МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Туган көнең котлы булсын! 22.04.2014

Бүген Гаделнең туган көне. Аңа 4 яшь тулды.
Гадел! Сине туган көнең белән котлыйбыз!
Туган көндә матур теләк
Булсын әле үзеңә.
Күктән кояш балкып торсын,
Нурлар сибеп йөзеңә.
Иң изге теләкләр белән дусларың һәм бакчадагы апаларың.
-
Г.Тукай безнең күңелләрдә. 21.04.2014

Бу атнаның максаты Г. Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, әдәби әсәрләрен тыңлый, сөйли белүләренә , фикерләү, хәтер сәләтен үстерү, ихтирам хисләре тәрбияләү.
- Тукай туган ямьле яз аенда
Кырлай дигән татар авылында.
Моңлы җыры, үткен сүзе белән
Ул дөньяга шуннан танылган.
- Туган телен җырга салган Тукай
Телебезне бик тә яраткан.
“Шүрәле”не, “Су анасы”н укып,
Күпме бала күңлен яңарткан.
-
Туган көн. 19.04.2014

Бүген бездә туган көн: Ильярга 4 яшь тулды.
Ильяр! Сине туган көнең белән котлыйбыз!
Туган көнең котлы булсын,
Шатлан да син, көл дә син.
Килсен сиңа бәхет кенә,
Кайгы-хәсрәт килмәсен!
Иң матур теләкләр белән дусларың һәм бакчадагы апаларың.
-
Без төзүчеләр. 18.04.2014

-
Минем яраткан һөнәрем. 16.04.2014

Бу атна "Хезмәт төбе- хәзинә" дип, исемләнә. Балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, хезмәткә һәм төрле һөнәр ияләренә мәхәббәт һәм ихтирам хисләре уяту, барлык һөнәрләрнен кирәкле булуына төшендерү максаты итеп алынды.Шул исәптән "Иҗади сәнгать"-рәсем эшчәнлегендә балалар үзләренең кем булырга хыялланганнарын ак биткә төшерделәр.
-
Борынгы уенчыклар. 14.04.2014

Балалар кул эше эшчәнлегендә тәрбияче апалары сөйләме аша әбиләренең нәни вакытта кибетләрдә матур-матур уенчыклар булмаганлыкларын, әмма алар бер дә аптырап тормаганнарын белделәр .Төрле табигый материаллардан уенчыклар ясап уйный торган булганнар.Мәсәлән: балчыктан, такта кисәкләреннән, иске чүпрәкләрдән. Һәм балалар үз куллары белән чүпрәк кисәкләреннән курчаклар ясап карарга булдылар. Балаларның курчаклары бик матур килеп чыкты, эшләре төгәлләнгәч, алар курчаклары белән уеннар уйнадылар.
-
"108 минут Гагарин белән" 12.04.2014

"Галәм киңлекләре" исеме астында узган атна эшчәнлеген йомгаклап "108 минут Гагарин белән" дип аталган эшчәнлек үткәрелде. Балалар Юрий Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова, космонавтика теориясенә нигез салучысы К.Э.Циолковский биографиясе белән якыннанрак таныштылар.
-
Инглиз теле өйрәнәбез. 12.04.2014

-
Тал песиен күзәтү. 12.04.2014

Яздан хәбәр килгән бүген-
Тал песие уянган.
Бу хәбәрне җил малае
Алып килгән урманнан.
Яшькелт- сары тал песиен
Бүләк итә яз кызы.
Озакламый аваз салыр
Ерганакта кар суы.
Тал песие, тал песие-
Яз килүнең билгесе.
Кояшкайның күл өстендә
Ялт-йолт итә көзгесе.
-
Бөре чуклары белән яз килә! 11.04.2014

Бөре чуклары белән
Сыерчыклары белән.
Яз килә, яз килә
Яз ишекләрдән керә
Яз тәрәзәдән керә,
Кар суында йөгерә
Яшеллеккә төренә
Яз кукри-тетри һава
Яз кошлар белән кайта
Язны һэркем ярата.




