муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Экологик Флешмоб 04.05.2017 Табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш уяту - балалар тәбияләүдә мөһим урынны алып тора. Мәктәпкәчә вакыт - экологик яктан шәхес булып җитлегүнең бер чоры. Бу чорда бала әйләнә-тирә мөхиттән үз-үзен аерырга өйрәнә, тирә-юнь кешеләргә карата эмоциональ якын килү, шәхес буларак әхлакый яктан табигатьне яратырга өйрәнәләр. Матурлыкны, тереклекне, яклаучысыз калганнарны ярату хәтта иң кечкенәләргә дә таныш - бу экологик тәрбиянең иң мөһим һәм беренче баскычы булып тора.Экологиягә багышланган күңел ачулар, бәйрәмнәр - иң үтемле эшләрнең берсе, чөнки балаларда бу бәйрәмнәр эмоциональ яктан тәэсир калдыра. Шул уңайдан бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм тәрбиячеләр, специалистлар белән белән "Табигатьне саклыйк" темасына флешмоб үткәрелде.һәркем бу чарада теләп катнашты.

-
Г.Тукай - безнең күңелләрдә 28.04.2017 Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру; балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, таныш әдәби сюжетлар буенча балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен камилләштерү; шагыйрьгә, шагыйрьнең иҗатына карата мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләү; Г.Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү, тырышлык, игътибарлылык,сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү максатыннан 24-28 апрель көннәрендә "Г.Тукай безнең күңелләрдә" атналыгы үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп зурлар төркеме балалары Ләйлә Исмагиловна, Гөлгенә Тәлгәтовна, Нурания Әюповна, Диләрә Ильдусовна белән берлектә "Г.Тукай - бөек шагыйрь" исемле бәйрәм иртәсе уздырылды. Бәйрәм танылган шигырьләрне сәхнәләштереп, җыр, бию белән үрелеп барды.

-
"Тамчы" бездә кунакта 28.04.2017 Икенче кечкенәләр төркеменә бүген "Тамчы" кунакка килде һәм балаларны су патшалыгына сәяхәткә чакырды. Алар юлда барганда бергәләшеп суның челтерәп аккан тавышын ишеттеләр. Кешеләр, җәнлекләр тормышында суның әһәмияте турында сөйләштеләр. Тәрбияче апалары Гилемханова Әнисә Әминовна белән стаканда чиста су белән сөтне чагыштырып, тәҗрибә үткәреп, сунның төссез, иссез икәненә төшенделәр.

-
Барыбыз да өмәгә! 28.04.2017

Бакчабызның биләмәсен чистарту, матурлау, яңарту, агарту өстендә шушы көннәрдә эш алып барыла. Бакчабызның хезмәткәрләре өмәдә актив катнаша.
-
Гомүми әти-әниләр җыелышы 27.04.2017 Бүген бакчабызда "Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик тәрбия бирү" темасын яктыртып гомүми әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Мөдир Милүәшә Корбангалеевна уку елы дәверендә алып барылган эшләр, нәтиҗәләр белән таныштырды, өлкән тәрбияче Миләүшә Фәритовна бакчабызда экологик тәрбия бирү үзенчәлекләре белән әти-әниләрне таныштырып чыгыш ясады, презентация күрсәтте. Соңыннан икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

-
"2017 нче ел - Экология елы" 27.04.2017

"2017 нче ел - Экология елы" уңаеннан бакчабызда "Табигатьне саклыйк!" темасына плакатлар күргәзмәсе оештырылды. Һәр төркем бу эшчәнлектә теләп катнашты. Икенче кечкенәләр төркеме әти-әниләре бу чарада аеруча актив булдылар. Балалар бакчасы тормышында, район күләм конкурсларда, күргәзмәләрдә катнашкан һәр әти-әнигә чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, балаларга тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге барышында кулга-кул тотынып эшләрбез дигән теләктә калабыз.
-
26 апрель - Габдулла Тукай туган көн! 26.04.2017 Бу атнада бакчабызда тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге Габдулла Тукайның иҗатына багышланды. Балаларны аның тормыш юлы белән таныштырып презентация күрсәтелде, балалар өчен язган әсәрләре кабаттан өйрәнелде, сәхнәләштерелде. Габдулла Тукайның яратып укыла торган шигырьләренә рәсем, кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Педагоглар, балалар, әти-әниләр күргәзмәдә теләп катнаштылар.

-
Табигатьне саклыйк! 26.04.2017

Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы. Кече яшьтән балаларны табигатьнең матурлыгын тоеп, күрә белергә өйрәтү, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү без, педагогларның төп максаты. Бүген беренче кечкенәләр төркемендә Рәхилә Расиховна "Урмандагы тәртипсезлекләр" темасына танып-белү эшчәнлеге үкәрде. Балалар урманда үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр, табигатьне яратырга һәм сакларга кирәклегенә төшенделәр. Урманда чәчелеп калган чүпләрне җыеп "Чиста алан" акциясендә катнаштылар, урман җәнлекләренә дә чисталыкны сакларга кирәклеген аңлаттылар.
-
"Нәни - китапчык" конкурсы нәтиҗәләре 25.04.2017 "Нәни-китапчык" район күләм конкурсында уртанчылар төркеменнән Фасхиев Ильяс әнисе Гөлгенә Тәлгатовна белән берлектә Рафис Корбанның тууына 70 ел тулу уңаеннан матур, эчтәлекле китап ясап катнашты һәм беренче урынны яулады. Ильяс, Гөлгенә Тәлгатовна Саба муниципаль районы мәгариф бүлегенең Грамотасы белән белән бүләкләнде. Конкурста катнашкан һәркемгә рәхмәтебзне җиткерзбез, уңышлар теләп калабыз.

-
Конкурс "Весенняя прогулка" 22.04.2017 Россия күләм иҗади конкурсларда тәрбиячеләребез, тәрбияләнүче балаларыбыз да даими катнашып киләләр. Икенче кечкенәләр төркеменнән Кавиев Рүзәл "Язгы саф һавада" конкурсында кисеп ябыштыру номинациясендә катнашып беренче урынны яулады һәм беренче дәрәҗәде Диплом белән бүләкләнде. Тәрбияче Әнисә Әминовнаны, Кавиев Рүзәлне җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар теләп калабыз.













