Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Арташ мәктәбе укучылары "Саба дулкыннары"радиосында. 27.04.2017 26нчы апрель көнне безнең мәктәп укучыларына "Саба дулкыннары" радиосында чыгыш ясау насыйп булды. Тукай шигырьләрен,җырларын укучыларыбыз артистлардан бер дә ким башкармадылар.

-
Безнең күңелләрдә син,Тукай. 26.04.2017

26нчы апрель - бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан "Безнең күңелләрдә син,Тукай" исемле кичә үткәрелде. Укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган җырлар башкардылар. Әйе,Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә.
-
Тукай әкиятләре дөньясында. 25.04.2017 Тукай әсәрләре буенча татарча мультфильмнар эшләнде. Алар укучылар өчен әһәмиятле. Бүген башлангыч сыйныф укучылары "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләрен карадылар.

-
"Яраткан китабыңны гаиләң белән уку" акциясе 24.04.2017 "Яраткан китабыңны гаиләң белән уку" акциясе үткәрелде. Һәрбер гаиләдә, кечкенә генә булса да китапханә бар. Аларда балалар өчен китаплар да урын алган. Китаплар безнең янәшәбездә генә: кулыңны гына сузарга кирәк. Алар безне ерак илләргә, маҗаралы сәяхәтләргә алып баралар, кызыклы кешеләр белән очраштыралар. Ә гаиләң белән бергә укыганда алар тагын да мавыктыргычрак,тылсымлырак тоелалар.

-
"Без - Тукай оныклары" 24.04.2017

Апрель ае- безгә бөек Тукайны биргән ай. Һәр елны апрель аенда сөекле шагыйребез хөрмәтенә мәктәпләребездә төрле чаралар, искә алу кичәләре үткәрелә. Бүген "Без-Тукай оныклары"дигән темага җыен үткәрелде. Укучылар, ике командага бүленеп, Тукай турында белгәннәре буенча көч сынаштылар. Җыен күптәннән татарларның гимнына әверелгән "Туган тел ”җыры белән тәмамланды. Бу чарада катнашкан укучылар да, укытучылар да күңел күтәренкелеге белән, рухи һәм иҗади азык туплап таралыштылар.
-
Чернобыль АЭС вакыйгаларына 31 ел 24.04.2017

Бүген Чернобыль АЭС вакыйгаларына 31 ел тулу уңаеннан
тәрбия сәгатьләре үтәрелде.
-
Көрәштәге уңышларыбыз. 24.04.2017 22нче апрель көнне Икшермә урта мәктәбендә МиннебаевР.Р. призына үткәрелгән көрәштә Каюмов Нияз 1нче ,Мөхәммәтҗанов Самат 3нче урынны алды. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Егетләр,молодцы!!!

- Волейбол ярышында беренче. 22.04.2017 Икшермә урта мәктәбендә үткәрелгән волейбол ярышында укучыларыбыз 1нче урынга лаек булды. Җитәкчеләре Зөлфәт Сәетгәрәевичны һәм укучыларны зур җиңүләре белән тәбрик итәбез.
-
Экологик уикенд. 22.04.2017 22нче апрель көнне мәктәптә Сафиева Р.Х. "Безнең белән бүлеш” дигән темага экологик дәрес үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар экология фәне, аның өһәмияте, шулай ук кешенең әйләнә- тирәгә йогынтысын өйрәнделәр. Дәрес презентация, укучыларның чыгышы формасында узды. Әлеге дәрес укучыларга экологик тәрбия бирү юнәлешендә отышлы булды. Балаларда табигатькә әнә шундый мәрхәмәтле карашны, табигатьнең матурлыгын тоя белүне әкеренләп аны яклый, саклый белүне кечкенәдән үк тәрбияләүдә зур эшләр алып барыла. Табигатьне саклау проблемалары белән дә балалар кечкенәдән үк танышалар, үткәрелгән чараларда актив катнашалар, укучылар табигатьне яклау һәм саклау дигән изге эшкә теләп кушылалар. Мәктәп янында өмә үкәрелде, гөлләргә су сибеп, аларның корган яфракларын чистарттылар. Табигать – безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аның байлыгын бездән соңгы килгән буыннарга да калдыру безнең уртак бурычыбыз.

-
Спортлы Татарстан. 21.04.2017

Мәктәбебезнең иң мөһим бурычларыннан берсе — укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту. Физкультура дәресләреннән тыш, тәнәфесләрдә хәрәкәтле уеннар, дәресләрдән тыш вакытта физкультура-спорт чаралары оештырабыз. 21нче апрель көнне мәктәбебездә “Спортлы Татарстан” көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән Вәлиева Энҗе Мәхмүт кызы сәламәтлек дәресе һәм күңелле стартлар уены үткәрде. Чараларда укучылар бик теләп катнаштылар. Халык мәкальләрендә дә “Сәламәтлек-иң зур байлык”, “Сәламәтлекне сатып алып булмый”, “Тазалык-саулык нигезе, саулык-байлык нигезе” дип әйтелә. Әйе, сәламәтлек һәр кешегә дә бәхетле гомер итү һәм уңышлы эшчәнлек өчен кирәк.











