Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
"Улыбка мамы"акциясе 23.11.2015

"Улыбка мамы" акциясе кысаларында 4нче сыйныф укучылары "Һәрвакыт елмайсын әниләр"темасына газета чыгардылар.
-
"Минем яраткан укытучым"конкурсы 23.11.2015

6нчы сыйныф укучысы Валиева Алсу республика күләмендә үткәрелгән "Минем яраткан укытучым" конкурсының "Сәнгатьле сөйләм"номинациясендә катнашып грамота белән бүләкләнде. Җитәкчесе:Шиһабиева Ф.Ә. Уңышыгыз белән котлыйбыз.
-
20нче ноябрь-Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне. 20.11.2015

Бүген мәктәп күләмендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган линейка үткәрелде. Анда Саба эчке эшләр бүлеге полиция лейтенанты ДавлетшинД.Ш. һәм җәмгыять белеме укытучысы ХасановМ.М. чыгыш ясады. Әлеге чара зур әһәмияткә ия. Мәгълүмати-хокукый агарту балаларда хокукый өлкәдә ышаныч һәм мөстәкыйльлек хисе тәрбияли, шуның белән аларның хокукый активлыгын арттыра. Балаларга үз хокукларын аңлату аларны иҗтимагый тормышта катнашырга этәрә, гражданлык хисләре тәрбияли.
-
"Ветераннар безнең янда яши" 19.11.2015

Мәктәбебездә "Ветераннар безнең янда яши"акциясе башланып китте. 7нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Фирая Ахматхановна белән ялгыз яшәүче пенсионер Дилшат апа янында булдылар. Укучылар аңа көчләреннән килгәнчә ярдәм иттеләр. Дилшат апа белән бергәләп фотога төштеләр.
-
16нчы ноябрь-толерантлык көне. 18.11.2015 18нче ноябрь көнне 8 нче сыйныфта “Кешеләр кебек яшик” дигән темага сыйныф сәгате узды. Сыйныф җитәкчесе Давлетова И.Г укучыларны толерантлык көне тарихы белән таныштырды. Укучылар укытучылары белән бергә “Мәктәптә”, “Гаиләдә”, “Урамда” дигән проблемалы очракларны уйнадылар. Йомгаклап, сыйныф җитәкчесе: “Безнең барлык эшләгән эшләребез бумеранг булып үзебезгә әйләнеп кайта. Әйдәгез әле, яхшылык кылып, тирә-юньдәгеләрне шатландырыйк, үзебез дә бәхетле булыйк, дөньяны бизик! Яхшылыкны арттырыйк!”, диде.

-
КЭС-баскет. 12.11.2015

12нче ноябрь көнне мәктәбебездә КЭС-баскет буенча зона ярышы булып узды. Анда 6 мәктәп катнашты. Җиңүчеләр: Кызлар арасында 1урын-Икшермә,2урын-З.Нырты,3урын-Олы Кибәче; Малайлар арасында 1урын-икшермә,2урын-Сатыш,3урын-Олы Кибәче;
-
Олимпиадалар башланды. 12.11.2015

Район күләмендә олимпиадалар башланды. Анда катнашучы укучыларга уңышлар телибез.
-
Юбилеең белән! 12.11.2015

Кадерле Нәкыя Шамил кызы! Сине олы бәйрәмең — 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле тигез озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Изге теләкләр белән Олы Арташ төп мәктәбе коллективы
-
Рәиснең яңа уңышлары. 03.11.2015

6нчы сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Рәис Петербург шәһәрендә, районыбыз данын яклап, бадминтон буенча ярышта 3нче урынны алып кайтты.Районда үткәрелгән "Надежда Татарстана"конкурсында да 3урын алды. Рәис,сиңа тагын зур уңышлар телибез.
- "Быстрее!Выше!Сильнее!" 03.11.2015 Район күләмендә үткәрелгән "Быстрее!Выше!Сильнее!"уенында безнең мәктәпнең "Дуслык"командасы 3нче урынны алды. МОЛОДЦЫ!!!











