муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Основы безопасности
24.07.2017
С целью формирования у детей умения правильно действовать в различных ситуациях,обобщать знания о правилах техники безопасности в быту и на улице в подготовительной к школе группе была проведена беседа на тему: "Знают ли дети достаточно ясно, что в жизни опасно, а что безопасно?". Дети играя учились разговаривать по телефону с дежурным службы спасения, действовать по обстоятельствам
-
"Төрле төстәге ташлар"
21.07.2017
Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Әнисә Әминовна белән берлектә тәҗрибә үткәреп ташның үзлекләре белән таныштылар. Ташларның зур, кечкенә, бик вак, шома, кытыршы булуларын капшап карау аша белделәр. Төсе буенча зәңгәр, кара, ак, көрән ташларны аерып алдылар. Формасы буенча түгәрәк, озынча, почмаклары чыгып торган очлы ташлар булуын да күзәттеләр.
-
Су буенда...
21.07.2017
Бүген уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Әнисә Әминовна, Гүзәл Хәмзевна, Ләйлә Исмәгыйлевна белән берлектә су буена төштеләр. Балалар су буенда үсүче дару үләннәре: үги ана яфрагы, ак, кара әрем, әрекмәнне күзәттеләр, аларның ни өчен файдалы булуларын искә төшерделәр. Су буендагы бөҗәкләрне, суда йөзүче үрдәк, казларны күзәтеп тирә-юньдәге чисталыкка игътибар иттеләр. Тере һәм тере булмаган табигатьнең узара бәйләнештә булуы, аны һәрдаим сакларга кирәклеге аңлатылды.
- Экспериметны с песком 20.07.2017 Сегодня дети подготовительной к школе группы познакомились со свойством сухого и мокрого песка. Узнали о том, что песок состоит из очень мелких частиц, зернышек - песчинок, может быть сыпучим, пропускать воду, а из мокрого песка можно лепить куличи, строить башни.
- Гимназиягә экскурсия 20.07.2017 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Ләйлә Исмәгыйлева белән берлектә гимназиягә экскурсия оештырдылар. Гимназия биләмәсендә үсүче агач-куакларны, берсеннән-берсе матур чәчәкләрне, мондагы матурлыкны күзәттеләр. Укытучылар һәм балаларның хезмәтенә сокланып йорделәр һәм истәлеккә фотога төштеләр.
-
"Табышмакка җавап"
19.07.2017
Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының тирә-юнь турында белемнәрен кинәйтү, фикерләү сәләтен арттыру, күзәтүчәнлек, игътибарлылык, хәтерне үстерү максатыннан "Табышмакка җавап" исеме астында уен үткәрелде. Балалар табышмакка җавапны рәсемләп күрсәтү алымы белән эшләделәр. Бер табышмак та җавапсыз калмады балалар теләп, нык кызыксынып рәсемләделәр.
-
"Чиста яр " акциясе
14.07.2017
Районыбызның тирә-юнен чистарту, матурлау, ямьләндерү буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы кызлары җәмәгать эшләрендә актив катнашып киләләр. Бүген яз көне утырткан агачлар янында үскән чүп үләннәрен чабып, агач төпләрен йомшарттылар.
-
Безопасность дорожного движения
11.07.2017
Сегодня у нас в гостях был начальник отделения в Сабинском районе отдела профилактики территориального управления в г.Казани ГБУ "Безопасность дорожного движения" Ясафарова Гузель Назифовна. С детьми подготовительной к школе группы она провела образовательную деятельность по теме "Велосипед средство передвижения". Дети назвали части велосипеда, вспомнили правила поведения на дороге, отгадывали загадки, собрали пазлы знаков дорожного движения и объясняли их значения. Содержательным, познавательным, интересным было занятие. В память о встрече детям подарили книжки, памятки, светоотражающие элементы.
-
8 июль - Гаилә, сөю, тугырылык көне!
07.07.2017
8 июль - Гаилә, сөю, тугырылык көне уңаеннан халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Хәйбериева Наилә, Магсумова Сания мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын үзләренә кунаккка чакырдылар. Балаларга гаилә бәйрәменең кайчан, ничек барлыкка килүен аңлаттылар, һәр бала үзенең гаиләсе белән таныштырды, гаилә дус-тату булсын өчен нинди булырга, ни эшләргә кирәклеген кирәклеген искә төшереп кроссворд чиштеләр, үз гаиләләрен чагылдырып рәсем ясадылар.Бу очрашу күңелле, эчтәлекле булды. Очрашу ахырында балаларга исәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Спорт белән шөгыльләнеп сәламәт һәм шат яшик!
06.07.2017
Хәрәкәттә-бәрәкәт,
Тәнгә керә көч һәм дәрт.
Тәнгә - сихәт, җанга- рәхәт
Хәрәкәткә мең рәхмәт!
Җир шарында һәрбер бала
Булсын таза-сәламәт.
Ә аның нигезендә, әлбәттә,
Тора спорт һәм хезмәт.
Балаларның сау-сәламәт булып, чыныгып үсүенә бакчабызда зур игътибар бирелә. "Саулык зур байлык. Спорт сәламәтлек чыганагы" атнасы барышында балалар белән төрле спорт уеннары, ярышлар, сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча викториналар үткәрелде. Балалар уеннар аша җитезлектә, өлгеректә көч сынаштылар, сәламәт булу өчен ни эшләргә кирәклегенә төшенделәр.