МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
"Әтием солдат булган". 22.02.2014

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасында "Әтием солдат булган" дип , исемләнгән кичә уздырдык. Кичәнең беренче өлешендә балалар әтиләргә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Икенче өлешендә әтиләр белән балалар арасында ярыш булды. Барлык әтиләр дә актив катнашты, балалары белән бергә уеннар уйнадылар, бергәләп күңел ачтылар.
Хөрмәтле әтиләр! Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гаиләдә әти кеше төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә дә кадерле әтиләр, балаларыгыз мәктәпкә күчкәч тә, аларга үрнәк әти булып, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, олы тормыш юлына аяк басканчыга кадәр һәм гомер буена таяныч булып яшәгез!
Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә.
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул солдатлар бәйрәме,
Без котлыйбыз аларны.
Әтиләрне, абыйларны,
Һәм бөтен солдатларны.
-
"Әтием солдат булган" бәйрәм кичәсе мизгелләре. 22.02.2014

-
Җырлыйбыз әтиләр турында. 22.02.2014

Әти булса хәвеф-хәтәр дә юк,
Бәләләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.
Балаларның тынычлыгын, әниләрнең
Саф, ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.
Җырлыйбыз әтиләр хакында,
Үсәбез аларның кулында.
Әтиләр кул куйса иңбашка,
Яктырак елмая кояшта.
-
Әтиемә галстук. 21.02.2014

Балалар әтиләренә танк ясаганнар иде, буген алар яңадан уз куллары белән кисеп ябыштыру эшчәнлегендә галстук ясадылар.
-
Таудан чана шуабыз. 21.02.2014

Урамга чыгып,
Таудан чана шуып,
Кышнын салкыннарын
Жибәрәбез, куып.
-
Игра "Строительства дома". 20.02.2014

-
Батырлыкта- матурлык. 17.02.2014

Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган.
Зур абый да, солдат булып,
Ил чикләрендә торган.
Кече абый солдат булып
Китте быел яз гына.
Мин үзем дә солдат булам,
Үсим әле аз гына.
Бүген "Танып белү"- ана теле эшчәнлеге К.Булатова "Солдатлар" шигыре белән башланды. Бу атна дәвамында балалар белән Ватанны саклаучы солдатлар турында сөйләшәчәкбез. Кыю, батыр, көчле, тырыш, акыллы , сәламәт солдатлар булганга күгебез аяз һәм илебездә тыныч.
-
Әтиемә бүләк. 17.02.2014

Балалар үз куллары белән әтиләренә бүләккә , дип кәгазьдән танк ясадылар.
-
Батырлыкта- матурлык. 17.02.2014

Кечкенәләр дә зурлардан калышмадылар, аларда үзләренең нәни куллары белән әтиләренә бүләккә танк ясадылар.
-
Саф һава-тәңгә дәва! 13.02.2014





