Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Иң шәп әйдаман 25.02.2014

24 нче февраль көнне 8 нче сыйныф укучысы Билалова Энҗе Балалар Иҗат үзәгендә узган "Иң шәп әйдаман" конкурсында җиңү яулады. Аңа республикада район данын яклау хокукы бирелде.
Уңышлар сиңа, Энҗе!
-
Әлифба бәйрәме 17.02.2014

Бүген 1 нче сыйныфларда Әлифба бәйрәме гөрләп үтте.
-
Фәннур Галимовны җиңүе белән котлыйбыз! 15.02.2014

Мәктәбебезнең музыка укытучысы Фәннур Әхсән улы Галимов Кукмара район мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын кыз карашы - 2014" Республика конкурсының зона (сайлап алу) этабында "Ир-ат - лидер" номинациясендә җиңү яулады.
Хезмәттәшебезне бу зур уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз!!!
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 15.02.2014

10-15 февральдә башлангыч сыйныфлар атналыгы булып үтте. Атналык файдалы һәм күңелле чаралар белән үрелеп барылды. Атналык барышында укучылар "Күңелле стартлар" ярышында, "кошлар безнең дуслар" темасына үткәрелгән викторинада, "Мин яшь эзләнүче" проект эшләрен яклауда теләп катнаштылар.
-
Әфганчыларны искә алып... 14.02.2014

Бүген Әфган сугышында һәлак булган якташыбыз Зиннәтуллин Илфат Якуп улын искә алып аның каберенә венок куелды. 15 нче февральдә Әфган сугышында катнашучылар белән мәктәп укучыларының очрашуы булачак.
-
Республика призерлары 13.02.2014

-
Ел укытучысы конкурсы нәтиҗәләре 12.02.2014

Районда үтүче "Ел укытучысы" конкурсының "Иң яхшы педагог-оештыручы" номинациясендә Олы Шыңар урта мәктәбеннән Шәрифуллина Вәсимә Мансур кызы 1 нче урынга лаек булды. Аны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз.
-
Чаңгы юлы - 2014 08.02.2014

Бүген барлык мәктәп укучылары һәм укытучылар чаңгыга бастылар.
-
Спартакиададагы уңышлар 07.02.2014

3-6 нчы февраль көннәрендә укытучылар арасында үткән спартакиадада мәктәбебез командасы 4 нче урынны алды.
Уңышка ирешкән укытучыларны котлыйбыз:
Хабибуллин А. чангы 1 нче урын
Мубаракова Г. - теннис 2 нче урын
Ганиев А. - шорт-трэк 3 нче урын
Хузиахметова Ч. - шорт-трэк 2 нче урын
Мубаракова Г. - отжимание 2 нче урын
Мубаракова Г. - дартс 1 нче урын
Канат тарту - 2 нче урын
МОЛОДЦЫ!!!
-
Ленинград блокадасы 27.01.2014

27 нче гыйнварда Бөек Ватан сугышы тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан саналган Ленинград блокадасы өзелгәнгә 70 ел тула. Дәһшәтле 1941 нче елның 8 нче сентябрендә камалышта калган ленинградчыларның 900 көнгә якын барган көрәшен, мөгаен тарихчыларыбыз да бәян итеп бетерә алмый торгандыр. Ленинград блокадасы 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. Нева буендагы шәһәрне дошманнан азат итүдә Татарстаннан 100 меңгә якын сугышчы катнаша. Шуларның 48 меңе батырларча һәлак була. Аларның җирләнгән урыннарын ачыклау хәзер дә дәвам итә.
Ленинград янындагы сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен 17 татарстанлыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Әлеге уңайдан бүген барлык сыйныфларда да Батырлык дәреслэре үткәрелде.












