муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Гаилә бәйрәме! 19.05.2017

Гаилә... Бәхет... Бу сүзләр - синонимнар. Гаилә... Шундый ягымлы, җылы хисләр белән тулган гади һәм шул ук вакытта бик зур мәгънәгә ия булган сүз. Гаилә - бәхет. Бу үзенә күрә бер закончалык, чөнки гаилә бәхетле булганда гына аяз күктә кояш елмая һәм ул, нурларын бөркеп, кешеләр йөзендә бәхет чаткылары уята ала.
Бүген уртанчылар төркемендә "Гаилә бәйрәме" кичәсе үткәрелде. Балалар тәрбияче Гүзәл Хәмзевна, музыка җитәкчесе Диләрә Ильдусовна тырышлыгында рус халык әкияте "Йомры икмәк", С.Я. Маршакның "Нәни тычкан кыйссасы" әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Әти-әниләр белән интеллектуаль уеннар, ярышлар оештырылды. Һәр гаиләнең бердәм, дус-тату булуы уеннар барышында чагылды. Әти-әниләр бер-берсе өчен көч биреп тордылар. Кичә балалар һәм әти-әниләрнең татар халкының гимны "И туган тел" җырын бергә башкарулары белән тәмамланды.
-
"Звездочка в ладошке" 18.05.2017 Воспитанники подготовительной группы нашего детского сада приняли участие во Всероссийском дистанционном конкурсе «Звездочка в ладошке». Этот конкурс включает комплекс творческих заданий, которые стимулируют творческую инициативу, побуждают к принятию нестандартных решений. Конкурс состоял из 10 заданий творческого характера. Некоторые из них были рассчитаны на совместное выполнение с родителями, что дало дополнительную возможность объединить родителей, детей и педагогов. Кураторами и помощниками наших конкурсантов стали воспитатели Ахметсафина Л.Х. и Каюмова В.А. Итоги конкурса подведены. Каждый ребенок набрал определенное количество баллов и получил грамоту. Благодарственные письма получили родители и педагоги, которые помогали и оформляли работы. Мы поздравляем всех участников и желаем творческой энергии и успехов в учебе!

-
Мин бәхетле гаиләм белән! 16.05.2017

Мин бәхетле гаиләм белән,
Яшимен әти-әнием белән!
Татулык - гаиләбез нигезе!
Әби-бабам иң кадерле кеше!
Мин бәхетле гаиләм белән,
Яшимен туганнарым белән!
Нәселебез дәвамчысы - мин, беләм!
Горурланам гаиләм белән!
Нурзия Мирхазова
Зурлар төркеме балалары "Мин бәхетле гаиләм белән!" темасына интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге үткәрде. Балалар үз гаиләсе, турында сөйләп иптәшләрен таныштырды. Әти-әниләренең кайда кем булып эшләүләрен, ял көннәрен ничек уздыруларын сөйләделәр. Балалар дус - тату гаиләләрен рәсемдә чагылдырдылар.
-
"Язучыларыбыз иҗаты" 16.05.2017

Язучылар (А.Алиш, Р.Миңнуллин һ.б.) әсәрләренә кызыксыну уяту, аларның әкиятләре, хикәяләре, шигырьләре аша балаларда уңай, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.Язучыларның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итү; язучыларның китаплары һәм иллюстрацияләре аша әсәрләрен искә төшерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү; язучыларга карата ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан 15-19 май көннәрендә "Язучыларыбыз иҗаты" атналыгы үткәрелде. Зурлар төркемендә практика узучы Ләлә Вахитовна Роберт Миңнуллиинның "Камка" шигырен укып таныштырды. Камканың табигатьтә нинди урын алып торуын, нинди файда китерүен аңлатты. Әстерхән чикләвеге кабыгы, пластилин кулланып камка ясарга өйрәтте.
-
15 май - Гаилә көне! 15.05.2017 Гаилә көне уңаеннан бүген икенче кечкенәләр төркемендә «Мин гаиләмне яратам”исеме астында белем бирү эшчәнлеге үтте. Балалар үзләренең гаиләләрендә кемнәр яшәвен, бер-берсенә кем дип эндәшүләрен, әти-әниләрнең кем булып эшләүләрен сөйләделәр. Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә. гаиләдә бер-береңә игътибарлы, ярдәмләшеп, дус, үзара хөрмәтләшеп яшәргә кирәкле турында балаларга аңлатты.

