МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
E-Mail: | 20hazieva76@mail.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 20 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Юл билгеләрен аерабыз.
06.02.2025
Юл билгеләре турында белемне тирәнтен киңәйтү, балаларда ярдәмгә моһтаҗларга ярдәмләшү хисләре тәрбияләү. Балаларның уйлау, истә калдыру, күзаллау сәләтләрен камилләштерү.
-
Мы любим заниматься физкультурой.
03.02.2025
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, сәламәтлек - ярты бәхет, дип әйткән борынгылар. Бу чынлыкта да шулай. Сау-сәламәт булганда гына бәхетле буласың. Шуңа да актив тормыш алып барыгыз, саф һавада күбрәк булыгыз, файдалы ризыклар белән тукланыгыз, гел күтәренке кәеф булдырыгыз, шул вакытта сәламәтлегегез нык, тормышыгыз ямьле булыр. Шушы исәптән без бакчада балалар белән һәрдаим төрле хәрәкәтле уеннар, яңа төр күнегүләр ягъни физик культура белән шөгылләнергә яратабыз.
-
Безнең уңышларыбыз!
28.01.2025
Бүген безнең бакчага Татарстан Республикасы биологик ресурслар буенча Балтач районы тыюлык комитеты житәкчесе кунагыбыз Вафин Ранис Борисович һәм Хайруллин Айрат Фарукович ел саен республика буенча үтелә торган "Я и Красная книга" дип игьлан ителгән муниципаль конкурста катнашып Хафизов Муса, Хафизов Мәлик, Зиатдинов Риназны икенче урын яулап алганнары очен грамоталар һәм бүләкләр очен килделәр. Шулай ук бу конкурска әзерләгән тәрбиячелэрне Хажиева А. М., Хафизова Р. Х. грамоталар белән бүләкләде. Килгән кунакларыбыз табигатебезне яратырга, мөмкин кадәр сакларга кирәклеген әйтеп, балалар белән әнгәмәләр кордылар. Һәм бүләккә алып килгән жимлекләрне агачларга бергәләшеп урнаштырып куйдык.
-
Кошларга ярдәм итәбез.
28.01.2025
Кунаклар алып килгән җимлекләрне агачларга урнаштырып , кошларга җимләр сибеп куйдык.
-
Чаңгы шуарга яратабыз.
25.01.2025
Ап-ак тун киеп кыш килде,
Куркытмый салкын һава.
Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк –
Безнең иң якын дуслар.
Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар.
-
Хуш киләсең Яңа ел!
31.12.2024
Бүген бакчабызда "Хуш киләсең Яңа ел!", дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.
Яңа елга беренче адым изгелек булсын.
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын! -
Ярый, әле сез бар!!!
18.12.2024
Безгә бүген бакчабызга кар сыннары әвәләргә, дип ярдәмгә әти-әниләребез килде. Без аларга барлык хезмәткәрләр һәм балалар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ярый,әле сез бар!!!
-
Чаңгыга бастык.
13.12.2024
Кышның ап-ак карлары белән беррәттән без үзебезнең бакчада чаңгы юллары ясап, чаңгыларны киеп рәхәтләнеп чаңгыда шуабыз.
-
Кошлар безнең якын дуслар.
01.12.2024
Безнең төбәгебездә яшәүче кошларга салкын кыш көннәрендә бик кыенга туры килә. Кыш айларында канатлы дусларыбызга, без, кешеләр ярдәмгә киләбез. Аларга җимлекләр ясап эләбез, җим сибәбез. Балалар бакчасыннан ук балалар кышлаучы кошларны танырга, аларның тормышы белән кызыксынарга өйрәнәләр. Әти -әниләре ярдәме белән җимлекләр ясыйбыз. Ә без тәрбиячеләр җәй, көз айларында кошлар өчен азык әзерлибез.
-
Әниләр бәйрәме!
23.11.2024
Әни. . . Әнкәй. . . Әнием! Никадәр наз, җылылык, йомшаклык. Шушы сүзләргә яшәешнең әллә никадәр матур хис-тойгылары сыйган! Тик әниләр янында гына без үзебезне ышанычлы тоябыз, аларның кайнар кочагының җылысын сизәбез. Бүгенге бәйрәмебезне сезгә – әниләргә багышлыйбыз.