Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Котлыйбыз! 03.03.2016

Физика һәм математика укытучысы Нурисламов Әхтәм Садирисламовичның 55 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!
-
Ягез әле, егетләр! 23.02.2016

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәдәният йортында "Ягез әле, егетләр!" дип исемләнгән бәйге үткәрелде. "Авыл егетләре" исемендәге мәктәп командасы һәм "Очкын" исемендәге студентлар командасы үзара көч сынашты. Спорт эстафетасы, сорауларга җавап бирү, токмач кисү, концерт номерлары әзерләү, җанатарлар ярышы - әлеге бәйгедә егетләрне һәр яктан сынап караганнан соң "Авыл егетләре" командасы җиңү яулады!
-
"Аҗаган" 22.02.2016

22 февраль көнне мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә карата "Аҗаган" оештырылды. Әлеге чара маршировка, автомат сүтеп җыю, мишеньга ату һәм спорт ярышларын үз эченә алды. Урта сыйныфлар арасында I урын - 7 сыйныф, II - 5 сыйныф, III - 6 сыйныф. Югары сыйныфларда I урынны - 10-11 сыйныф, II - 8 сыйныф, III - 9 сыйныф яулады.
-
Халыкара Туган тел көне 21.02.2016

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне уңаеннан мәктәбебездә "Әткәм-әнкәмнең теле" дип исемләнгән радиотапшыру үткәрелде. Тапшыруда 7 нче сыйныф укучылары телебез турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар. Әлеге чара укучыларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйнады.
-
Котлыйбыз! 20.02.2016

Мәктәбебезнең 4 сыйныф укучысы Сөләймәнова Динә татар теле буенча республикакүләм олимпиадада 2 нче урынны яулады һәм призер дипломы белән бүләкләнде.Әлеге олимпиадага әзерләгән өчен укытучысы Мөхәммәтгалиева Гөлсинә Зариф кызы мактаулы грамотага лаек булды. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
Район Думасы утырышы
19.02.2016
18 февраль көнне Балалар иҗат йортында Район балалар Думасы утырышы булып узды. Әлеге чарада безнең мәктәбебездән район думасының культура комитеты председателе Вафина Илзирә катнашты. Утырышта дума членнары чыгыш ясады, брейн - ринг уены һәм "Туган тел" акциясе белән тәмамланды.
-
Әфганчылар көне 16.02.2016
Әфганчылар көне уңаеннан Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә түбәндәге чаралар үткәрелде:1. Әфганстанда һәлак булган авылдашыбыз Илфат Зиннәтуллин каберенә чәчәкләр куелды.2. Тантаналы митинг үткәрелде.3. Илфат Зиннәтуллинның әнисе Раилә апаның өендә булу(Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге начальнигы Ф.Ф.Закиров һәм Әфганчыларның Саба район комитеты рәисе И.З.Әхмәтшин белән берлектә) -
14 февраль - Гашыйклар көне 14.02.2016

14 февраль көнне Гашыйклар көне уңаеннан югары сыйныф укучылары өчен уенлы-биюле чара үткәрелде. Укучылар күңелле ял иттелэр, уйнадылар, биеделәр.
-
Лыжня России-2016 13.02.2016

13 февраль көнне "Лыжня России-2016" дип исемләнгән чаңгы ярышы уздырылды. Әлеге чарада барлык мәктәп укучылары, укытучылары, техник хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Хәрби-патриотик тәрбия һәм спорт-физкультура айлыгы 05.02.2016

Мәктәбебездә хәрби-патриотик тәрбия һәм спорт-физкультура айлыгы бара. Февраль аенда төрле чаралар планлаштырылган.












