Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
E-Mail: | kibichisaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 79 учащихся |
У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
"Җимлек" акциясе 16.01.2020
Табигатьне саклау акцияләре мәктәптә еш уза. Кошлар өчен мәктәп тирәсенә бик күп җимлекләр куелды. Балалар көн саен җим сибеп, кошларны сыйлыйлар. Аларны күзәтү һәркем өчен дә күңелле.
-
Чаңгы ярышында 1нче уңышыбыз 12.01.2020
9 класс укучысы Гатиатуллин Ильяс Эзмә авыл җирлегендә узган чаңгы ярышында 9-11 класс укучылары арасында 3 урын алды. Бу- сезондагы 1нче уңышыбыз, калган ярышларда тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешүен телибез.
-
Чит илләргә сәяхәт 27.12.2019
Кышкы лагерьның 3нчн көне дә күңелле мизгелләргә бай булды. "Хайваннар дөньясы" темасына интеллектуаль бәйгесендә көч сынашканнан соң, "Инлиз теле иле"нә сәяхәт ясадылар. Кышкы уеннар да бик күңелле булды.
-
Чыршы утлары яктысында 27.12.2019
27 декабрьдә мәктәбебездә 6-11 класс укучылары өчен "Чыршы утлары яктысында" бәйрәме узды. Зал уртасында Яңа ел күрке булган чыршы бизәлгән, сихри яктылык сирпелеп тора. Укучылар Кыш бабай һәм Кар кызына, тамашачыларга зур бәйрәм бүләге ясадылар. Вальс белән башланып киткән бәйрәмебез күп төрле милләт биюләре, клоуннар чыгышлары, матур җырлар белән дәвам итте.
-
Олимипиадникларны бүләкләү 27.12.2019
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабында укучыларыбыз 24 призлы урын алды. Яңа ел бәйрәме вакытында олимпиада призерларының әти-әниләренә, укытучыларына Рәхмәт хатлары, укучыларга Грамоталар тапшырылды.
-
Кышкы маҗаралар 26.12.2019
"Дуслык" лагеренда 2нче көн кышкы маҗаралар дип исемләнде. Туган якны өйрәнү музеенда "Туган ягым буйлап" дигән сәяхәттән соң балалар "Кышкы бизәкләр" мастер-классында катнаштылар. Саф һавада уйнарга да, җимлекләргә җим салып, кошларны сыйларга да өлгерделәр.
-
Ата-аналар җыелышы 26.12.2019
26 декабрьдә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. "Куркынычсыз Интернет" темасына чыгыш ясап, ата-аналарны социаль челтәрләрдә балалар өчен куркыныч тудыручы төркемнәр белән таныштырды, һәрдаим балаларның шәхси битләренә мониторинг ясап торырга кушылды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Маланина Г.М. 1нче яртыеллык нәтиҗәләре белән таныштырды. Мәктәп директоры Габдулхаева Р.Р. мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләрен искә төшерде.
-
Республика Чыршы бәйрәме 25.12.2019
Һәр ел саен Президентыбыз Миннеханов Р.Н. катнашында Республикакүләм Чыршы бәйрме уза. Әлеге тантанада катнашу хокукына төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә уңышка ирешкән укучылар ия була. Бүген 6 класс укучысы Ибушева Эльвина шушы матур бәйрәмдә катнашып, күп төрле могҗизалар шаһиты булды.
-
"Дуслык" лагере
25.12.2019
Бүген "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере кабат дусларын җыйды. 10 укучыбыз 7 көн дәвамында "Дуслык"та ял итеп, төрле чараларда катнашырлар, бәйгеләрдә көч сынашырлар. Лагерьның 1нче көне "Ямьле кыш" дип исемләнде. Балалар куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, "Кыш бабай һәм Кар кызы" остаханәсендә катнаштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар.
-
Яңа елны каршылап
25.12.2019
Яңа ел алдыннан мәктәп тирәсен бизәү матур традициягә әйләнде. Быел да белем йортыбыз каршындагы чыршы яны әкият иленә әйләнде. 2020 елда билгеләп узачак Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР оешуга 100 ел, Саба районы оешуга 90 ел кебек зур даталар да чагылыш тапты кар экраннарында, кәефне күтәрерлек матур сыннар да урын алды. Коллективыбызның тырышлыгы кабат югары бәяләнде-без 1 урында!!!