муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Чаңгы - 2017
12.02.2017
Үсеп килүче буынга сәләмәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, спорт белән шөгыльләнүне арттыру, сәламәтлекләрен ныгыту, чыныктыру максатыннан бүген бистәбездә "Чаңгы - 2017" ярышы үткәрелде. Елдагыча ярыш мәктәпкәчә яшьтәге балалар узышы белән башланып китте. Безнең зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бу ярышта теләп катнаштылар. 200 метр араны әйбәт кенә килеп истәлекле бүләкләр алдылар. Саф һавада булу, яшьтәшләре белән узышу балаларга бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, сөенеч бүләк итте.
-
"Россия чаңгысы -2017"
12.02.2017
Бүгенге "Россия чаңгысы - 2017" ярышында безнең коллектив та читтә калмады. Педагоглар, специалистлар актив катнаштылар. Ярышта катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Ярышабыз, узышабыз
12.02.2017
Су буенда, чишмә янында
Чаңгыда йөгерәбез;
Ярышабыз, узышабыз
Беренче булырга тырышабыз.
- Әкияти өй 10.02.2017 Бүген рәсем эшчәнлегендә уртанчылар төркемендә балалар "Теремкәй" әкиятен сүрәтләргә, әкияти өй ясарга өйрәнделәр. Балалар башта әкиятне искә төшереп рольләргә кергә уйнап күрсәттеләр, өй ясап аны матур итеп бизделәр.Кунакка килгән аюга бүләк иттеләр. (Фатихова Г.Х.)
-
Әкиятләр илендә
09.02.2017
Бу атнаны балалар әкиятләр илендә әкият геройлары белән яшәделәр. Үзләре белгән әкиятләрне сөйләделәр, театр күрсәттеләр, тәрбияче апалар яңа әкиятләр белән таныштырды үзләрен. Икенче кечкенәләр төркеме балалары теләп "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерделәр. Карап утыручы тамашачылар үз иптәшләре булса да, алар чын күңелдән рольгә кереп уйнадылар. (Гилемханова Ә.Ә.)
-
Әти-әниләр җыелышы
07.02.2017
Бүген икенче кечкенәләр төркемендә чираттагы әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Физик тәрбия бирүче тәрбияче Аухадиева Н.Ә. балалар белән иртәнге гимнастика, музыка җитәкчесе Валиева Д.И. тәрбияче Гилемханова Ә.Ә., Сафиуллина Ә.К.белән берлектә "Кышкы серле эзләр" темасына музыка эшчәнлеге күрсәттләр. Балалар кышкы урманга сәхәткә бардылар анда серле эзләр буенча куян, төлке, аюны очраттылар. Куян белән ритмик-хәрәкәтләр ясадылар, төлкегә кашыклар ярдәмендә матур көй уйнадылар, аюга бишек җыры җырладылар. Куян, төлке, аюлар булып йөреп, биеп күрсәттеләр, "Кыш" турында матур җыр башкардылар.
- Чираттагы педагогик киңәшмә 31.01.2017 Бүген бакчабызда чираттагы педагогик киңәшмә "Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында төрле рәсемләү алымнары кулланып балаларның иҗади-сәнгать күнекмәләрен үстерү" темасына үтте. Тәрбияче Сабирова Р.Р. "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерү", Сафиуллина Ә.К. " Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә сынлы- сәнгатьнең әһәмияте" темасына чыгыш ясадылар. Сафиуллина Ә.К. рәсемләү эшчәнлегендә кулланырдай традицион булмаган технологияләр белән таныштырды. Өлкән тәрбияче Нурисламова М.Ф.фронталь күзәтү нәтиҗәләре белән таныштырды, киңәшләрен, тәкъдимәрен бирде. Мөдир Исрафилова М.К. уку елында ирешкән уңышлар белән таныштырды һәм җиңүчеләрне Грамота белән бүләкләде.
-
Йөзү буенча өченче урын
30.01.2017
27 январь көнне "Саба" йөзү бассейнында балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында йөзү буенча ярыш үткәрелде. Безнен "Шатлык" балалар бакчасы данын яклап мәктәпкә әзерлек төркеменнән Вилданов Камил, Асадуллин Рим, Хасаншин Замир, Галиакбарова Мәрьям, Габдракипова Алсу, Шакирзянова Әдилә катнаштылар һәм өченче урынны яуладылар. Җиңүчеләрне, физик тәрбия бирүче тәрбияче Аухадиева Нурания Әюповнаны чын күңелдән котлыйбыз киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
- Спорт белән -без дус! 30.01.2017 Балаларның көн дәвамында хәрәкәт активлыгын үстерү,сәламәт булып үсүләрен тәэмин итү буенча бакчабызда күп төрле эш: иртәңге гимнастика, физкультура эшчәнлеге, хәрәкәтле уеннар, ярышлар, спорт бәйрәмнәре аша алып барыла. Физик тәрбия бирү җитәкчесе Нурания Әюповна төркемнәрдә спорт ярышлары уздыра. Балалар үзара җитезлектә, өлгерлектә, уңганлыкта ярышалар, көч сынашалар. Ярышлар барышында балаларны бер-берсен кайгыртып, иптәшләренә көч биреп, команда белән эш итә белергә күнектерелде. Сәламәт булып үсәр өчен кече яшьтән спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге аңлатылды.
- "Ял итү өчен җәмәгать урыннары" 27.01.2017 Театр,концерт залы,цирк һ.б. җәмәгать урыннары турында балаларның белемнәрен киңәйтү; җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру; башка кешеләрнең үз-үзләрен тотышын күзәтү, чагыштыру, каршы кую, бәяли белү күнекмәләрен үстерү максатыннан 23-27 январь көннәрендә "Ял итү җәмәгать урыннары" атналыгы үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп икенче кечкенәләр, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Фатихова Г.Х. җитәкчелегендә "Яңача йомры икмәк" әкиятен күрсәтте. Әкият балаларга үзе генә өйдән чыгып китәргә тиеш түгеллеген, чит кешеләр белән сөйләшергә ярамаганлыгын төшенергә ярдәм итте. Балаларга үз-үзенең куркынычсызлыгы турында кайгыртырга кирәклеген аңлатты.