МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Балалар ярдәм итә. 14.01.2016

Кышын бездә яшиләр:
Песнәкләр һәм чыпчыклар,
Күгәрченнәр, чәүкәләр,
Тагын башка кошчыклар.
Кыен була аларга
Кышын салкы көннәрдә
Ачыгалар, туңалар,
Ашарга җимнәр беткәч.
Шушы салкын кышларда,
Бу сөекле кошларга.
Балалар ярдәм итә,
Рәхәт, тыныч кышларга.
Җим сибәләр аларга.
Җимлек ясый балалар.
Шатланышып кошкайлар,
Җимлекләргә киләләр.
-
Транспорт төрләре. 14.01.2016

Балалар белән бүген транспорт төрләрен кабатладык. Икегә бөкләнгән турыпочмаклардан автобуслар, йөк машиналары, трамвайлар кисергә өйрәтү, юл йөрү турындагы белемнәрне баету, транспортта, юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту максатыннан кисеп ябыштыру эшчәнлегендә транспорт төрләрен кисеп ябыштырдылар.
-
Без кар көрибез. 13.01.2016

Кышкы озын яллар вакытында балалар үзләренең әтиләре белән бергә агач көрәкләр ясап килделәр.Һәзер көн саен саф һавага чыгып рәхәтләнеп кар көриләр. Бер яктан - сәламәтлеккә дәва булса, икенчедән хезмәт күнекмәләре дә алалар.
Без инде хәзер зурлар
Көрәкләр алдык кулга.
Яуган карны көрәрбез,
Рәхәтләнеп уйнарбыз.
-
Без - шоферлар. 13.01.2016

Бу атна эчендә "Юлларда иминлек кирәк" темасы буенча эшлибез. Урамга чыккач балалар кар ташучы "КАМАЗ" машиналары булып кар ташып уйнадылар.
-
Математика эшчәнлеге. 12.01.2016

Математика эшчәнлегендә геометрик фигураларны төрле әйберләргә әйләндереп ясау.
-
Котлыйбыз!!! 12.01.2016

Раязны туган көн белән котлап "Ак калач" җырын җырладык, Раязга теләкләр теләдек.
-
Туган көн бүләкләре. 12.01.2016

Раяз туган көн сөенеченнән үзенең дусларына бүләкләр өләште.
-
Туган көн! 12.01.2016

Бүген Раязның туган көне. Аңа 5 яшь тулды.
Раяз! Бүгенгедәй сөйкемле бул.
Бүгенгедәй бәхетле бул.
Җәй гөлләре үскәндә дә,
Яз яфракларын ярганда да.
Көз җилләре искәндә дә.
Җиргә карлар яуганда да.
-
Кошларга җимлекләр ясадык. 11.01.2016

Кошларга ярдәм итү уңаеннан балалар әтиләре, бабайлары булышлыгы белән җимлекләр ясап алып килделәр.
-
Таудан шуабыз. 30.12.2015

Апалар ясаган таудан шуулары бик күңелле.
Җыелып бергә,
Тауга чыгабыз,
Шаулашып анда
Чана шуабыз.
Кычкырабыз без.
Бергәләп:"На-на!
Курыкмыйбыз һич
Чанабыз яңа.




