МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Рус теле эшчәнлеге. 23.09.2015

Рус теле эшчәнлегендә балалар сөйләм телен баету, рус телендә сөйләшү, русча төсләрне аерырга өйрәнәләр. Балалар төсләрне аерганда төсле карандашлар белән уенчыкларның схемаларын буярга бик яраталар.
-
Мәдәният йортына экскурсия. 22.09.2015

Без бүген балалар белән мәдәният йортына экскурсиягә бардык Һәм үзебезнең яраткан мультфильмнар карадык. Розалия апалары балаларга төрле уеннар да уйнатты.
-
Уеннар уйнарга яратабыз. 22.09.2015

-
Нәрсә ул кысла? 21.09.2015

Бүген балаларны тәрбияче Айгөл апалары кысла белән таныштырды. Балаларның чын кысланы күргәнәре булмаганлыктан, алар бик аптырашта калдылар. Әмма балаларга кысланы үз күзләре белән күрү, аның нинди өлешләрдән торуын, нинди елгаларда яшәвен, нәрсә белән туклануын, дошманнардан үз-үзен саклый белүен файдага гына булды.
-
Минем яраткан тәрбияче апам. 21.09.2015

Бу атнаны "Бакчабыз хезмәткәрләре" проекты буенча эш алып барабыз. Һәм рәсем эшчәнлеге вакытында балалар үзләренең яраткан тәрбияче апаларын рәсемгә төшерделәр. Эш барышында кеше нинди өлешләрдн торганын искә төшерделәр.
-
Көзнең матур көннәре. 19.09.2015

Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
Диеп, без балалар белән яфраклар җыярга булдык.
-
Чәчкәләрнең орлыгын җыябыз. 19.09.2015

Балалар белән төрле чәчәкләрнең орлыкларын җыйдык, шул-ук вакытта аларның исемнәрен искә төшердек. Балаларның никадәр хезмәт яратулары, һәрвакыт ярдәм итергә әзерлекләре, дустанә мөнәсәбәт һәм дә игътибарлыклары күзәтелде.
-
Сюж./рольле уен "Яшелчә кибете" 18.09.2015

Режим вакытларында балалар сюжетлы-рольле уеннарны бик теләп уйныйлар. Уен барышында балаларның бер-берсенә мөнәсәбәте, игътибарлылык, сөйләм теленә, ягымлы сүзләрне тиешле урыннарда кулланулары күзәтелде.
-
Тәҗрибә үткәрү."Ни өчен пластмасстан эшләнгән уенчыклар батмый, ә тимердән ясалганнар бата?" 18.09.2015

Рус теле эшчәнлеге вакытында балалар белән тәҗрибә үткәрдек. Балалар тәҗрибә ярдәмендә ни өчен пластмасс уенчыклар батмый, ә тимердән эшләнгәне бата икәнен белделәр. Пластмасс уенчыклар җиңел булу сәбәпле су өстендә йөзүләрен үз күзләре белән күрделәр. Тәҗрибә үткәргән вакытта балаларның күзәтүчәнлекләре, игътибарлыклары күзәтелде.
-
Күлдәге үрдәкләр. 17.09.2015

Балалар белән әвәләү эшчәнлегендә үрдәк әвәләргә һәм кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү максаты куелды.Балаларның эшчәнлек вакытында дусларына карата ярдәмләшү, ике өлешкә бүленгән пластилинны дөрес куллану, стеклар белән эшли белүләре күзәтелде.




