Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
"Тату сыйныф серләре" конкурсы 28.03.2017

27 март көнне Икшермә кадет мәктәбендә "Тату сыйныф серләре"
конкурсы булып үтте. Конкурста 6 мәктәп көч сынашты. Безнең мәктәпнең
8 сыйныф ата-аналар комитеты бу конкурста җиңүче булып танылды.
Әти-әниләргә мәктәп дирекциясе исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Алга таба да иәктәп белән элемтәне өзмичә, бергә-бергә эшләргә язсын.
-
Балалар китабы атналыгы кысаларында "Квест-уен"да катнашу 28.03.2017

Мәктәбебездә Балалар китабы атналыгы дәвам итә.
Бүген 5 нче сыйныф укучылары Миннегулова Динә
һәм Гарипова Рания китапханәчебез Дәүәтшина Л.В.
җитәкчелегендә атналык кысаларында үткәрелүче Джонатан
Свифтның "Гулливерның сәяхәте" романы буенча
үткәрелгән квест-уенда катнашып 1 нче урынны алып кайттылар.
Әфәрин, укучылар!
-
"Мин-Мастер" конкурсында җиңүләребез
27.03.2017
Бүген 7 сыйныф укучысы Валиева Алсу (җитәкчесе Хабибрахманова Г.Ш.)
һәм 8 нче сыйныф укучысы Каюмов Нияз (җитәкчесе Гараев Г.А.) "Мин -Мастер" конкурсында
катнашып икесе дә 3 нче урынны яуладылар. Молодцы, укучылар!
-
Ә.Кәримуллин исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашу
24.03.2017
Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Рәис (җитәкчесе
Хасанов М.М.) һәм 8 нче сыйныф укучысы Нургалиева Лилия (җитәкчесе
Шигабиева Ф.А.) Ә.Каримуллин исемендәге фәнни-гамәли конференциядә
катнаштылар. М.Рәис 2 нче урынга лаек булды. Әфәрин, Рәис!
-
"Нарат" боз сараена сәяхәт 22.03.2017

Бүген укучыларыбыз "Нарат" боз сараена сәяхәт кылдылар.
Бозда шуып, күңелле ял итеп кайттылар.
-
Урман тарихы музеена сәяхәт 22.03.2017

Укучыларыбыз бүген Урман тарихы музеенда булдылар.
Музей тарихы, җитештерү заводы эшчәнлеге, дендорологик бакча
тарихы,селекцион-симәнә үзәгенең эшчәнлеге белән таныштылар.
-
Зона буенча мәгариф хезмәткәрләренең волейбол ярышы 20.03.2017

Бүген мәктәбебездә зона буенча мәгариф хезмәткәрләренең
волейбол ярышы үткәрелде. Барлыгы 4 мәктәп катнашты:
Икшермә кадет мәктәбе, Арташ, Шытсу төп һәм Кибәче урта мәктәбе.
Икшермә кадет мәктәбе 1 нче, безнең мәктәп 2 нче урынны алды.
Алга таба уңышлар телибез аларга.
-
Якташыбыз белән очрашу. 18.03.2017

Арташ ягы күренекле шәхесләргә бай. Артист Шамил Бариев,язучы Раиф Барие, сынчы Кәдим Җәмит,музыкант Мәхмүт Нигъмәтҗанов,атказанган укытучы Тәнзилә Шәрәфиева һәм Наил Бариев. Бүген Наил Бариев җитәкчелегендә "Мирас"ансамбле белән очрашу булды. Кичәдә матур хатирәләр искә алынды. Наил абый оста гармунчы, тормыш иптәше Сүрия ханым җырчы,шулай ук кызлары Алия дә җырга гашыйк. Очрашу матур җырлары белән тамашачыларның күңелләрендә озак сакланыр.
-
Тимурчылак эше дәвам итә. 13.03.2017 Мәктәпнең "Дуслык"балалар оешмасы Тимурчылык эшен дәвам итә. 13нче март көнне "Тамчы"отряды варислары сыйныф җитәкчесе Хәбибрахманова Г.Ш. һәм педагог-оештыручы Дәүләтова И.Г. белән берлектә өлкәннәргә шефлык оештырды. Игелек эшләүне дәвам итик! Кешегә яхшылык эшләсәң, үзеңә мең булып кайтыр.

-
Шахмат ярышындагы җиңү. 13.03.2017

11нче март көнне районда үткәрелгән шахмат ярышында мәктәп командасы 2нче урынга лаек булды. Салихов Рүзәл, Зиннәтов Гадел,Нургалиева Лилия һәм җитәкчеләре Галимуллин Илгизәрне зур җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга тагын да зур уңышлар телибез.











