МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Уттан саклан! "Янгын куркынычсызлыгы" 27.01.2014

Бу атнада балалар белән танып белү эшчәнлегендә ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булырга, янгын чыгу очракларында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен искә төшердек . Балалар белән "Телефон номеры буенча тап" дигән дидактик уен уйнадык.
-
Викторина "Имин юллар" 25.01.2014

"Юлларда иминлек кирәк" атналыгын йомгаклап балалар белән "Имин юллар" дип, исемләнгән викторина уздырдык. Балалар атна буе өйрәнгәннәре буенча ике командага бүленеп ярыштылар. Төрле сорауларга, табышмакларга, юл билгеләрен аерып алырга, җаваплар табарга тырыштылар.
-
Уен "Юл билгеләрен аерып ал" 25.01.2014

Командалар бергәләшеп "Хезмәт күрсәтүче" билгеләрен эзлиләр.
-
"Юлларда машиналар агыла"-кисеп ябыштыру. 24.01.2014

Балалар кәгазьне икегә бөкләп почмакларын кисү ысулы белән транспорт төрләрен кисеп ябыштырдылар , ә кечкенәләр белән әзер киселгән автобусларны, җиңел машиналарны юлга урнаштырдык.
-
Юлларда иминлек кирәк. 21.01.2014

Бу атнада балалар белән "Юлларда иминлек кирәк " темасы буенча сөйләштек. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында фикерләү сәләтен, игътибарны үстерү, юлларда сак булырга, җәмәгать транспортында, торак зоналарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, транспорт төрләрен (су, коры җир, һава, тимер юл), юл билгеләрен ("Тыючы", Мәгълүмат ", Кисәтүче", "Боеручы", "Хезмәт күрсәтүче" ) билгеләрен аерырга, мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр өйрәндек.
-
Кышкы уеннар "Кем өлгерерәк?" 17.01.2014

-
Туган көнең котлы булсын! 16.01.2014

Бүген Энҗенең туган көне. Аңа бүген 4 яшь тулды.
Энҗе!
Бүгенгедәй сөйкемле бул;
Бүгенгедәй бәхетле бул!
Җәй гөлләре үскәндә дә,
Яз яфраклар ярганда да,
Көз җилләре искәндә дә,
Җиргә карлар яуганда да!
Иң изге теләкләр белән апаларың һәм дусларың.
-
Иске Яңа ел! 13.01.2014

-
Уен "Кем беренче шар шартлата?" 13.01.2014

-
Яңа ел белән, дуслар! 28.12.2013

Бүген 28 декабрь көнне "Миләшкәй" балалар бакчасында "Бәхет-шатлык алып кил син,Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмгә барлык әти-әниләр һәм әкият геройлары - Шүрәле белән Былтыр да килгәннәр иде. Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Барыгызныда якынлашып килүче Яңа еллар белән тәбрик итәбез!!
Искә төшә балачакның
Шау-шулы бәйрәмнәре,
Яшел чыршы әйләнәли
Яңа ел түгәрәге.
Ак карлардай ак бәхетләр
Телибез яңа елда.
Сөенечләр, куанычлар,
Сез дусларга.
Күз алдымнан бер дә китми
Балачак Кыш бабае.
Шундый матур Кар кызларын
Хәзер кайдан табасың?
Ак карлардай ак бәхетләр
Телибез яңа елда.
Сөенечләр, куанычлар
Сез дусларга.
Оныта алмыйм бүгенгедәй
Кыш бабай бүләкләрен —
Нечкә билле перәннекләр,
«Барбарис» кәнфитләрен.
Ак карлардай ак бәхетләр
Телибез яңа елда.
Сөенечләр, куанычлар
Сез дусларга.




