Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
E-Mail: | kibichisaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 79 учащихся |
У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
WorldSkills- киләчәккә адым 14.06.2019
"WorldSkills- киләчәккә адым" дип исемләнгән көнебез "Бар һөнәр дә мактаулы" темасына әңгәмәдән башланды. Төрле профессияләр, аларның үзенчәлекләре турында сөйләшкәннән соң балалар Төбәк товарлыклы-сөтчелек фермасында булып, биредә эшләүчеләрнең хезмәт шартлары, вазифалары белән таныштылар. Заманча технологияләр белән эшләүче ферма балаларда кызыксыну уятты. Бу көн "Күңелле карандашлар" иҗади бәйгесе белән тәмамланды.
-
Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!
13.06.2019
Бүгенге кон дә гадәттәгечә иртәнге линейка һәм гимнастикадан башланып китте. "Мин иң -иң" дигән бәйге спорт мәйданчыгында дәвам итте. Бер- береңә күңелле мизгелләр бүләк итү кәефне яхшырта, дуслыкны ныгыта. Бүген һәркем үзенең дустына сюрприз әзерләде-бүләк ясады. "Скакалка, кыршау һәм мин-бердәм команда" дигән күңелле стартларда җитезлек тагын бер кат сыналды.
-
Россиянең тугры уллары 12.06.2019
"Дуслык" лагеренда бүгенге көн "Россиянең тугры уллары" дип исемләнде. "Туган җир нидән башлана?" темасына әңгәмәдән соң балалар Олы Кибәче авылы буйлап йөрделәр, авылның иң матур урыннарына сокланып, тарихын искә төшерделәр, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл-обелиск янында тукталып, илебез өчн көрәшкән батырларны искә төшерделәр. Соңыннан саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды.
-
Без һәм тарих 12.06.2019
"Җилкән" хезмәт лагеренда бүгенге көн Россия көненә багышланды. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләгәннән соң, "Россия-ул без" темасына интеллектуаль бәйге оештырылды. Соңыннан "Россия Федерациясенең дәүләт символлары" темасына сөйләшү узды.
-
Лагерьда 9 нчы көн 11.06.2019
"Дуслык" һәм "Җилкән" лагерьларында җәйге ялның 9 нчы көне уза. Бүген балалар "Семицветик" психологик үзәгендә булдылар, тренинг элементлары кергән шөгыльләрдә катнаштылар. Әлеге үзәктә рәхәтләнеп ял иткәннән соң, сәяхәт "Saba" паркында дәвам итте. Район үзәгендәге әлеге матур парк та балаларга бик ошады. Җәйге каникулның ямьле бу көне дә истә калырлык булды!!!
-
Спорт-ул тормыш! 10.06.2019
"Дуслык" лагеренда 8 нче көн-"Спорт-ул тормыш" дип исемләнде. Көн , гадәттәгечә, иртәнге линейкадан һәм гимнастикадан башланып китте. "Сәламәтлегем үз кулымда" викторинасыннан соң Изгеләр чишмәсенә, Шаһи тавына сәяхәт оештырылды. "Начар гадәтләр урынына спортны сайлыйм" иҗади бәйгесе балаларның үз сәламәтлекләренә карашларын ачыкларга булышты. Җәйнең бу көне дә бик күңелле узды!
-
Детский телеканал на татарском языке "ШАЯН ТВ" 07.06.2019
Детский телеканал на татарском языке "ШАЯН ТВ"
Татар телендә балалар телеканалы "ШАЯН ТВ"
https://cloud.mail.ru/stock/W8BpvBPAYP3ZSu2Gj6uMJo3A
-
"Дуслык"та 7нче көн 07.06.2019
"Көчлерәк, биегрәк, тизрәк!" девизы астында 7нче көн бик күңелле узды.
-
Хезмәт лагеренда 07.06.2019
"Җилкән" ял һәм хезмәт лагеренда узган бер атна сизелмәде дә. Кызыклы чаралар белән мәктәп бакчасындагы эшнең чиратлашуы күңелле дә, файдалы да!!!
-
День русского языка
06.06.2019
Сегодня в лагере "День русского языка". День прошел под девизом: "Изучайте прекрасный русский язык!!" и начался с викторины по произведениям А.С.Пушкина. После вкусного завтрака дети играли на свежем воздухе, а потом окунулись в волшебный мир героев А.С.Пушкина и с большим интересом рисовали иллюстрации на сказки великого поэта.