МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Читек бизибез. 19.10.2015

Балалар белән рәсем эшчәнлегендә читек силуэтында татар халык орнамент мотивларыннан (яфрак, лалә, кыңгырау, кәнәфер) бизәкләрен төшерергә өйрәндек.
-
Декоратив рәсем "Ашъяулык бизәү" 19.10.2015

Балалар белән рәсем эшчәнлегендә татар орнаментлары кулланып ашъяулык бизәдек. Эшчәнлекнең максаты балаларда туган тел, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү;– балаларны татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам итү;татар орнаменты мотивларын (яфрак, ләлә, мәк, кыңгырау, тукранбаш, кәнәфер) искә төшерү һәм кабатлау; ашъяулык силуэтында орнамент мотивларыннан бизәк төзергә өйрәтү; мөстәкыйль рәвештә бизәк ясау сәләтен үстерү; пумала белән пөхтә эш итүне үзләштерү.
-
Тозлы камыр белән танышу. 15.10.2015

Балаларны тозлы камыр белән эшләүне таныштыру.
-
Минем яраткан ризыкларым. 15.10.2015

Яраткан ризыкларыбыз белән чәй эчәбез.
-
"Икмәк яшәү терәге." 14.10.2015

Балалар белән сөйләм теле эшчәнлегендә "Икмәк нинди юллар белән өстәлгә килә " уены аша икмәк турында әңгәмә кору.Балаларның игътибарлылыгын, хәтерен, фикер йөртә белү сәләтен үстерү. Балаларга икмәкнең әһәмиятен аңлату, ипи үстерүдә катнашучыларның хезмәте турында белемнәрен ныгыту.
-
"Икмәк басуы" рәсем ясау. 12.10.2015

Балаларгага икмәкнең әһәмиятен аңлату, ипи үстерүдә катнашучыларның хезмәте турында белемнәрен ныгыту. Икмәк басуын рәсемгә төшерергә өйрәтү.
-
"Көз күчтәнәчләре" 09.10.2015

Балалар рус теле эшчәнлегендә яшелчәләрнең рус атамаларын өйрәнделәр һәм төсләре буенча кәрҗиннәргә җыйдылар.
-
"Алмагачларда авырый" мультфильмын карау. 08.10.2015

Көз кәчтәнәчләре турында сөйләшүне дәвам итәбез һәм балалар белән "Агачларда авырый" , дип исемләнгән мультфильм карадык. Бу мультфильм аша балалар агачларга сак карашта булырга, аларны тәрбияләп торырга икәнен белделәр.
-
Тәрәз каршында көзге агачым. 08.10.2015

Балалар сап -сары яфраклы агачларны бик күп көннәр күзәттеләр. Әмма табигать үзенекен эшли бу матур көннәр артта калып яңгырлы, җилле, салкын көннәр башланды. Балаларның сап-сары яфраклы агачларны кисеп ябыштырып, күңелләрендә саклап каласылары килде. Һәм бүген зурлар кисеп , ә уртанчылар ертып алу ысуллары кулланып агачларны бизәделәр.
-
Котлыйбыз!!! 07.10.2015

Саба мәдәният йортында узган "Укытучылар бәйрәме" көненә уздырылган кичәдә безнең "Миләшкәй" балалар бакчасын коллективын "Иң яхшы бакча" муниципаль конкурсының авыл җирлегенә урнашкан балалары бакчалары арасында "Иң яхшы дизайнлы бакча" номинациясендә II урын алуы белән бүләкләнде. Коллективыбызга чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктәдә уңышлар телибез.




