Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Әти-әнием һөнәре 31.03.2016

7 нче сыйныф укучылары Шәйхетдинова Илүсә һәм Галимуллин Нәзир әти-әниләренең һөнәрләре турында...
-
"Моңлы тамчы - 2016" 29.03.2016

"Наза" балалар фольклор коллективы(мәктәбебезнең 7-8 сыйныф укучылары, җитәкчесеРабгетдинова Г.Ә.) "Моңлы тамчы - 2016" Республика балалар фольклор фестиваленең финалына үтте һәм 29 март көнне Тукай районында үткәрелгән фестивальдә катнашып Яр Чаллы шәһәренең "Энергетиклар" мәдәният сараенда узган Гала концертта чыгыш ясады, фестивальнең дипломы белән бүләкләнде.
-
Хуш киләсең,Нәүрүз! 27.03.2016

27 март көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында “Нәүрүз”бәйрәме булып үтте. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда “Карга боткасы”пеште,бәйрәмгә килүче һәркем тәмле ботка,кайнар чәй һәм коймак белән сыйланды, “Татлы ярминкә”дән тәмле ризыклар сатып алды.Яз кызы Нәүрүзбикәне каршы алганнан соң “Наза”фольклор коллективы чыгыш ясады,аннары спорт уеннары,ярышлар башланып китте.Уеннарда катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
Ата-аналар җыелышы 26.03.2016

24 нче март көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы уздырылды. Көн тәртибе буенча:
1. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Бикбаева М.Н. доклад белән чыгыш ясады.
2. Эчке эшләр бүлегеннән балигь булмаганнар белән эшләү инспекторы Сибгатов А.А. чыгышы.
3. Уку буенча директор урынбасары Галявиева Р.Р. 3 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды.
4. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мубараков Р.Г. "Әтиләр советы" төзү турында тәгьдим ясады.
-
Башлангыч укучыларының музейга экскурсиясе 25.03.2016

24 нче март көнне башлангыч сыйныф укучылары район үзәгенә экскурсиягә бардылар. Алар анда туган якны өйрәнү музеенда булып, халкыбызның гореф-гадәтләре, үткәне, тарихы белән таныштылар. Китапханәдә журналлар белән таныштылар һәм "Йолдыз шоу" конкурсы үткәрелеп, тапкыр укучылар бүләкләнде. Соңыннан укучылар психологик үзәктә ял иттеләр. Экскурсия бик файдалы булды.
-
Нарат боз сараена экскурсия 24.03.2016

Язгы каникулга бик күп чаралар, конкурс-бәйгеләр планлаштырылды. Укучыларны күңелле һәм мавыктыргыч яллар көтә. 7 нче сыйныф укучылары өчен "Нарат" боз сараена экскурсия оештырылды. Укучылар тимераякта шууны бик ошаттылар, кәефләре күтәренке иде!
-
Зарница-2016 21.03.2016

Язгы каникулның беренче көнендә Шәмәрдән мәктәбендә үткәрелгән Зарница-2016 бәйгесендә мәктәбебез укучылары 3 нче урынны яуладылар. Бәйгедә командалар "Строевой шаг", мылтык сүтеп-җыю, мишеньга ату кебек ярышларда көч сынаштылар.
-
"Фестиваль иностранных языков"
18.03.2016
18 март көнне Район балалар иҗат йортында "Фестиваль иностранных языков" үткәрелде. Әлеге фестивальдә Садыков Фаяз, Мөхәмәтова Айсылу, Хакимова Алия инглиз телендә җыр башкардылар. Һәр укучы сертификат белән бүләкләнде.
-
Дулкыннар-2016
10.03.2016
10 мартта Клара Булатова иҗатына багышланган Дулкыннар конкурсы да тәмамланды. Муниципаль этапта нәфис сүз номинациясендә 1 нче урынны яулаган "Илһам" иҗат төркеме әлеге конкурсның республика этабында да чыгыш ясады.(Җитәкчеләре Шайдуллина Әлфия Кыямовна)
-
Әлифба бәйрәме 05.03.2016

5 март көнне мәктәбебездә "Рәхмәт сиңа, Әлифбам" дип исемләнгән бәйрәм булып узды. 1 нче сыйныф укучылары әниләре, укытучылары каршында чыгыш ясадылар. Бәйрәмгә шулай ук Кызыл Калфак, "5"ле билгесе, Шүрәле, Убырлы карчык һәм Әлифба да килделәр. Бергәләп җырлап, биеп, уйнап Әлифба бәйрәме бик күңелле узды.












