МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Семинар 20.03.2024

Бүген, 20 нче март көнне, Олы Нырты балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик үсешендә дидактик уеннарның роле” темасы астында семинар булып узды. Анда тәрбиячеләр, терәк бакча җитәкчесе Файзрахманова Р.Ф., мәгариф идарәсенең баш белгече Гөмарова Л.М. катнашты. Семинар барышында инглиз теле укытучысы Латипова Д.М., тәрбияче Хаҗиева А.М. балалар белән ел дәвамында үзләштергән материалларга нигезләнеп бердәм белем бирү эшчәнлеге күрсәттеләр. Тәрбияче Хафизова Р.Х. “Яхшы спикер булу серләре” дип аталган мастер класс оештырды. Соңыннан үткән чарага ныклы анализ ясалды, фикерләр алышынды.
-
Семинар 20.03.2024

Тәрбияче Хаҗиева А.М. семинарда катнашучыларга математикага өйрәтү алымнарын үзләштерүдә дидактик уеннарның ролен ассызыклады. Балалар бергәләшеп диңгезгә сәяхәткә чыктылар.
-
Семинар 20.03.2024

Инглиз теле укытучысы Латипова Д.М. "Тылсымлы саннар" исеме астында балалар белән белем бирү эшчәнлеге оештырды. Балалар укытучы апалары белән инглиз телендә генә аралашып, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
-
Балачак илендэ! 01.03.2024

Балачак кайчан бәхетле була? Әгәр гаилә нык, аннан килгән җылылык көчле икән – балачак һичшиксез бәхетле. 2024 нче ел – Гаилә елы. Шушы уңайдан 1 март көнне Олы Нырты мәдәният йортында “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Олы Нырты башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Балачак илендә» дип исемләнгән концерт оештырылды. Балаларның чыгышын әти-әниләр, авыл халкы бик җылы каршы алды.
Барлык гаиләдә тынычлык, иминлек булсын. Сабыйлар әтиләрнең көчле кулларын, әниләрнең назлы карашын тоеп, бәхетле бала булып үссеннәр.
-
Кульяулыклар юабыз! 01.03.2024

Бәйрәм мизгелләре.
-
Балачак илендә! 01.03.2024

Дискотека
-
Юный мастер! 28.02.2024

«Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче Муса Хафизов «Юный мастер» бәйгесендә катнашты. Аңа әле нибары 5 яшь. Ул «Сити - фермер» юнәлеше буенча чыгыш ясап, катнашучы сертификатына ия булды. Киләчәктә Мусага уңышлар теләп калабыз.
-
Балаһөнәр! 16.02.2024

Бакчага йөрүче нәниләребез «Балаһөнәр» проекты кысаларында «РЭС (подстанция)» станциясендә булдылар. Оешма хезмәткәрләре балаларны ачык йөз белән каршы алды. Үзләренең хезмәтләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр һәм кызыклы мультфильм, информацион слайдлар күрсәттеләр.
Дөньяда һөнәрләр күп. Кечкенәдән үк аларның һәрберсе турында белеп үсү балаларның алдагы тормышларында бик кирәк һәм файдалы булыр дип ышанабыз.
-
Бездә кунак бар 12.02.2024

Бүген бакчабызга кунакка авыл китапханәсе мөдире Әхмәтшина Л.Б. килде. Ул балаларны Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләре белән таныштырды. Шагыйрь иҗаты буенча оештырылган күргәзмә дә балаларда уңай тәэсир калдырды.
-
Саф һава - тәнгә дәва! 07.02.2024

Буран диеп тормадык, саф һавада рәхәләнеп уйнап кердек.




