МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
Телефон: | |
E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 20 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Кошларга ярдәм итәбез. 28.01.2025
Кунаклар алып килгән җимлекләрне агачларга урнаштырып , кошларга җимләр сибеп куйдык.
-
Чаңгы шуарга яратабыз. 25.01.2025
Ап-ак тун киеп кыш килде,
Куркытмый салкын һава.
Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк –
Безнең иң якын дуслар.
Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар.
-
Хуш киләсең Яңа ел! 31.12.2024
Бүген бакчабызда "Хуш киләсең Яңа ел!", дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.
Яңа елга беренче адым изгелек булсын.
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын! -
Ярый, әле сез бар!!! 18.12.2024
Безгә бүген бакчабызга кар сыннары әвәләргә, дип ярдәмгә әти-әниләребез килде. Без аларга барлык хезмәткәрләр һәм балалар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ярый,әле сез бар!!!
-
Чаңгыга бастык. 13.12.2024
Кышның ап-ак карлары белән беррәттән без үзебезнең бакчада чаңгы юллары ясап, чаңгыларны киеп рәхәтләнеп чаңгыда шуабыз.
-
Кошлар безнең якын дуслар. 01.12.2024
Безнең төбәгебездә яшәүче кошларга салкын кыш көннәрендә бик кыенга туры килә. Кыш айларында канатлы дусларыбызга, без, кешеләр ярдәмгә киләбез. Аларга җимлекләр ясап эләбез, җим сибәбез. Балалар бакчасыннан ук балалар кышлаучы кошларны танырга, аларның тормышы белән кызыксынарга өйрәнәләр. Әти -әниләре ярдәме белән җимлекләр ясыйбыз. Ә без тәрбиячеләр җәй, көз айларында кошлар өчен азык әзерлибез.
-
Әниләр бәйрәме! 23.11.2024
Әни. . . Әнкәй. . . Әнием! Никадәр наз, җылылык, йомшаклык. Шушы сүзләргә яшәешнең әллә никадәр матур хис-тойгылары сыйган! Тик әниләр янында гына без үзебезне ышанычлы тоябыз, аларның кайнар кочагының җылысын сизәбез. Бүгенге бәйрәмебезне сезгә – әниләргә багышлыйбыз.
-
Татар халык бизәкләре. 14.11.2024
Бүген кисеп ябыштыру шөгыленең максаты татар милли киемдәге бизәкләре турында балаларның күзаллауларын киңәйтү. Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну уяту, татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү, ләлә, кыңгырау чәчәкләрен, яфракларны кисү ысулларын ныгыту бурычы булып тора.
-
Пароход. 07.11.2024
Кисеп ябыштыру шөгыленең максаты транспорт турында белемнәрне ныгыту, камилләштерү (түгәрәк, турыпочмаклы өлешләрен кисәргә өйрәтү). тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру. Балаларда мөстәкыйльлек, җаваплылык хисе үстерү, психик процессларны үстерү; игьтибарлылык, хәтер, фикерләү, юл билгеләре буенча белемнәрне ныгыту.Төрләре буенча аера белүне формалаштыру, исемнәрен дөрес әйтү. Балаларның белем дәрәҗәсен тирәнәйтү.
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне! 01.10.2024
Бүген без Олы Нырты "Миләшкәй" балалар бакчасы балаларыһәм хезмәткәрләре мәдәният йортында булып узган чарада катнашып өлкәннәребезне бәйрәм белән котладык. Хөрмәтле өлкәннәребез! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты, тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.