Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Инглизчә сөйләшә беләсеңме 02.06.2013

-
Мәктәп сабантуе 01.06.2013

1 нче июнь - балаларны яклау көне уңаеннан мәктәптә балалар сабантуе оештрылды. Шулай ук мәктәп яны һәм хезмәт лагере дә башланды.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2013

Бүген мәктәптә соңгы кыңгырау , чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубуллашу кичәсе уздырылды. 11 нче сыйныфны быел 8 укучы тәмамлый.
-
Гарипова Нәсимә Барый кызын бәйрәме белән котлыйбыз. 18.05.2013

Югары белемле, укучылар һәм укытучылар коллективының ихтирамын яулый алган, һәрвакыт шат күңелле, һич тә күңел төшенкелегенә бирелә белмәүче татар теле һәм әдәбияты укытучыбызның туган көне бүген.
Хөрмәтле Нәсимә Бариевна!
Сезне чын күңелебездән юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез.
-
Универсиада дәресе 15.05.2013

Мәктәптә 4 нче сәгатьтә барлык классларда да "Универсиада дәресе" үткәрелде
-
Экология дәресе 15.05.2013

12 май- экологик белем бирү көне уңаеннан, 15 май көнне мәктәбебездә экологик дәресләр узды. 1-4 класслар "Туган ягым яшел бишек" дәрес -әңгәмә, 7-8 класслар "Челтер-челтер чишмә ага" , 9-11 класслар "Табигатьне саклыйк" (укытучы Муллахметова Э.А.)
-
Бөек Җиңү көне 08.05.2013

9 нчы май - Бөек Җиңү көне уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде. Түрдә әлбәттә ветераннар иде. Аларга багышлап концерт номерлары да әзерләнгән иде.
-
Ачык дәрес 08.05.2013

8 нче май көнне рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хузиахметова Чулпан рус әдәбиятыннан ачык дәрес үткәрде.
-
"Стартуем вместе" 07.05.2013

7 нче май көнне Гаилә көне уңаеннан үткәрелгән "Стартуем вместе" бәйгесенең зона туры булып узды.
Нәтиҗәдә 1 нче урын малайлар - Мичәннән Мифтаховлар, кызлар - К. Мишәдән Әхмәтҗановлар гаиләсе;
2 нче урын малайлар - Тимершыктан Фальвановлар, кызлар - Шыңардан Ахунҗановлар гаиләсе лаек булды.
-
Язгы эшләр 04.05.2013

Мәктәп бакчасы гөрләп торды бүген. Укучылар һәм укытучылар җир эшкәрттеләр,түтәлләр ясадылар. Җиргә беренче орлыклар төште.












