Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Каникуллар башланды!!! 02.11.2015

1нче чирек тәмамланды һәм көтеп алган каникул җитте.
Каникул дип укучыларыбыз өйдә ял итеп кенә ятмыйлар.
Бер төркем укучыларыбыз районыбыз данын якларга
Мамадышка шашка ярышына китте. 9нчы сыйныф
укучылары рус теленнән пробный ГИА бирә,Рузалия
Хәмитовна һәм Салихов Рүзәл белән Каюмов Нияз
Сабага олимпиадага әзерләнергә йөриләр, мәктәптә
сәләтле һәм авыр үзләштерүче укучылар белән дә эш
дәвам итә. 10 укучы "Нарат"боз сараена барып ял итеп кайттылар
- Әти-әниләр җыелышы. 31.10.2015 31нче октябрь көнне мәктәптә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. 1нче көн тәртибе буенча сүз мәктәп директоры Гөлнур Вакыйф кызына бирелде.Ул әти-әниләрне мәктәп яңалыклары, үзгәрешләр белән таныштырды.Укыту эшләре буенча завуч Ландыш Альберт кызы мәктәп туры олимпиада эшләре,уку сыйфаты белән таныштырды. Илгизәр Шамил улы "Саулык-зур байлык"темасына эчтәлекле чыгыш ясады. Аннан соң җыелыш аерым классларда дәвам итте.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык. Единый урок безопасности в сети Интернет. 29.10.2015

29нчы октябрь көнне мәктәптә "Интернет челтәрендә куркынычсызлык"темасына бердәм дәрес үткәрелде. Информатика укытучысы ГайбадуллинИ.Б. укучыларны интернет челтәрендә үзләрен дөрес тоту кагыйдәләре, дөрес һәм ялган мәгълүматны ничек аерырга кирәклеге белән таныштырды.
-
Ачык тәрбия сәгате. 27.10.2015

26нчы октябрь көнне МөхәммәтҗановаЛ.Б. 3нче сыйныфта
"Минем хокукларым һәм бурычларым" темасына ачык тәрбия
сәгатө үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар үзләре өчен бик күп
файдалы мәгълүмат алдылар.
-
"Хәзинәләр утравы"уены. 23.10.2015

22нче октябрь көнне 5нче сыйныф укучылары Ахмадуллин Ришат һәм Төхбәтуллин Инсаф китапханәче Ләйлә Вагизовна белән "Хәзинәләр утравы"дигән уенда катнашып кайттылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.
-
"Укучының мәдәни көндәлеге"проекты 21.10.2015

Татарстан мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары
өчен "Укучының мәдәни көндәлеге"проекты старт алды.
Шул уңайдан, укучылар Татарстанның культурасы турында эчтәлекле
дәрес-презентация карадылар. Китапханәче Алия Хәбибрахманова
"Үз тарихын белгән-югалмас"темасына китап күргәзмәсе
оештырды. Башлангыч сыйныф укытучылары укучыларны
көндәлекнең эчтәлеге,аны тутыру кагыйдәләре белән таныштырдылар.
-
Мәктәп туры олимпиадалары. 21.10.2015

Мәктәптә олимпиада дәвам итә. Укучылар соңгы көннәрдә "Татар теле һәм әдәбияты" фәннәреннән олимпиада эшләделәр.
-
"Сөмбелә"бәйрәме. 19.10.2015

Мәктәбебездә "Сөмбелә"бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә Клоун һәм Көз кызының килүе ямь өстенә ямь өстәде. Һәр сыйныф бер яшелчәне яклап уйнады. Соңыннан урыннар бирелде.
-
Юлда булсаң,бул өлгер... 14.10.2015

14нче октябрь көнне мәктәптә ГИБДД хезмәткәрләре катнашында "Юлда булсаң,бул өлгер,юл кагыйдәләрен бел!"дигән темага чара үткәрелде. Укучылар "Юл билгеләре буенча сәяхәт кылдылар" Соңыннан укучылар белән әңгәмә үткәрелде,аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Бадминтончы Рәис 10.10.2015

6нчы сыйныфта укучы Мөхәммәтҗанов Рәис яхшы билгеләренә генә укый һәм бик яратып "Бадминтон" түгәрәгенә йөри. Бик күп ярышларда катнашып, призлы урыннар ала. Пермь шәһәрендә үткәрелгән ярышта ике призлы урын алды һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Рәис,синең тагын да зур уңышларга ирешүеңне телибез.











