муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Җәйге болын"
10.06.2017
9 июнь көнне икенче кечкенәләр төркемендә балаларның әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, шигырь, уеннар аша дөрес сөйләм форамлаштыруны дәвам итү максатыннан "Җәйге болын" темасына әңгәмә уздырылды. "Чәчәкле болын" түгәрәк уены уйнатылды, кунакка бал корты килде. (Сафиуллина Ә.К.)
-
"Җәйге шләпәләр" конкурсы
09.06.2017
Җәйге матур көндә кызлар кояштан саклану өчен төрле шләпәләр кияләр. Бүген безнең мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары берсеннән берсе матур шләпәләр бизәп алып килделәр. Үзләренең шләпәләрен киеп уртанчы, зурлар төркеме балаларына тәкъдим иттеләр. Матур чәчәкләр белән бизәлгән шәләпләр кигәч кызларыбыз алсу, сихри гөлгә охшап калдылар. Бу сихрилек үзенә тартып тора, игътибарны җәлеп итә. Тамашачылар кызларның матур чыгышларын көчле алкышлар белән каршы алдылар.
-
"Сәләмәтлек иленә бергәләп атлыйбыз"
06.06.2017
Бүген беренче кечкенәләр төркеменә халыкны социаль яклау оешмасы хезмәткәрләре Магсумова Сания, Хайбриева Наилә кунакка килделәр һәм балаларны уеннар аша сәләмәтлек сукмагыннан "Сәламәтлек аланына" сәяхәткә алып бардылар.Балаларга кызыклы сәяхәт бик ошады, уеннарда теләп катнаштылар, урман җәнлекләре булып йөрделәр, яфраксыз агачка һәр бала бер яфрак урнаштырды һәм сәламәтлек агачы яшәрде. Балаларның актив булганнары өчен килгән кунаклар матур китапчыклар буләк иттеләр.
-
Чыгарылыш - 2017
03.06.2017
И, балалар, бүген сезнең
Олы бәйрәм көнегез.
Шатланып, матур киенеп,
Сез бакчага килдегез.
Бакчабызда үткәрдегез
Кышны, язны, җәйләрне.
Бүген сезнең бакча белән
Саубуллашу бәйрәме!
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бүген күңелле дә, бераз моңсу да булды, чөнки бүген бакча белән саубуллашу көне. Мәктәп бусагасын атлап беренче сыйныфка бару балалар өчен зур бәйрәм. Алар бу көнне түземсезлек белән көтеп алалар. Тәрбиячеләр Ләйсән Миннехаҗиевна, Венера Әгълиулловна,музыка җитәкчеләре Нурания Әюповна, Диләрә Ильдусовналар белән берлектә әзерләгән зур тантана "Хуш, сөекле бакча!" исеме астында үтте. Балалар бакчада эшләүче һәр хезмәткәргә шигьри юллар аша рәхмәтләрен җиткерделәр, җырлар башкардылар. Бакчабыз мөдире Миләүшә Корбангалиевна балаларга, әти-әниләргә иң изге теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләп беренче сыйныфка баручылар өчен махсус әзерләнгән бүләкләрне тапшырды.Истәлекле бәйрәмебез саубуллашу вальсы, әти-әниләр, балалар белән бергәләшеп фотога төшү белән тәмамланды.
-
Мәктәпкә чакыра юллар!
03.06.2017
Тыңлагыз әле тып-тын калып
Кыңгырау чыңлавы бу,
Бакчадан сезне мәктәпкә
Чакырып җырлавы бу.
Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә
Көтә диеп мәктәп, парталар,
Белем дөнясы ишеген киң ачып
Көтә сезне укытучы апалар.
