилә бәйрәме 13.05.2016
Безнең гаиләләр җыелган
Көч сынашырга бүген.
Сүзләрнең иң матурларын
Әйтмичә мөмкин түгел.
15 май - Халыкара гаилә бәйрәме уңаеннан бакчабызда "Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" исеме астында икенче кечкенәләр төркеме балалары һәм әти-әниләре белән берлектә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәм спорт уеннары, ярышлар белән үрелеп барды. Балалар һәм әти-әниләр бердәм, бер команда булып, бер-берсе өчен көч биреп ярыштылар. Бәйрәм балаларның җырлары, биюләре, шигырьләре белән үрелеп барды.