МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Яңа ел котлы булсын!!! 31.01.2024

Бүген безнең бакчабызда "Хуш киләсең Яңа ел!", дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.
Яңа елга беренче адым изгелек булсын.
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын! -
Балаһөнәр! 31.01.2024

Бүген, 31 январь көнне, балалар район финанс-бюджет палатасында булдылар.
-
Гаилә елы! 26.01.2024

2024 нче ел Татарстан Республикасында гаилә елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан бүген бакчабызда күңелле спорт бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә әниләр һәм балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар.
-
Бәйрәмнән мизгелләр. 26.01.2024

Ярышта катнашучылар үзләренең физик яктан ни дәрәҗәдә җитез һәм нык булуларын гына сынап калмадылар, алар логик фикерләү буенчада төрле мәсәләләр чиштеләр.
-
Котлыйбыз! 26.01.2024

Бәйрәм ахрында тәрбияче Хаҗиева А.М. һәр катнашучыга бүләкләр өләште.
-
Балаһөнәр! 24.01.2024

Бүген балалар Саба таңнары газетасы редакциясендә булдылар.
-
Кисеп ябыштыру 15.01.2024

Төрле төстәге кәгазьләрне кисеп, бер могҗиза тудыру - балалар өчен шатлыклы мизгел. Кисеп-ябыштыру балаларның уйлау-фикерләү сәләтен үстерә, кул - бармаклар мускулын ныгыта, бер-берсе белән аралашу, дуслык мөнәсәбәтен көйли.
Балалар кечкенә яшьтән кайчы, җилен белән эшләргә өйрәнә. Күреп, карап эшләү балаларның игътибарын ныгыта. Кисеп ябыштыру шөгылендә балалар киселгән кәгазьләрдән бербөтенне җыярга өйрәнә. Ә бүген алар корабльләр кисеп ябыштырдылыр.
-
"Тылсымлы пластилин" конкурсы 25.12.2023

25 декабрь көнне районыбызда "Тылсымлы пластилин" дип исемләнгән республика күләмендәге конкурс булып узды. Конкурста безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Хафизов Муса катнашты һәм җиңүче булды. Муса! Сиңа алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Яңа ел бәйрәме белән! 23.12.2023

Яңа ел - балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә шатлыклы бәйрәм. Безнең бакчабызда бу бәйрәм бик күңелле үтте. Бәйрәмчә бизәлгән зал балаларны күңелле Яңа ел музыкасы һәм якты утлар белән каршы алды. Безнең балалар шундый матур әкият геройларына әверелделәр. Алар матур чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачтылар: әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, биеделәр. Балалар Кыш бабайга бәйрәм чыршысында ут кабызырга ярдәм иттеләр.
Әлбәттә инде безгә Кыш бабай бүләкләр белән килде. Бәйрәм балаларга бары тик уңай эмоцияләр генә бүләк итте һәм Яңа елны якынайтты.
-
Чыршы бизәдек! 20.12.2023

Яңа елның төп символы – бизәлгән чыршы. Бүген балалар белән чыршы бизәдек. Алар бик сөенеп, шатланып чыршыга матур уенчыклар элделәр. Хәзер инде балалар Кыш бабайның килүен зарыгып көтәләр.




