муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Кара каргалар килде 07.04.2017

Килдек, килдек очып ерак җирдән.
Курыкмыйча ачы салкын җилдән.
Яз хәбәрен сезгә китердек без.
Гафу, дуслар, озак көттердек без.
Хәзер менә оя ясап тизерәк
Бала-чага үрчетергә кирәк.
Саф һавга чыккач Әнисә Әминовна балалар белән җылы яклардан кайткан кара каргаларны күзәттеләр. Каргаларның коелган агач ботакларын җыеп агач башына оя коруларын, тиздән йомырка салып балалар үстерәчәкләрен аңлатты. Кошларны рәнҗетмичә сакларга кирәклеген төшендерде.
-
Лего конструирование 06.04.2017 В наше время невозможно представить более известную развивающую игру, чем конструкторы LEGO. Конструктор способствует развитию у детей мелкой моторики рук, структурно-логического мышления, которое необходимо в построении различных конструкций, а также в понимании инструкций. Помимо этого, в процессе моделирования у детей развивается конструктивное воображение. В процессе игры у ребенка развивается внимание, малыш становится более усидчивым. Он способен спокойней воспринимать неудачи, быть настойчивым в достижении своей цели. Главным достоинством игрушек Лего является возможность фантазировать и воплощать любые идеи.

-
Тәрәз төбем - яшел бакча 04.04.2017

Беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Сабирова Р.Р. балалар белән берлектә тәрәз төбендә яшел бакча булдырды. Балалар белән суган, бәрәнге, борыч, борчак утырттылар. Җилдә җиргә коелган агач ботакларын суга утыртып, аның бөреләре бүртүен, яфрак яруын күзәттеләр. Көн саен тәрбияче белән берлектә үсентеләргә су сибеп торалар, кирәк булган очракта топләрен йомшарталар.
-
Белем иленә экскурсия 04.04.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Ахметсафина Л.Х., Аухадиева Н.Ә., Валиева Д.И. җитәкчелегендә гимназиягә экскурсия оештырдылар. Балаларны Сунгатуллина Ф.Х. каршы алды һәм гимназия тормышы белән таныштырды. "Глинопластика" түгәрәге җитәкчесе Касимова Э.К., "Робототехника" түгәрәге җитәкчесе Хафизов Ф.М. түгәрәк эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Хазиева Н.Г. музей белән таныштырды. Гайнетдинова Г.Р. әкиятләр буенча викторина үткәрде. Шулай ук балалар биология, физика кабинетларында булдылар. Башлангыч сыйныф кызлары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Белем иленә оештырылган экскурсия мавыктыргыч, кызыклы булды, балаларның күңеленә хуш килде. Гимназия директоры Ханафиева А.Ш., экскурсияне оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
-
“Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” 03.04.2017

Бу атна бакчабызда “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” темасы астында үткәрелә. Зурлар төркемендә Фасхиева Г.Т. интегральләштергән белем бирү эшчәнлеге барышында балаларны юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итү, аларны аера белергә өйрәтү, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләрен тәрбияләү, светофорны тасвирлап әвәләү күнекмәләрен ныгыту өстендә эш алып барды.
-
Нәниләр төркемендә әти-әниләр җыелышы 03.04.2017

Бүген нәниләр төркемендә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Тәрбиячеләр Хуснулина Г.Г., Каюмова В.А. балаларны йорт хайваннары, кошлары белән таныштыру буенча бердәм эшчәнлек күрсәттеләр. Балалар "Серле янчык" уенын уйнап песи, эт, сыер, әтәч, тавык алдылар, аларның гәүдә өлешләрен, "Кем ничек кычкыра?" уены аша һәр җәнлекләрне тавышларыннан танып әйттеләр."Нәрсә югалды?" уены аша балаларның игътибарлыкларын үстерделәр. Эшчәнлек музыкаль мизгелләр, физкультминуткалар белән үрелеп барды. Әниләр кояш булып киенеп кереп балаларның эшчәнлеген күзәттеләр.
-
Балалар бакчасы хезмәткәрләре тырышлыгында - концерт 02.04.2017 1 апрель көнне Ш.Биктимиров исемендәге мәдәният йортында балалар бакчалары хезмәткәрләре тырышлыгында зур концерт оештырылды. Безнең коллективтан Галиакбарова А.Ф., Галиакбарова М.Р. - җыр, Нурисламова М.Ф., Аухадиева Н.Ә., Валиева Д.И., Ахметсафина Л.Х.,Ахметшина Л.Р., Хадиева М.Н., Гарипова Г.З.- бию, Фатихова Г.Х. - нәфис суз белән катнаштылар. Сафиуллина Ә.К. - концертыбызны матур итеп алып барды. Концертта кантнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә уңышлар теләп калабыз.

-
Өстәл теннисы ярышы 31.03.2017

Балаларны кече яшьтән сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, хәрәкәт активлыгын, спорт белән шөгыльләнүләрен үстерү өстендә районыбызда күп кырлы эш алып барыла. Балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар өчен өстәл теннисы, йөзү, хөккей, фигуралы шуу түгәрәкләре эшләп килә. Бүген "Шатлык", "Кыңгырау", "Шоколад" балалар бакчаларының өстәл теннисы түгәрәгенә йөрүче командалары арасында ярыш үткәрелде. Балалар җитезлеккә, өлгерлеккә, түземлелеккә күнегүләр эшләделәр, үзара көч сынаштылар, ярыштылар. Физик тәрбия бирүче Аухадиева Н.А. җитәкчелегендәге "Шатлык" командасы өченче урынны яулап кайтты. Ярышта катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә уңышлар телибез.
-
Янгын куркынычсызлыгы 31.03.2017

Әй, балалар!
Сез дә шулай
Ут белән уйнамагыз!
Шуклык эзсез узар, диеп,
Һичкайчан уйламагыз!
Янгын куркынычсызлыгы, янгынны булдырмый калу, янгынны сүндерү ысуллары, янгын чыга калган очракта ниләр эшләргә кирәклеге буенча балалар белән даими эш алып барыла. Ләйсән Хазиевна мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Ут - дус, ут - дошман" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге үткәрде.
-
Куркынычсызлык. Уттан саклан. 29.03.2017

Бу атнада бакчабызда балаларны б/бакчасында үз-үзләрен тотуның иң гади кагыйдәләре белән таныштыру; тормышта була торган куркыныч чыганаклары турында беренчел күзаллаулар булдыру, балаларны тормышта яңа, алар өчен гадәти булмаган очракларда, таныш булмаган кешеләр белән очрашканда үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү; балаларның б/бакчасында, өйдә, җәмәгать урын-нарында үз-үзләрен әдәпле тоту кагыйдәләрен үти белүләрен ныгыту; башкалардан да бу кагыйдәләрнең үтәлүен таләп итәргә өйрәтү; кирәк булган очракта, мөстәкыйль рәвештә ашыгыч ярдәм чакыру телефоны номерын җыярга өйрәтү. Ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булу сыйфаты тәрбияләү; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышуны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту өстендә эш алып барыла.
Бүген зурлар төркемендә тәбияче Фасхиева Г.Т. интегральләшкән белем бирү эшчәнлеген "Шырпы уенчык түгел" исеме астында алып барды. Эшчәнлек барышында балалар янгынны булдырмый калу, чыга калса ни эшләргә икәнен искә төшерделәр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча рәсем ясадылар.












