МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Кошларга ярдәм! 18.12.2023

Кошларга ярдәм итү өчен ел саен җимлекләр эләбез. Балалар үзләре алып килгән җимлекләрне карап кына торалар. Кар яуганнан соң чистартып куялар, җимнәре бетсә өстиләр - бодай, тары ярмасы, көнбагыш, ваклап ипи салалар. Очып килгән песнәкләр, кызылтүшләр, чыпчыкларның - һәркайсының табигате төрлечә. Саф һавага чыккач җимлекләргә килгән кошларны күзәтү кызлар-малайлар өчен файдалы һәм бик мавыктыргыч шөгыль.
-
Балаһөнәр 15.12.2023

Балаһөнәр проекты кысаларында балалар "Полиция" һәм "Судья" станцияләрендә булдылар.
-
Юл билгеләрен яхшы бел! 15.12.2023

Балаһөнәр проекты кысаларында катнашучыларны Гүзәл Ягфарова каршы алды. Ул балаларның белемнәрен тикшереп, төрле кызыклы сораулар бирде. Балалар бик теләп шөгелдә катнаштылар.
-
Балаһөнәр 06.12.2023

Бакчабызда тәрбияләнүче балалар Саба Балаһөнәр шәһәрчегенең гражданнары булдылар.
-
"Мәхәббәт аша тәрбия. Бишек җыры" проекты бәйгесе 29.11.2023

Әлеге грант проектында катнашып, бакчабыз "Өметле киләчәк" номинациясендә җиңү яулады.
-
"Мәхәббәт аша тәрбия. Бишек җыры" проекты бәйгесе 29.11.2023

Тәрбияче Хафизова Р.Х. проект кысаларында "Ана мәхәббәтен чагылдыручы иң эчтәлекле рәсем" номинациясендә җиңүче дипломына лаек булды.
-
Әниләр бәйрәме! 25.11.2023

Әниләр көне - күңел җылысы белән тулы үзенчәлекле бәйрәм, чөнки бу көнне дөньядагы барлык балалар иң кадерле кешеләрен - әниләрен котлыйлар. Шул уңайдан “Миләшкәй” балалар бакчасында зур бәйрәм үтте.
Бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланды: балалар белән якын һәм кадерле әниләр турында әңгәмәләр үткәрелде, әниләр турында сәнгать әсәрләре укылды, матур җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнелде, бүләкләр әзерләнде.
Бәйрәм көнне балалар әниләренә төрле чыгышлары аша ярату һәм хөрмәт итү хисләрен җиткерделәр. Шушы күркәм чарага җыелган әниләр бәйрәмнән бик канәгать калып, балаларга һәм тәрбиячеләргә рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Котлыйбыз! 24.11.2023

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» дигән темага балалар өчен конкурс игълан иткән иде. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Зиатдинов Риназ конкурста катнашып, икенче урынны алды һәм Балтачтан килгән кунагыбыз Вафин Ранис Борисович аңа грамота тапшырды. Алга таба да Риназга зур уңышлар телибез.
-
Рәсем дәресе 13.11.2023

Рәсем ясау – кызыклы да, мавыктыргыч та шөгыль. Көз һәм аңа хас билгеләр турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан, балалар көз белән саубуллашу темасына рәсем ясадылар. Мондый шөгыльләрдә пөхтәлек һәм табигатькә карата мәхәббәт хисләре дә тәрбияләнә.
-
Эвакуация 26.10.2023

Сегодня была проведена учебная тренировочная эвакуация из здания ДОУ, на случай возникновения ЧС. Подобные мероприятия позволят выработать у воспитанников и обучающихся прочные знания в области общей безопасности, которые, безусловно, пригодятся им в дальнейшей жизни. Ведь безопасность детей во многом зависит и от них самих, от их знаний и умения вести себя в критической ситуации