-
“Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады” 11.05.2017

Батырлыкны эшли ала
Бөтен кеше дә.
Аның өчен кирәк түгел
Алып көче дә.
Ә моның өчен:
Яратырга кирәк бары
Туган җиреңне,
Әти - әниеңне,
Туган илеңне.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Ләйсән Хаҗиевна, Алсинә Фаиловна белән берлектә мәңгелек ут, билгесез солдат һәйкәленә экскурсия оештырдылар. Районыбыз геройлары Закиров Гали Закир улы, Хәбибуллин Зәки Хәбибулла улы, Хаҗиев Вәлит Хаҗиәхмәт улы, Башкиров Иван Сергеевич, яу кырында ятып калган батырларны, тылда хезмәт куючыларны, алар истәлегенә 9 май көнне һәйкәл янына бик күп чәчәкләр салынуын, салют атуларын искә алдылар.
-
Тарих эзләре буйлап 11.05.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Саба районы туган якты өйрәнү музеена экскурсиягә барлдылар. Музей җитәкчесе Резеда Сунгатова балаларны Бөек җиңүнең 72 еллыгын чагылдырган стендлар, районыбыз хезмәткәрләре, батрылары, сугышчылар, тыл ветераннары, танылган шәхесләре белән таныштырды. Музейда булган тарихи фотолар, экспонатлар балаларда зур кызыксыну уятты. Экскурсиянең тәрбияви асылы балаларда патриотик хисләр уяту, яу кырында ятып калган сугышчыларны искә алу, яшьли тылда авыр хезмәт башкарган абый-апаларга карата хөрмәт, игътибарлылык тәрбияләү.
-
Бөек Җиңүнә - 72 ел! 09.05.2017

Искә ала бүген Ватаныбыз
Шаулап үткән көрәш елларын.
Данлый, зурлый һәм хөрмәтли
Курку белмәс батыр улларын.
Бүген халкыбыз Бөек Җиңүгә 72 ел тулуын билгеләп үтте. Бакчабыз хезмәткәрләре сугыш кырында ятып калган каһарманнарны, батырларны, тыл да хезмәт куйган абый-апаларны искә алу, аларның бердәм, сабыр, түзем, җиңүне якынайту өчен куйган тырышлыкларын данлап үткәрелгән чарада актив катнашып бер минутлык тынлык белән билгеләп үтте.
-
9 май - Җиңү көне! 05.05.2017

Җиңү көне иң зур бәйрәм —
Туп тавышы тынган көн.
Сабый бала саф күзләрен
Кырда түгел, карда түгел,
Бишегендә йомган көн.
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн — горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
Бөек Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан бакчабызда "Җиңү алып килгән яз!" исеме астында бәйрәм иртәсе үткәрелде. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән батыр егетләребез һәм кызларыбызны искә алып җырлар, шигырьләр башкарылды. Бөек Ватан сугышында катнашып кайтмый калган шагыйрь, язучыларыбыз искә алынды, презентация күрсәтелде.
-
Агач утырту 04.05.2017

Бакчабызның тирә-юнен матурлау, ямьләндерү, яшеллекне үстерү буенча буенча даими эш алып барыла. һәр елны язын, көзен бакчабыз биләмәсендә агач, куаклар утыртыла. Кичә зурлар төркеме балалары Ләйлә Исмагиловна белән берлектә Себер нараты утырттылар. Балалар агачның биек булып үсүен теләп су сиптеләр.












