Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Яз җитә.Сак булыйк! 25.02.2017

Табигатьтә яз. Елга-күлләрдә бозлар эри башлады. Шул уңайдан, район мәгариф идарәсеннән килгән №252 нче хатка нигезләнеп, укучыларга язгы чорга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды,кул һәр баладан кул куйдыртылды. Хәвеф - хәтәрләрдән сак булыйк!
-
Күңелле стартлар. 22.02.2017

Мәктәптә малайлар арасында "Күңелле стартлар" уен-ярышы булып үтте. Укучылар төрле эстафеталарда көчләрен сынады. Барысы да бик тырышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча - "Йолдыз" командасы җиңү яулады. Барлык катнашучыларга да күңелле бәйрәм өчен рәхмәт. Балалар һәркемгә уңай энергия һәм шат елмаюлар бүләк итте.
-
Китап күргәзмәсе. 22.02.2017

Мәктәптә Туган тел көннәре дәвам итә. Китапханәче Ләйлә Вагыйз кызы "И туган тел,и матур тел..." дигән темага китап күргәзмәсе оештырды.
-
Җыен "Татар теле - туган телем" 20.02.2017 20нче февраль көнне мәктәптә "Татар телем - туган телем" дигән темага җыен үткәрелде. Безнең татар телебез матур, бай. Бүген укучылар туган тел турында матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Җыен "Туган тел"җыры белән тәмамланды.

-
Тәрбия сәгате "Тел - гомерлек юлдашыбыз" 20.02.2017

Мәктәптә Туган тел көннәре бара. 6нчы сыйныфта "Тел-гомерлек юлдашыбыз"дигән темага класс сәгате үткәрелде.
Укучылар тел турында презентация карадылар. Сорауларга, табышмакларга җаваплар уйладылар.
-
Татар әдәбиятыннан олимпиададан зур җиңү. 20.02.2017 7нче сыйныф укучысы Миннегулова Рәзинә (укытучысы ШиһабиеваФ.Ә.) татар әдәбиятыннан республикада җиңү яулады. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз.Тагын да зур уңышлар телибез.

-
Бәйрәмгә бүләк. 20.02.2017 Тиздән 23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне җитә. Укучыларыбыз әтиләренә һәм бабайларына үз куллары белән бүләк ясадылар.

-
14 февраль - Изге Вәли көне 15.02.2017

Бүген мәктәптә "Гашыйклар көне" уңаеннан кичә үткәрелде.
Кичәдә 7,8,9 сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга грамота һәм истәлекле
бүләкләр тапшырылды.
-
"Бар җырымны илгә багышладым..." 15.02.2017 Бүген герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан, "Бар җырымны сиңа багышладым"дигән темага җыен үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алдылар. Шагыйрь иҗатына багышланган кроссворд чиштеләр, шагыйрь иҗатына презентация карадылар.

-
Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел! 15.02.2017

Мәктәп думасының социаль яклау һәм спорт комитеты бүген
обелиск тирәләрен кардан чистартты.