-
Өстәл теннисы ярышында 2 урын
02.06.2017
1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан теннис түгәрәгенә йөрүче балалар арасында район күләм ярыш үткәрелде. Безнең "Шатлык" командасын яклап Аухадиева Нурания Әюповна җитәкчелегендә Хасаншин Замир, Гаптерахманов Инсаф, Вильданов Камиль, Галиакбарова Мәрьям, Байрамова Инзиля, Хабирова Азиза ярыштылар һәм икенче урынны яуладылар. Ярышта катнашкан һәркемне җиңүләре котлыйбыз, киләчәктә уңышлар теләп калабыз. Тренерларыбыз Фарход Усмановичка, Хаем Фарходовичка рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Друзья светофора!" 2 место в районном смотр-конкурсе по ПДД
01.06.2017
Сегодня, МКУ "Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ" вместе с Отделением в Сабинском районе ТУ в г. Казани ГБУ "БДД" ОГИБДД отдела МВД России по Сабинскому району организовали смотр - конкурс среди воспитателей ДОУ по обучению детей безопасному поведению на дороге "Зеленый свет". Воспитанники старшей группы под руководством Фасхиевой Г. Т., музыкальных руководителей Валиевой Д.И., Аухадиевой Н.А. выступили в номинации "Театрализованное представление" со спектаклем "Друзья светофора" и заняли второе место. Всем юным участникам конкурса вручили памятные подарки, воспитателям Диплом за хорошо поставленную работу в воспитании детей по правилам дорожного движения и профилактики детского травматизма. От всей души поздравляем наших победителей и желаем дальнейших успехов.
- 1 июнь - Балаларны яклау көне 01.06.2017 Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз. Балаларыбыз сау-сәламәт булсын, сыйфатлы тәрбия һәм белем алсын, спорт, иҗат белән шөгыльләнсен, рухи үсеш кичерсен өчен шартлар тудыру – төп максатыбыз. 1 июнь – җәйнең беренче көне. Балаларыбыз яхшылап ял итсеннәр, көч тупласыннар өчен, бу чорда да без, өлкәннәрнең кайгыртуы сорала. Ямьле җәй айлары файдалы үтсен, үсеп килүче буынга төрле кызыклы очрашулар бүләк итсен дигән теләктә каласы килә.
-
Комплектование на 2017-2018 год
01.06.2017
Уважаемые родители!
С 5 июня 2017 года начинается комплектование МБДОУ «Сабинский детский сад №1 «Шатлык» Сабинского муниципального района.
В период комплектования детского сада на 2017/2018 учебный год планируется набор детей во вторую группу раннего возраста: – с 1г 2 мес. до 2 лет -25 мест. Дети направляются в детский сад через республиканскую систему АИС «Электронный детский сад». Необходимо отслеживать свою очередность на Портале государственных и муниципальных услуг РТ.
Массовое комплектование детского сада планируется завершить 30 августа 2017 года. При наличии свободных мест будет проводиться доукомплектование учреждения. Комплектование учреждения детьми будет осуществляться через республиканскую систему АИС «Электронный детский сад».
Напоминаем о необходимости отслеживания очередности ребенка на Портале государственных и муниципальных услуг РТ. Разъяснения о работе АИС «Электронный детский сад», в том числе о движении электронной очередности ребенка, представлены на сайте нашего детского сада в разделе: Информация для родителей по приему заявлений в детский сад
В этом году в детском саду будет осуществлен выпуск воспитанников в количестве 26 человек. Вакантных мест 25
Во исполнение Указа Президента Российской Федерации от 07.05.2012 №599 «О мерах по реализации государственной политики в области образования и науки», приказа Министерства образования и науки Республики Татарстан от 20.02.2015 №1051/15в приоритетном порядке в детский сад планируется направить детей в возрастной категории от 3 до 7 лет.
- Чәчәкләр тормыш яме! 30.05.2017 Балаларны чәчәкләр төрләре (бүлмә, кыр, урман, чәчәклектә үсүче) белән таныштыру. Бүлмәдә үскән гөлләр турында төшенчә бирү, аларның төзелеше, ничек үсүе белән таныштыру, үсәр өчен нәрсәләр кирәклеген аңлату, табигатькә сак караш тәрбияләү максатыннан икенче кечкенәләр төркемендә “Бүлмә гөлләре” темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге үткәрелде. (тәрбияче Сафиуллина Ә.К.)